Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мин милләтемнең киләчәге!»

Күптән түгел Түбән Суыксу авлының «Ак каен» балалар бакчасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Мин милләтемнең киләчәге» исемле районкүләм чараның финал өлеше узды.

Конкурсның сайлап алу турында районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре катнашты. Дөресрәге, бәйгедә биш яшьтән алып, җиде яшькә кадәрле, төрле милләттәге балалар үз халкының телен, мәдәниятен белүдә, артистлык сәләтен күр сәтү дә көч сынашты.

Конкурсның сайлап алу турында жюри әгъзаләре катнашучыларны оештыручыларга җибәрелгән видеовизиткалар, видеотасмага яздырылган концерт номерыннан чыгып бәяләделәр. Шул рәвешле, май аенда узган финалга исә җәмгысы 9 бала үтте.

– Без балаларны дөрес, гадел бәйләргә, аларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска тырыштык. Чөнки ул балаларның һәркайсы чыгышын әти-
әнисе, тәрбиячеләре белән бергә тырышып әзер ләгән, матур милли костюмнар тектереп, үз туган телендә чыгыш яса ды, үз милләтенең мәдәни байлыгын, мирасын, кыйммәтен күрсәтте. Без, жюри әгъзаләре: Яңа поселогының «Березка» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Лилия Нуретдинова, Әҗмәкәй авылының «Миләшкәй» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Фаилә Гатиятуллина һәм бәйрәмгә килгән балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары, кунаклар – сабыйларның уңганлыгына, гореф-га дәтләрне яхшы белүләренә сокланып утырдык. Аннары, конкурсантлар кигән, алда телгә алган костюмнар турында да тагын бер әйтми мөмкин түгел. Зәвыклы, күз явын алырлык милли киемнәр чыгышларга үзенә бер төрле матурлык өстәде. Бәйге чыннан да бик матур һәм уңышлы үтте, – дип фикерләре, тәэсирләре белән уртаклашты «Мин милләтемнең киләчәге» конкурсының жюри рәисе Ләйсән Сперанская.

Чарада сабыйлар үз ләре, гаиләләре, туган тел ләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, милләтенең мәдәниятен, гореф-гадәт ләрен чагылдырган концерт номерлары күрсәт теләр. Конкурсның өчен че өлешендә (өй эше) исә аларга үз халкының милли ризыгын әзерләп, аның турында сөйләргә, тәкъдим итәргә кирәк иде. Конкурсның җиңүчеләре билгеле булды. Залдагы тамашачыларны татар, керәшен, чуваш, тадҗик, үзбәк милләтләре белән таныштырган балаларны бу көнне бар шартын туры китереп сәхнәдә зурладылар. Шул рәвешле, I урынны Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчасына йөрүче татар кызы Мәдинә Шакирова (җитәкчесе Гөлсинә Фәссахова) яулады. II урыннарны Әҗмәкәй авылының «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче, үзбәк телләрендә чыгыш ясаган Әмир Назаров (җитәкчесе Алсу Раянова), Түбән Суыксу авылының «Ак каен» бакчасыннан Әбүбәкер Исроил (җитәкчесе Гөлмирә Хәйретдинова) алды. Яңа поселогының «Березка» балалар бакчасыннан чуваш телендә чыгыш ясаган Яна Куликова (җитәкчесе Татьяна Куликова), Сәмәкәй авылының «Зиләйлүк» балалар бакчасына йө рүче татар егете Зәмир Сәгыйтов (җитәкчесе Чулпан Сәгыйтова) III урынга лаек дип табылды.

Финал өлешендә катнашкан башка балалар исә төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Мәсәлән, Теләнче Тамак авылының «Ак чәчәк» балалар бакчасыннан Сәйдә Калимуллина (җитәкчесе Ландыш Җәмилова) «Иң матур сәхнә образы», Мәләкәс авылының «Тамчыкай» балалар бакчасыннан Эльза Самойлова (җитәкчесе Әлфия Шәйхразиева) «Милли традицияләрдә тәр бияләнгән кыз» номинациясен алды. «Иң талантлы кыз» номинациясе исә Мусабай Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче Арина Имаевага (җитәкчесе Миләүшә Сыйтдикова), «Иң тырыш кыз» номинациясе Иске Абдул авылының «Гөлчәчәк» бабалар бакчасыннан Илдан Әшрәфуллинга (җитәкчесе Гөлчәчәк Сыйтдикова) бирелде.

– Бәйгедә катнашкан барлык мәктәпкәчә булган белем, бирү уч режденияләренә, бар тырышлыкларын, бе лем нәрен кызганмыйча балаларны әзерләгән ата-аналарга, бакча педагогларына рәхмәт әйтәсе килә. Шушы күмәк көч белән без балаларда туган телләренә, милләтләренә мәхәббәт, хөрмәт, горурлык хисләрен генә салып калмыйбыз, ә киләчәк буында милли мирасларны саклауга теләк уятабыз, төрле милләтләргә, телләргә киләчәк бүләк итәбез. Ә сәләтле сабыйларыбызны исә җиңүләре белән котлап, аларның алга таба да шушындый һәм тагын да олырак конкурсларда катнашып чарлануларын, яңа җиңүләр теләп калам, – дип җылы сүзләр әйтте Ләйсән Сперанская.

Без дә әлеге теләкләргә кушылып, барлык җи ңүчеләрне котлыйбыз, аларга һәм бәйгедә катнашкан барлык балаларга алга таба да илһам утларында янып, сәләтләрен үстерүләрне, үз милләтен, телен, халкын шулай яратып, бәхетле булуларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев