Китап – тормыш дәреслеге
Кемнәр алар минем китап укучыларым? Укытучы яки терлекчеме, механизатор яки мәктәп укучысымы, шәфкать туташы яисә гомер буе эшләгәннән соң лаеклы ялга чыккан, буш вакыты калуга кинәнеп китапханәнең даими укучысына әйләнгән пенсионермы? Кырык елдан артык китапханәче вазифасында узган гомеремдә барысы да булды, дистәләгән, йөзләгән китап укучы булган еллар бар иде. Хәзерге кебек китаплары да тулып ятмады. Сиксәненче елларда Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога», Гариф Ахуновның «Хәзинә», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» кебек китапларын чиратка язылып укыдылар.
Заманалар үзгәрде, вакыт җилләре килеп туган үзгәрешләр китаплар дөньясына да төзәтмәләр кертте: компьютерлар, йөзләгән программалы телевидение, айфоннар, интернет – язмача басмаларны кысырыклады, әмма авыл китапханәләренә йөреп китап, көндәлек матбугат басмалары, газета-журнал укырга яратучылар бар әле.
Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» клубында 30 ел буе китапханәгә йөреп китап алып укыган Рәзилә Муллахмәтованың бенефис кичәсен үткәрдек. Күргәзмә киштәсенә соңгы дүрт елда «Иң актив китап укучы» исемлеген әйдәп баручы Рәзилә укыган китапларны тезеп куйдык. Барлык күргәзмә «Минем беренче китапларым», «Гаилә укуларыннан», «Укырга тәкъдим итәм» дигән бүлекләрдән тора иде. Өстәлдә – китап укучы формулярының зурайтылган макеты. Аның белән һәркем кызыксынып танышты. Бенефиска Рәзилә Муллахмәтова яратып укыган Зифа Кадырованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәренең герое Сөмбел дә «килгән иде». Китап герое, Зифа Кадырова әсәрләрендәге образлар, тормыштан алынган язмалар турында әңгәмә-фикер алышу җанлы барды.
Укыган күп санлы китаплардагы геройлар язмышы, аларның кыен хәлләр чоңгылыннан чыгу юллары, әсәрләрнең тетрәндергеч сюжет чишелешләре Рәзиләгә тормышында ярдәм иткәнме? Бенефиста катнашучылар мондый сорауны да бирделәр.
-Белеп торасыз, мин ике баламны кочаклап, бик яшьли тол калдым. Өебез кечкенә, иске. Утын эзерләп ягырга кирәк. Кешегә зарланып йөреп кенә дә йөрәккә дәва табып булмый. Чарасызлыктан димме инде, китап укырга тотындым. Мин моны бер дә гайре табигый хәл димим, китап укымаучылар аңламыйдыр аны. Төннәр буе китап укый торган чаклар булды, – ди Рәзилә. –Шундагы геройлар язмышы белән яшәп, үземне борчыган сорауларга җавап табам, яшәргә өйрәнәм. Хәзер вакыт та бар, китаплар да күп. Хатын-кыз язучыларның әсәрләрен укырга яратам. Алар күңелне тирәнрәк аңлый сыман. Хәзер инде ике оныгымны ияртеп киләм китапханәгә, аларга китап сайлашам.
Кечкенэ гәүдәле, чикләвек төше кебек тере Рәзилә авыл урамында еш очрый. Эле сөт сатырга чыга ул, нидер күтәреп кайтып килә. Улы Инсаф белән алар яңа йорт җиткереп керделәр. Аны матурлыйсы, кирәк-ярагын аласы бар. Авылыбызда сыер асраучылар бармак белән санарлык кына калды. Сыңар канатлы Рәзиләбез сыер асрый, гөбердәтеп аны савып күпме кешене сөт, эремчек белән тәэмин итеп тора. Кем белә, бәлки мондый талмас йөрәк көчен, дөньядан ямь-тәм табып яшим дип шул укыган китапларының геройларыннан өйрәнгәндер ул. Йокысыз төннәрендә, инде нишләргә дигән чакларында шулардан җавап тапкандыр бәлки. Һәрхәлдә оста пешекче, җитез хуҗабикә Рәзиләбез бүген балаларының, оныкларының җылысын тоеп тулы тормыш белән яши.
Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй китапханәсе мөдире.
/ Фотолар Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев