Торнаташның үткәне һәм бүгенгесе
Кешелек яшәсен өчен авылларның бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртырга кирәк. Халкыбыз тикмәгә генә: «Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк» дип әйтмәгән. Бу әйтем бүгенге көндә аеруча актуаль. Тарихка күз салу тутыккан хәтерне яңарту өчен дә, үткәндә ясалган хаталарны кабатламас өчен дә, алдагы көнгә максатлар куеп уңышларга ирешү өчен дә кирәк.
Үткәннәрне хәтердә яңарту – авыл хуҗалыгы тармагында һәм башка өлкәләрдә эшләгән хезмәтчәннәренең, шул чорда яшәгән һәм хәзерге вакытта авылда калып сәламәт яшәү рәвеше алып баручы халыкның тормыш-яшәешен килер буыннар өчен теркәп калдыру да ул.
Газета укучыларга Торнаташ авылының мөхтәрәм ил карты, гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән мөгаллим Минһаҗетдин бине Миннегаяз аксакалның истәлекләрен – кече авылның тарихын тәкъдим итәргә булдык. Бу язма Минһаҗетдин бине Миннегаяз аганың якты рухына дога булып барсын.
Торнаташ авылы – бик матур Игәнә елгасы буенда урнашкан. Игәнә тигезлек елгасы, ул ашыкмыйча, салмак кына ага да ага. Аның юлы – бормалы-бормалы. Яр буйлары сазлыклы булганга куе камышлык белән уратып алынган. Ярлары куе яшеллеккә төренгән, анда бөдрә таллар шаулап утыра иде. Иде дим, чөнки бүген яр буйлары, болыннары сөрүлеккә әйләнеп бетте. Яз айларында кар, яңгыр сулары басулардагы балчыкны елгага ташый. Елга бик саекты. Элек ат йөздереп уйнаган борылмалар чабата белән кичеп чыгарлык булып калды. Агуланган, ашламаланган басудан елгага төшкән туфрак аның тереклегенә дә зыян салды. Балыклар бетте. Хәзер инде, хәтта ки, бака тавышы да ишетелми. Язгы ташуларда өй хәтле бозлар борылмаларда ярга килеп бәрелә, икенчесе, өченчесе килеп тыгыла. Бозлар ярдан чыгып түбәнлекләргә күтәрелә. Билгеле, ярлар ишелә бара, елга читкә киңәя. Шундый борылмада яр ишелеп хуҗалык бакчаларын йотты. Йортларга да ерак калмады. «Өч-дүрт елдан тәрәзәдән генә кармак салырбыз инде», – дип уенын-чынын кушып сөйли идек. Билгеле инде, бу – борчулы шаяру иде.
Авылыбызда туып-үскән, шушы җирлектә тормыш алып баручы ир-егет, ул вакыттагы колхоз бригадиры, колхозның отчет-сайлау җыелышларында борылманы ерып, елгага туры юл ачарга кирәклеген күтәреп чыккан иде. Ләкин, кая ул, андый техника колхозда түгел, МТСта да юк иде.
Якташыбыз, Казанда яшәүче Илтөзәр Галиевның бу хәлләргә бик тә йөрәге яна, эче поша иде.
Авылны бербөтен итеп саклап калу
Якташыбыз, күренекле революционер Кәлимулла Шәрифуллин Казанда яшәде. Гражданнар сугышы барган елларда ул Бишенде-Останково волосте, Останково авылында хәрби комендант булып хезмәт иткән. Ул авыл Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Бишенде-Останково волосте дип документларда теркәлгән. 1727нче елдан 1920нче елның 25нче июненә кадәр волость булып торган.
Күренекле якташыбыз Минзәләне, Уфа губернасын аклардан азат итүдә катнашкан. Кәлимулла – Татарстанда бик абруйлы шәхес булды. Кешегә ярдәмчел булуы белән халык арасында яхшы дан алды. Аннары, шунысын да әйтмичә булмый, югары оешмаларда, республика җитәкчелеге арасында сүзе үтте аның. Торнаташка бик еш кайтты. Бер кайтуында Илтөзәр Галиев аңа авыл халкын борчыган мәсьәләне кузгатты – яр ишелү турында сөйләде, шуны туктату чарасын күрү турында сүз кузгатты. Кәлимулла абзый Казанга кайткач бу мәсьәләне хәл итү максатыннан Татарстан АССР Югары Советына керә. Авылны бербөтен итеп саклап калдыру өчен, Игәнә елгасы туры аксын дигән максатны күздә тотып, канал ердыру эшен башкару өчен ярдәм сорый. Шул елны июль аенда авылга ике ЧТЗ бульдозеры килеп керә. Яңа су юлы ясыйлар. Икенче язга су яңа казылган канал буенча юл ала. Шулай итеп, Торнаташ урталайга – икегә аерылмыйча, бербөтен булып сакланып калды.
/ Фото Разия Әдиятуллинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев