2 июнь 2023 яңалыклары
-
Челтерәп ага “Нәгыйм чишмәсе”
Кузкәй авылында чишмә ачу тантанасы булып узды. Авылның имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Фәрхетдинов Коръәннән сүрәләр укып чараны ачып җибәрде, ул чишмәне төзекләндерү изге гамәл дип билгеләп үтте, аны торгызу эшенә үз өлешен керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерде.
-
Кырга чыктылар
Мәләкәс авылында кырга чыгып, яңгыр сорап Ходайга ялын- дылар, керәшеннәрдә бу йола «Чук итү»дип атала. Елга ярына авыл халкы җыелды. Алар сөт, он һәм майдан ясалган боламык, шулай ук йомыркадан ризык пешерделәр.
-
«Мин милләтемнең киләчәге!»
Күптән түгел Түбән Суыксу авлының «Ак каен» балалар бакчасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Мин милләтемнең киләчәге» исемле районкүләм чараның финал өлеше узды.
-
Үзе кыю, көчле һәм тәвәккәл
Хатын-кызларны формада еш күрергә мөмкин түгел, хәрби, хокук саклау органнары хезмәте гасырлар дәвамында иратлар һөнәре дип саналган. Ләкин матур затларның кыю һәм батыр вәкилләре бар, алар иратлар белән беррәттән хезмәт итәләр, алардан калышмыйлар, ә кайвакыт өстен дә булалар. Бүген безнең хикәябез Чаллы суд приставлары махсус бүлекчәсе эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча кече суд приставы Равилә Шәйхиева турында.
-
Кече Сабантуй үткәрдек
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Сәмәкәй авылы китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә. Рухи кыйммәтләребезне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу безнең төп бурычыбыз булып тора.
-
Балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре
Бу атнада район балалар бакчаларында 426 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылыш иртәләре узды. Тантаналы чарага балаларның әти-әниләре һәм туганнары чакырылган иде. Барлык бакчаларда тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре бу көн иң шатлыклы һәм бәхетле мизгелләр белән истә калсын өчен зур тырышлык куйдылар.
-
Балачак – гомергә истә калачак
1 июнь - балаларны яклау көне. Шушы уңайдан Бәтке авыл җирлегенең «Яшел утрау» исемендәге ял паркында: район хакимияте, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең район бүлеге, район мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалар, аларның ата-аналары һәм дәүәти-дәүәниләре өчен күңел түрендә матур хатирә булып сакланырлык бәйрәм чарасы оештырды. Шунысы сөенечле, паркта алма төшәрлек тә урын юк иде. Олысы-кечесе бирегә агылды.