Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бордыда белгечләр әзерләячәкләр

Тукай муниципаль районында авыл хуҗалыгы өлкәсенә кадрлар әзерләү буенча җитди эш алып барыла. Билгеле булганча район җитәкчесе Фаил Камаев Борды авылында һөнәри уку йорты булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Ул “Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы”ның филиалын ачу көн таләбе икәнен искәртте. 

Бордыда нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча район җитәкчелеге һәм башкала вәкилләре катнашында күчмә утырыш булып узды. Көн тәртибендә техникумның филиалы урнашачак мәктәп бинасын ремонтлау һәм укытуны оештыру турында сораулар каралды. Эшлекле сөйләшүдә ТР белем һәм фән министрлыгы эшләре управляющие Андрей Рюхов, министрлыкның профессиональ белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров, Кама дәүләт автомеханика техникумы директоры Фәрит Залакаев катнашты.
Министрлык вәкилләре мәктәп бинасында әлеге уку йортының филиалын булдыруны хуплады. Алар килеп туган төрле сорауларны ачыклап чишелеш табарга кирәклеген, мәктәп бинасы мәйданнарын уку-укыту процессында дөрес, максатчан файдалану, барлык уңайлыкларны тудыру турында да әйттеләр. “Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы”ның филиалына бина түләүсез шартларда бирелә. Борды авылында ачылачак бу уку йортында авылхуҗалыгы белгечләрен әзерләү югары дәрәҗәдә булачак. 
Мирһади Разов

/фотолар Рөстәм Зәкиев тарафыннан бирелде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев