Ришат Төхвәтуллин Карамалы Гобәйдә тууы белән бәхетле, ә туган авылы – Ришатлы булуы белән
Элек-электән фанатларның яраткан артистына, я булмаса җанатарларның футбол, хоккей командасына ияреп, алар чыгыш ясаган шәһәрләргә барып йөрүенә шаккатып яшәдем. Анда хәтле баруның ни хаҗәте бар, иртәме-соңмы алар үзләре синең шәһәреңә киләчәк бит! Әмма, булмас димә, дөнья бу, дигәндәй, үзем дә алар хәленә төштем. Ришат Төхвәтуллинның туган авылында хәйрия концерты оештыруын...
Элек-электән фанатларның яраткан артистына, я булмаса җанатарларның футбол, хоккей командасына ияреп, алар чыгыш ясаган шәһәрләргә барып йөрүенә шаккатып яшәдем. Анда хәтле баруның ни хаҗәте бар, иртәме-соңмы алар үзләре синең шәһәреңә киләчәк бит! Әмма, булмас димә, дөнья бу, дигәндәй, үзем дә алар хәленә төштем. Ришат Төхвәтуллинның туган авылында хәйрия концерты оештыруын ишеткәч, мин дә Башкортстанның Карамалы Гобәй авылына юл тоттым. Максатым - талантлы егетне биргән якларны үз күзләрем белән күреп кайту.
Авылга килеп җитүгә, әзрәк тамак ялгап алырга дип, иң беренче очраган кибеткә туктадык та өчпочмак ише ризык сорадык. Мөлаем йөзле сатучы, бездә андый әйбер юк шул, концерт буласы урында, гадәттә, сату оештыралар дип әйтте дә, телефонын алып, шундагы сатучыга шалтыратып, белешеп тә өлгерде. Аннан, кибетеннән урамга ук чыгып, юлны өйрәтеп җибәрде. Машина белән авыл урамының очында кемнеңдер капка төбенә килеп туктагач, үзен Фәнил дип таныштырган абзый елмаеп каршыга килде. Күптәнге танышыбыз диярсен, рәхәтләнеп Ришатлар гаиләсе турында сөйләп тә китте. Фәнил абыйдан Төхвәтуллиннарның тырыш, эшчән гаилә икәнен, Ришатның бәләкәйдән үк шушы урамда уйнап үскәнен белеп, тамаша буласы урынга кереп киттек. Алга китеп әйтим, анда әзерләп куелган эскәмияләрдә урыныбыз тагын бер ачык йөзле апа янына туры килде. Рәшидә исемле, Октябрьскидан килгән. Ерактан килгәнебезне белгәч, безне хуш исле мәтрүшкәле чәе, өеннән пешереп алып килгән, телне йотарлык пирожкилары белән сыйлады. Гомумән, бу як кешеләре (һәрхәлдә, безнең юлда очраганнары) ачык, ярдәмчел, киң күңелле булып чыкты. Димәк, Ришатның да ачыклыгы, кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәте, хәйриячелек белән шөгыльләнүгә этәрүче игелеклелеге шушы як, шушы авыл мохитенең тәрбиясеннән киләдер, дигән фикергә килдем мин.
Концерт буласы мәйданны монда ике төрле: «Ришат Төхвәтуллин тугае» һәм «Утрау» дип йөртәләр икән. Беренче исеме болай да аңлашылса, килеп кергәч, икенче исемен дә җисеменә туры китереп кушканнары ачыкланды. Тугайның бер ягыннан ямьле Өсән елгасы агып ята, калган якларыннан ул авылдан текә ярлар белән аерылып, ике башыннан гына керү юллары ясалган. Ерактарак - Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының биек таулары. Олы юлдан килгәндә үк күзгә ташлана - авылга якынлашкан саен, офыкка кадәр булган аралар киңәйгәннән-киңәя бара, сулышлар иркенәя. Һәм мин тагын бер нәтиҗә ясап куям: Ришатның тормыш сөючәнлеге, иркен, сокландыргыч тавышы бу якларның искиткеч гүзәл табигате йогынтысында формалашкандыр, мөгаен.
Концерт башланганчы, җырчының әти-әнисе белән сөйләшеп алдым. Алар да бик ачык, гади, ипле кешеләр. Рәхәтләнеп, шулай ук күптәнге танышлар кебек иркен сөйләштек. Кочаклашып та алдык, Розалия ханым үзләренә кунакка да чакырып калды. Икесендә дә тәкәбберлекнең эзе дә юк. Алда санап үтелгән сыйфатларны Ришатта нәкъ Айрат әфәнде белән Розалия ханым җыеп, туплап, үстереп, улларын нәкъ шушындый итеп тәрбияли белгән икән.
Ә тамашага килгәндә, ул искиткеч булды. Махсус ябык сәхнә әзерләнгән, төрле төстәге утлар белән яктыртучы прожекторлар куелган - барысы да тиешле дәрәҗәдә, концертлар залымыни! Ришат, җыелган акчалар авыру баланы савыктыруга тотылачак диюгә, төрле район-шәһәрләрдән килгән биш меңнән артык тамашачы бөтен тугайны көчле алкышларга күмде. Бу изге эшкә үзләреннән өлеш кертә алуларына барысы да ихлас шат иде. Ришат концертына үзе кебек тәрбияле, тыйнак, матур тавышлы иҗатташ дусларын чакырган. Чын татар моңына күмелеп, мәгънәле җырлар тыңлап, ләззәт алып утырдык - баксаң, инде өч сәгать вакыт сизелмичә үтеп тә киткән икән!
Сигезенче тапкыр үткәрелүче хәйрия концертыннан җыелган акчаларның бер өлешен Ришат үз куллары белән, сәхнәнең түренә чакырып, ике яшьлек, авыру белән көрәшүче Илнар Зариповның әнисенә тапшырды. Калганын кечкенә вакытта үзе йөргән балалар бакчасын төзекләндерер өчен, аның мөдиренә тапшырырга вәгъдә бирде. Тел төбеннән алга таба да авылына ярдәм итәргә әзер булуы аңлашылды.
Концерт, әлбәттә, авылның гимны - «Карамалы Гобәй» җыры белән тәмамланды. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер. Ә сәхнә артыннан авылдашлары хөрмәтенә салют атканда, ирексездән уйлап куйдым: мөгаен, Ришат нәкъ менә Карамалы Гобәйдә тууы белән бәхетле, ә аның туган авылы - Ришатлы булуы белән.
Гүзәл Мәрдәнова.
Сәрия Мәрдәнова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев