«Ярыш» хуҗалыгында сенаж салу тәмамлану алдында
Печән җитәрлек күләмдә тупланган, халыкка 200 тонна бирелгән Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлары бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү эшен тәмамлап киләләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенгә бер баш шартлы терлеккә иң күп күләмдә азык әзерләүчеләр - «Гигант», «Ярыш», «Биклән», «Чаллы яшелчәсе» предприятиеләре, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы. Алар...
«Ярыш» хуҗалыгы шушы көннәрдә халыкка да печән таратты. «Хәзер авылда мөгезле эре терлек тотучылар күп түгел инде. Шулай да кемгә күпме рулон кирәк - барысына да өлеш чыгардык. Күреп торабыз - печән мул, теләгән кешегә җитәрлек. Бер рулонны 1 мең сум белән бирдек, ул якынча 7-8 центнер килә. Йөк машинасы белән тараттык, бушатучы техника капка төбендә көтеп торды. Шулай итеп, хуҗаларның кулы да тимәде, бары тик капка ачып, куяр урын әзерләп кенә тордылар», - ди хуҗалыкның җитәкчесе Расим Шәйхаттаров. Халыкка алар барысы 200 тонналап печән биргәннәр.
Без барганда ярышлылар базга сенаж салу белән мәшгуль иделәр. Өемнәрдә өч техника эшли - ике төягеч, бер «Т-150» тракторы. Аларда Рафис Хәмәтов, Динар Хәмәтов, бер төягечне Яр Чаллыдан яллаганнар. Йөртүчесе Геннадий Федоров та вакытлыча ялланып эшләүче. Басудан ташучылар - Фазыл Бәйрәмов, Марат Мәрдәнов, Радик Гыймазиев, Николай Емельянов. Арада даими рәвештә эшләүчеләр дә, вакытлыча килүчеләр дә бар. «Ялланып эшләүчеләргә көненә 1 мең сум түлибез. Әле Башкортстаннан, Удмуртиядән киләбез дип шалтыратучылар бар», - дип сүз арасында аңлатып үтә җитәкче.
Сенаж әзерләүчеләргә ярдәмгә дүшәмбе көнне, кулларына сәнәк-көрәкләр тотып, хуҗалыкның бухгалтерия хезмәткәрләре дә чыкканнар иде. Алар базга салынган азыкны тигезләп, өстенә полиэтилен ябып торалар. «Кул көче кирәк булганда, торымнан торымга чыгып булышалар шулай», - дип аңлата Расим Мансурович.
Бүгенге көнгә барлыгы 6600 тонна сенаж салынган хуҗалыкта. Печәнне 1200 тонна әзерләп куйганнар. Бу бер баш шартлы терлеккә 24 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Хуҗалыкның хәзерге көндә 1400 баш мөгезле эре терлеге бар.
«Ярыш»ның берьеллык үлән басулары 200 гектар мәйданда. «Чабып бетерергә тагын өч-дүрт көн вакыт кирәк. Көнгә 25 гектарны алып барабыз», - дип аңлата Расим Шәйхаттаров. Урып-җыюга килгәндә, суктыра башлаганчы атна үтәр әле дип фаразлый ул. Баш агроном белән көн саен басуларны әйләнеп чыгабыз - әлегә дымлылык зур, башак өлгермәгән, ди.
Узган ел «Ярыш» бөртек чистарту комплексы төзегән иде. Әлеге заманча агрегат ул вакытта хуҗалыкка 5,5 млн сумга төште. Комплекс беренче сынауны уңышлы үтте. Шуңа күрә бу яктан быел да проблема булмас дип ышаналар биредә. Киптерү техникасы шулай ук әзер, ди җитәкче. Әлеге агрегат бер әйләндерүдә 40 тонна сыйдырырга сәләтле. Ындыр табагында бүген агымдагы чистарту, җыештыру, техниканы тәртипкә китерү эшләре бара. Мөдир Илгизә Нуруллина барысын да контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев