2 март 2018 яңалыклары
-
Иниятулла Кутуев киләчәк президент сайлаулары турында
Әти-әни безгә ПЕРӘННИК АЛЫП КАЙТА ИДЕЛӘР.
-
Районда ГТО фестивале үтте
Районда Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестивале муниципаль этабы үтте. Фестивальдә төрле яшь категориясендә булган 140тан артык кеше катнашты, алар арасында мәгариф учреждениеләре, пенсионерлар, Тукай район үзәк дәваханәсе һ.б. район оешмалары хезмәткәрләре бар иде. Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт залында үткән беренче көн ярышларда катнашучылар түбәндәге...
-
Яңа Бүләктә уздырылган «Илһам моңнары» исемле концертта үзешчәннәр Илһам Шакировның җырларын башкардылар
«Синең җырың җанны нурга мана! Җан нурлана, җаным рухлана, Таңга таба милләт урамыннан Җырлап кайта халкым Илһамы!» Шундый матур шигырь юллары белән башланып китте Яңа Бүләк мәдәният йортында үткәрелгән «Илһам моңнары» дип исемләнгән татар халкының «йөзек кашы» булган мәшһүр җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган көненә багышланган...
-
«Мәхәббәт канатында» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Газетабызның рәсми сайтында (tukai-rt.ru) Гашыйклар көне уңаеннан «Мәхәббәт канатында» дип аталган бәйге үтте. Конкурста төрле авыл җирлекләреннән булган 9 райондашыбыз катнашты. Аларның кыска гына мәхәббәт тарихларын, гаҗәеп матур фотоларын газета битләрендә инде бирергә өлгердек. Күптән түгел генә катнашучыларыбызны редакциягә чакырып, искиткеч матур бүләкләү тантанасы оештырдык.
-
Илмир Ямалов: «Яшь гаиләләрне авылда калдыру өчен кызыксындыру программалары кирәк»
Мусабай-Завод авыл җирлеге депутаты бүгенге көндә шәһәрдә торса да, авылда өй салып, биш балалы гаилә булып үз йортында яшәү хыялы белән яна Илмир Ямаловны бүген якташлары Мусабай-Завод авыл җирлеге депутаты, «Риваять» этно-төркеме солисты, «Болгар радиосы»ның алып баручысы, халык музыка уен коралларында уйнаучы, җаны-тәне белән үз авылына, авылы халкына, гомумән, табигатькә,...
-
Бүгенге көнгә карап, җәйнең нинди булачагын билгеләгәннәр
Бүген районыбызда көндез -12, төнлә -18 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава дымлылыгы тере көмеш баганасының 760мм тәшкил итәчәк. Җил көнбатыштан секундына 3-4м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ru сайты. Кояш чыга 6:22 минутта, кояш бата 17:04 минутта. Элеккеге язулар фаразлавынча, 2 нче март салкын булса, җәйдә салкын...