«Тоннель» оператив-профилактик чарасы үткәрәчәк
Бишенче август көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Новотроицкое авылында балаларны махсус җайланмасыз автомобиль салонында йөртүчеләрне ачыклау буенча «Тоннель» оператив-профилактик чарасы үткәрәчәк. ЮХИДИ ата-аналарны үз балаларының иминлегенә җитди карарга чакыра, аларны балалар өчен тотып торучы җайланмалардан файдаланырга куша.
Сигезенче августа да Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы-Водозабор-Яңа поселогы юлында «Тоннель» оператив-профилактик чарасы үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев