Җәйнең кызу көннәре ямьле узсын өчен
Җәй - көтеп алынган һәм бик күпләрнең яраткан ел фасылы. Җылы көннәр, якты кояш нурлары һәм яшеллеккә төренгән матур җәйнең ямен бернәрсә дә ала алмас кебек. Шулай да югары температура, эсселек һәм бөркү һава кайбер кешеләргә бик күп уңайсызлыклар һәм борчулар тудыра. Хроник авырулар белән авыручыларга, шулай ук өлкәннәргә, авырлы...
Урамда чакта эсселекне ничек үткәрергә
Әлбәттә, иң яхшысы - кояш нурлары актив вакытта, 12дән алып 17 сәгатькә кадәр урамда йөрүдән баш тартырга кирәк. Ә мондый мөмкинлек булмаганда:
1. Башыгызны кояш сугудан саклагыз һәм һава торышына карап киенегез. Эшләпә, кепка, яулык, яисә башка әйбер белән башыгызны каплагыз. Өс киеме кебек үк баш киеме дә табигый тукымалардан тегелгән булырга тиеш. Синтетикадан баш тартыгыз, чөнки мондый киемнәр аркылы һава йөрми һәм тән җылылыгын кием аркылы үткәрми. Ачык төстәге, киң җитен, мамык, ефәк тукымадан тегелгән киемнәр киегез.
2. Күләгәле урыннарда йөрегез, бигрәк тә балалар белән булганда. Әледән-әле юеш салфетка белән тирләгән урыннарны сөртегез. Чигәләрне ментол, бөтнек майлары белән сөртү дә җиләслек бирә. Ә менә ислемай, дезодорантлар белән мавыкмаска кирәк.
Бинада булганда
1. Бүгенге көндә инде беркемгә дә диярлек фатир, өй, яисә офиста кондиционер урнаштыру проблема булып тормый. Әлеге заманча җиһаз бүлмәдәге һаваны кирәкле температурага кадәр тиз арада суытырга һәм дымлылык күләмен бер дәрәҗәдә сакларга сәләтле. Ләкин цивилизациянең бу могҗизасын көнкүрештә кулланганда шуны истән чыгармагыз: эссе һавадан кинәт кенә салкын бүлмәгә керергә ярамый. Температура аермалыгы 6 градустан да күбрәк булырга тиеш түгел.
2. Өегездә кондиционер булмаса, тәрәзәгә жалюзи куегыз һәм урамга чыгып китәр алдыннан аларны ябыгыз. Кояш нурларыннан шулай ук ачык төстәге пәрдәләр, тәрәзә пыяласына ябештерелгән яктылык кайтаручы пленкалар да саклый.
3. Эш көне дәвамында берничә мәртәбә тәнәфес ясагыз. Ә һава температурасы нык югары күтәрелгән көннәрдә мунча, сауналарга барудан, авыр физик эшләрдән тыелып торыгыз.
4. Өйгә кайтуга бүлмәне җилләтеп алыгыз һәм дымландырыгыз. Мәсәлән, су сиптереп, яисә юеш чүпрәк белән өстәл, тәрәзә төпләрен сөртеп. Салкынча душ кереп чыгу яки битне, терсәккә кадәр ике кулны, аякларны юып алу эш көненнән соң арыганлыкны бетерергә ярдәм итәр.
5. Эсселек һәм бөркүлек бик еш төнлә дә дәвам итеп, тулысынча ял итәргә һәм рәхәтләнеп йокларга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә җилләтелгән бүлмәдә йоклагыз, тәрәзә форточкасын ачып куегыз. Төнге йокыны ким дигәндә ярты сәгатькә озынайтырга тырышыгыз.
Берничә гомуми киңәш
1. Бик күпләр җәйге эссе көннәрдә аяклар шешенүдән зарлана. Сез шундыйлардан икән, ябык, биек үкчәле аяк киемнәр кимәскә тырышыгыз. Кич белән аякларыгызга контраст душ, бөтнек ванналары ясагыз.
2. Туклануга да игътибар итәргә кирәк. Тозлы, борычлы, майлы, ысланган һәм консервланган ризыклардан мөмкин кадәр баш тартыгыз. Кызуда төп ризыклар булып яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләр булырга тиеш. Десертка торт, шоколадлар урынына күрәгә, йөзем ашагыз, алар, томат согы кебек үк, кан тамырлары тонусын сакларга һәм артериаль кан басымында кискен тайпылышларны булдырмый калуда ярдәм итә.
3. Күбрәк сыеклык эчегез. Иң яхшысы - сәгать саен. Газланмаган, гап-гади су эсседә эчәсе килүне дә баса, көч тә кертеп җибәрә. Суга әзрәк лимон согы да өстәргә була. Салкын яшел чәй, мүк җиләге морслары эчү дә бик яхшы. Шулай ук баллы булмаган сокларны да кулланырга ярый - алма, әфлисун, грейпфрут соклары. Ә иң нәтиҗәле эчемлек - кефир.
Теге, яисә бу эчемлекне сайлаганда шуны истә тотыгыз: салкын эчемлекләр организмда озаграк тоткарлана, тирләүне арттыра, ә составында булган микроэлементлар күзәнәкләргә акрынрак үтеп керә. Шуңа күрә кибегүне басар һәм организмны су белән тукландырыр өчен җылы, яисә бүлмә температурасындагы эчемлекләр эчегез. Алкоголь, каһвә, каты чәй эчү киңәш ителми.
4. Йөклелек вакытында, шулай ук йөрәк, бөер авырулы кешеләргә, гипертоникларга, кызганыч, күп эчәргә ярамый. Бу очракта нишләргә? Мондый кешеләргә үзләре белән су сиптерә торган шешә йөртергә һәм йөзгә, кулларга сиптерергә киңәш итәбез. Авызны су белән чайкап алу да ярдәм итә.
5. Хроник авырулы кешеләргә эссе көннәрдә дәвалаучы табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәвалау курсында кайбер үзгәрешләр, өстәмә препаратлар, яисә дарулар күләмен дөресләү өчен кирәк бу. Ә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләргә, гипертоникларга, кирәкле даруларын үз вакытында эчеп кую өчен, һәрдаим кан басымын үлчәп тору мөһим.
Табиб киңәшләрен саклап, җәйге эссе көннәрне файдалы да, күңелле дә итеп уздырыгыз.
Фото tukai-crb.ru сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев