2 август 2022 яңалыклары
-
Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда алган
2020 елның апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталын ата- аналардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә - проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Беренче һәм икенче бала туган гаиләләргә мондый форматта 65,5 меңнән артык сертификат бирелгән, шуның 12 меңгә якыны 2022 елда рәсмиләштерелгән.
-
Юлдан очып төшкән
2022 елның 30 июлендә 19 сәгать 35 минутта Яр Чаллы – Водозабор – Новый поселогы автомобиль юлының 1 километрында, WELS RT 125 мотоциклының (байк пит) балигъ булмаган шоферы, 2009 елда туган, Яр Чаллы шәһәрендә яши, ТРда 2.1.1, 9.1 п.бозып, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш юлкагыйдәләрен боза, идарә итүне югалта, юлдан чыгып оча.
-
«Тоннель» оператив-профилактик чарасы үткәрәчәк
Бишенче август көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Новотроицкое авылында балаларны махсус җайланмасыз автомобиль салонында йөртүчеләрне ачыклау буенча «Тоннель» оператив-профилактик чарасы үткәрәчәк. ЮХИДИ ата-аналарны үз балаларының иминлегенә җитди карарга чакыра, аларны балалар өчен тотып торучы җайланмалардан файдаланырга куша.
-
Кемнәр өчен пенсиягә чыгу яше 5 елга киметелә?
Россиядә яшәүчеләр пенсиягә чыгу яшен берьюлы 5 елга киметә ала. Хәзер тиешле документлар рәсмиләштереп куйган очракта, инде августтан ук ташлама гамәлгә керәчәк. Шулай итеп, законда каралганнан биш елга алданрак пенсия түли башлаячаклар.
-
Хәерле сәгатьтә!
Терлек азыгы әзерләү кампаниясеннән соң авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тын алырга да өлгермәде – урак өсте башланып китте. Район җирлегендә эшләп килүче «Кама» агрофирмасының 1 нче санлы Новотроицкий бүлеге районда беренчеләрдән булып урып-җыю кампаниясен башлап җибәрде.