2 август 2017 яңалыклары
-
Разил Вәлиев: Без барыбыз да - мөһаҗирләр
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае кысаларында чаралар уза. 16:06 (Казан, 2 август,"Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бу минутларда "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы" музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" темасына "түгәрәк өстәл" форматында очрашу башланды. Утырыш Татарстан Дәүләт...
-
Бер елда “Татар әдәбияты үзәге” сайтын 15 мең кеше файдаланган, 1 500 китап сатылган
"Сайтка өстәмә рекламалар ясалмады, кулланучылар үзләре кызыксынып тапты", - ди Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин. 2016 елның июленнән алып бүгенге көнгә кадәр "Татар әдәбияты үзәге" сайтыннан 15 мең кеше файдаланган. Шулай ук бу вакыт эчендә 1500 китап сатылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды матбугат үзәгендә "Татар әдәбияты...
-
Штрафын вакытында түләмәгән йөртүче өч тәүлеккә кулга алынды
Пәнжешәмбе көнне иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре «Тоннель» чарасы кысаларындагы махсус рейдка Яр Чаллы - Нефтебаза поселогы юлына чыгачак. 27 июльдә Яр Чаллы - Сарман трассасында уздырылган рейдта инспекторлар тизлек режимын сакламаучылар, куркынычсызлык каешын такмаучылар, иминият полисыннан башка йөрүчеләр белән беррәттән машина йөртү таныклыгыннан...
-
Җирле газетада беренче тапкыр “татар” сүзен күрү безне бик куандырды – Канада делегатлары
"Бар җирдә дә татар теле яңгырый, шунысы куандыра", - ди БТК съездына килгән Канада делегатлары. "Казан бик нык үзгәргән, яңа биналар калкып чыккан, нык матурайган. Бар җирдә дә татар теле яңгырый. Аэропортта да татарча сөйләм ишеттек, тукталышларны татарча игълан итәләр. Шунысы күңелгә бик тә ятышлы", - дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына...
-
Ришат Төхвәтуллин Карамалы Гобәйдә тууы белән бәхетле, ә туган авылы – Ришатлы булуы белән
Элек-электән фанатларның яраткан артистына, я булмаса җанатарларның футбол, хоккей командасына ияреп, алар чыгыш ясаган шәһәрләргә барып йөрүенә шаккатып яшәдем. Анда хәтле баруның ни хаҗәте бар, иртәме-соңмы алар үзләре синең шәһәреңә киләчәк бит! Әмма, булмас димә, дөнья бу, дигәндәй, үзем дә алар хәленә төштем. Ришат Төхвәтуллинның туган авылында хәйрия концерты оештыруын...
-
Җәйнең кызу көннәре ямьле узсын өчен
Җәй - көтеп алынган һәм бик күпләрнең яраткан ел фасылы. Җылы көннәр, якты кояш нурлары һәм яшеллеккә төренгән матур җәйнең ямен бернәрсә дә ала алмас кебек. Шулай да югары температура, эсселек һәм бөркү һава кайбер кешеләргә бик күп уңайсызлыклар һәм борчулар тудыра. Хроник авырулар белән авыручыларга, шулай ук өлкәннәргә, авырлы...
-
«Ярыш» хуҗалыгында сенаж салу тәмамлану алдында
Печән җитәрлек күләмдә тупланган, халыкка 200 тонна бирелгән Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлары бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү эшен тәмамлап киләләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенгә бер баш шартлы терлеккә иң күп күләмдә азык әзерләүчеләр - «Гигант», «Ярыш», «Биклән», «Чаллы яшелчәсе» предприятиеләре, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы. Алар...
-
"Питрауга кадәр үлән шифасы – чәчәктә, аннан соң – тамырда". Августта җыеласы дару үләннәре
Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр - 2-12 август, ә дәвалану өчен үлән тамырларын 16-26 август аралыгында җыеп калу отышлы. - Питраудан соң дару үләннәре җыймыйлар дигән сүз дөрес түгел, - ди Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш мөхәррире Людмила Белоусова. - Питрауга кадәр чәчәк,...
-
Медицина үзәгендә дәваланучы балаларга бәйрәм ясаячаклар
3 августта Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә «Күз яшьләрсез дөнья» дип аталган хәйрия чарасы үтә. Шул исемдәге программа 2003 елдан эшли. Аның ярдәме белән Кама балалар медицина үзәгенә 1,5 млн сумга үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппараты алынды. Бу программада һәр больница катнаша ала, заявкада нинди җиһаз яки дару препараты...
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы
Бүген, 2 август көнне, Тукай районында аязучан болытлы һава. Явым-төшем юк. Һава температурасы көндез 26 градус җылы, төнлә +18 градус. Җил тизлеге секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, якындагы өч көндә яңгыр явуы көтелә, 26 градус җылы булыр дип фаразлана.