3 февраль 2022 яңалыклары
-
Авылларга газ керә
Чәршәмбе көнне Казанда үткән пресс-конференция вакытында Татарстан республикасының сәнагәтъ һәм сәүдә министрының урынбасары Марат Минебаев 2021-2023 елларга караган газлаштыру программасы буенча эшләрнең төп өлеше быел эшләнәсе турында әйтеп үтте.
-
Бакчачылар очрашуы
Игьтибар!
-
Бордыда белгечләр әзерләячәкләр
Тукай муниципаль районында авыл хуҗалыгы өлкәсенә кадрлар әзерләү буенча җитди эш алып барыла. Билгеле булганча район җитәкчесе Фаил Камаев Борды авылында һөнәри уку йорты булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Ул “Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы”ның филиалын ачу көн таләбе икәнен искәртте.
-
“Битлек” театр фестивале җиңүчеләрнең йөзләрен “ачты”
Театр сәнгате барлыкка килгәннән бирле үзенең популярлыгын, тамашачының игътибарын һәм хөрмәтен ничәмә-ничә гасырлар буе саклап килә. Театр шуның кадәр халык мәхәббәтен яулаган – кайсы гына шәһәр яки авылга барма, иманым камил, аларның һәркайсында кечкенә генә булса да театр төркеме бар. Безнең Тукай районында да алар бихисап. Менә шул коллективларның һәркайсы белән район халкын таныштыру, аларның профессиональлекләрен үстерү максатыннан районда үткән елның ноябреннән дүртенче тапкыр районкүләм “Битлек” фестиваль-конкурсы старт алган иде.
-
Китап – тормыш дәреслеге
Кемнәр алар минем китап укучыларым? Укытучы яки терлекчеме, механизатор яки мәктәп укучысымы, шәфкать туташы яисә гомер буе эшләгәннән соң лаеклы ялга чыккан, буш вакыты калуга кинәнеп китапханәнең даими укучысына әйләнгән пенсионермы? Кырык елдан артык китапханәче вазифасында узган гомеремдә барысы да булды, дистәләгән, йөзләгән китап укучы булган еллар бар иде. Хәзерге кебек китаплары да тулып ятмады. Сиксәненче елларда Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога», Гариф Ахуновның «Хәзинә», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» кебек китапларын чиратка язылып укыдылар.
-
Торнаташның үткәне һәм бүгенгесе
Кешелек яшәсен өчен авылларның бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртырга кирәк. Халкыбыз тикмәгә генә: «Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк» дип әйтмәгән. Бу әйтем бүгенге көндә аеруча актуаль. Тарихка күз салу тутыккан хәтерне яңарту өчен дә, үткәндә ясалган хаталарны кабатламас өчен дә, алдагы көнгә максатлар куеп уңышларга ирешү өчен дә кирәк.