Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Балачак – гомергә истә калачак

1 июнь - балаларны яклау көне. Шушы уңайдан Бәтке авыл җирлегенең «Яшел утрау» исемендәге ял паркында: район хакимияте, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең район бүлеге, район мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалар, аларның ата-аналары һәм дәүәти-дәүәниләре өчен күңел түрендә матур хатирә булып сакланырлык бәйрәм чарасы оештырды. Шунысы сөенечле, паркта алма төшәрлек тә урын юк иде. Олысы-кечесе бирегә агылды.

Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылган чара чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме итеп оештырылган булуы белән күңелгә ятышлы булды. Биредә сабый баладан алып таякка таянган әби-бабайларга кадәр рәхәтләнепялитте. Тирә-якка күңелле музыка агылды. Балалар шау-гөр килде: спорт уеннарында катнашты, биеде-җырлады, аттракционнарда уйнадылар.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бәйрәмдә үзләре дә сабыйлар роленә кергәннәр - үз ишләредәй күреп балалар белән уйнадылар. Алар бермәлгә «Яшел утрау» ял паркын кечкенә Сабантуй мәйдан-чыгына әйләндерүләре белән балаларны төрле ярышларга җәлепитте. Шунысын да әйтергә кирәк, уен, бәйгеләрдә катнашкан һәрбер бала бүләк, уенчык алып шатланды.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы балаларның җәйге ялын файдалы үткәрүниятеннән эчтәлекле итеп китаплар күргәзмәсе оештырган булуы белән ата-аналар, балаларның игътибарын җәлеп итте. Авыллардагы китапханә хезмәткәрләре, аерым алганда Мәләкәстән Лидия Фәртдинова, Круглое Поле-дан Наталья Маркова, Бәткедән Анастасия Шишкина уенчыклар ясау буенча балаларга мастер-класс үткәрделәр. Кыскасы, китапханәчеләр яныннан балалар өзелеп тормады.

Район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре үткәргән мастер-классларны аеруча кыз балалар үз итте. Бирегә - кул эшләренә өйрәнергә теләүче гүзәл затлар агылып торды. Күзкәй мәктәбендә «Оста куллар» түгәрәге алып баручы Инзилә Вәжиева: «Үземнең гайләмдә ике кыз бала үсә. Кызлар курчакларын «киендерергә», өйне бизәүөчен интерьер әйберләре ясарга ярата. Менә бирегә дә күбрәккызлар килә», - ди.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров ачты һәм ошбу чараның мәдәни, мәгънәви якларына басым ясады. Ул:
«Балалар - тормыш чәчәкләре. Балалар - киләчәге без, якты өметебез. Сезнең бәхетле булуыгыз өчен өлкән буын җаваплы. Киләчәгегез матур, бәхетле булсын өчен тыныч-имин тормыш, гайлә җылысы, сәламәтлек һәм балачакта яхшы тәрбия алу мөһим. Без - өлкәннәр бу таләпләрне үтәргә тырышабыз. Сез, үз чиратыгызда - тәүфыйкълы, укымышлы, эшсөяр булып үсәргә, әти-әниләрегез һәм педагогларыгызның нәсыйхәтләрен тормышта кулланып яшәргә тырышыгыз. Күкләребез, менә бүгенгедәй - аяз булсын. Биредә гайләләрегез белән рәхәтләнеп ял итегез. Бәйрәм күңелләрегездә якты хатирә булып саклансын. Һәрвакыт көтеп алынган бәйрәм булып калсын!» - диде һәм район башлыгы исеменнән балаларны бәйрәм белән тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде.

«Яшел утрау» паркы сәхнәсендә балаларның яраткан әкият герое - Хоттабыч Карт (Старик Хоттабыч) пәйда булды. Ул - чынчынлап хикмәтле карт икән - балалар тын калып аны тыңлый. Баксаң, ул - Биклән гомумбелем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаучы Эмиль Гыйбадуллин икән. Тәмам әкият персонажы роленә кергән. Бәйрәменең мәдәни өлеше үзенчәлекле форматта - театральләштерелгән итеп оештырылган булуы белән тамашачы күңелен яулап алды. Хоттабыч Картны Артур Конан Дойлның детектив герое Шерлок Холмс һәм аның якын дусты - доктор Ватсоналыштырды. Укучылар үз персонажларын бикоста башкарды. Районыбыз жирлегендә эшләп килүче балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар һәм мәктәп укучылары көче белән оештырылган концерт номерлары сәхнә тотучы артистлар чыгышыннан һич тә ким булмады. Балаларның һәр чыгышын халык алкышларга күмде. Бәйрәм соңында рәсем конкурсында җиңгән укучылар бүләкләнде. «Бердәм Россия» сәяси партиясе, һәр елдагыча, балаларны татлы ризык - туңдырма белән сыйлады.

Халыкара балаларны яклау көне - җир йөзендә яшәүче балаларның проблемаларына өлкәннәрнең, аерым алганда җәмгыятьнең, дәүләт структураларының игътибарын җәлеп итү чарасы да ул. Без - өлкәннәр, балаларның мәнфәгатьләрен ни рәвешле тәэмин итәбез, аларның балачагын бәхетле итүюнәлешендә ниләр эшлибез? Кайсы мәсьәләдә җитешмәгән яклар бар? Менә шуларны ачыклау көне дә ул.

Җәйнең беренче көне - каникуллар башланган мәл. Балаларның көтеп алган яллары күңелле һәм файдалы булсын. Кадерле балалар, рәхәт үтсен җәйләрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев