Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәерле сәгатьтә!

Терлек азыгы әзерләү кампаниясеннән соң авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тын алырга да өлгермәде – урак өсте башланып китте. Район җирлегендә эшләп килүче «Кама» агрофирмасының 1 нче санлы Новотроицкий бүлеге районда беренчеләрдән булып урып-җыю кампаниясен башлап җибәрде.

Кешелекнең яшәеше – мул ризык белән тәэмин ителеш белән тыгыз бәйләнгән. Шушы үтә дә җаваплы эш – иген уңышын югалтуларсыз җыеп алу һәр игенченең намус эше. Безнең район җирлегендә хезмәт куючы игенчеләр моны яхшы аңлый һәм аяз көннең һәр мизгелен кулланып калырга тырыша. 
«Кама» агрофирмасының 1 енче санлы җитештерү комплексының гомуми сөрүлек җирләре 9 мең гектар тәшкил итә. Шуның 1100 гектарын рапс, 361 гектарын борчак, 1300 гектарын шикәр чөгендере били. Бөртеклеләрдән 1700 гектарына арпа, 1400 гектарына язгы һәм 1540 гектарына уҗым бодае бодай чәчелгән. Чәчү әйләнешен саклау, басу-кырларның уңдырышлылыгын күтәрү максатыннан 1400 гектар пар җиренә седератлар чәчелгән.

Без көзге бодай суктырыла торган басуда. Чайкала иген кырлары – башаклар тук! Язын һәм җәйнең беренче ае яңгырлы булу сәбәпле иген уңышы яхшы булыр дигән өмет бар. 
 –  Безнең агрофирмада орлыкның суперэлиталы, элиталы сортлары үстерелә. Без нәкъ менә шундый сортлы уҗым бодае басуында. Бу – «Базальт» сортлы көзге бодай. Аны көз көне гектарына 180 килограммнан 139 гектар җиргә чәчкән идек. Көзен суперэлиталы сорт чәчтек, менә хәзер элиталы «Базальлт» сорты уңышын суктырып алачакбыз. Басуда өч CLAAS һәм ике Nev Holland комбаинында тәҗрибәле комбаинчылар эшли,  – ди «Кама» агрофирмасының 1 нче бүлеге җитәкчесе Равиль Файзухан улы Ильдарханов. 
Чирек гасыр авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәт куйган җитәкченең күз уңыннан бер генә нәрсә дә читтә калмый. Беренче генә елын штурвал артына утырган яшь комбаинчы – егерме яшьлек Андрей Виллага, комбаин бункерыннан КамАЗга икмәк бушаткан арада, төпле киңәшләрен биреп килергә дә өлгерә ул. 
Утыз елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы агроном Сергей Александрович Волков быел уңышның яхшы булачагына өметләнеп болай дип сөйли:
– «Кама» агрофирмасында бишенче урып-җыю сезонымны башлап җибәрдем. Иген басулары көр, тук башаклары белән сөендерә. Кар сулары белән басуга керәбез, беренче карлар төшкәнче шуннан чыкмыйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, акыллы техника белән идарә итүче яшь комбаинчыбызга  һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы остазлар бар. 
Илнур Этикбаев егерме ел штурвал артында. Уңган игенчебез Рәстям Хәлиуллов кырык ел кыр корабы капитаны. Әтиле-уллы шушы басуда иген уңышы өчен җан атып эшлиләр. Улы – тракторист Айрат Хәлиуллов К-700 белән су ташый. Урып-җыю сезоны матур гына башланып китте, шулай дәвам итсен, – ди әйдәп баручы агроном.
Көзге бодай суктыручы комбаинчылар төшке ашка туктаган арада һава торышының уңай килеп торуына сөенеп, күтәренке күңел белән эшкә керешүләрен сөйлиләр.
 – Көн аяз булса, тамак тук булса – эш бара. Безнең кәеф һава торышына карап инде, – дип тә өстиләр.
Районның калган хуҗалыклары да бүген урып-җыюга керештеләр. Иҗтиһад итеп – зур тырышлык куеп үстерелгән игеннең бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә, үзләренең сәламәтлеген дә кайгыртып – техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп, һәркайсының намус белән эшләүләрен телибез.
 / Р.Зәкиев фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев