Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мәхәббәт канатында» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Газетабызның рәсми сайтында (tukai-rt.ru) Гашыйклар көне уңаеннан «Мәхәббәт канатында» дип аталган бәйге үтте. Конкурста төрле авыл җирлекләреннән булган 9 райондашыбыз катнашты. Аларның кыска гына мәхәббәт тарихларын, гаҗәеп матур фотоларын газета битләрендә инде бирергә өлгердек. Күптән түгел генә катнашучыларыбызны редакциягә чакырып, искиткеч матур бүләкләү тантанасы оештырдык.

Әйтергә кирәк, бу юлы бәйгедә бик аз кеше катнашты, артык активлык та күзәтелмәде. Катнашучылар өчен тавыш бирү «ВКонтакте» социаль челтәрендә барса, комментарийлар рәсми сайтта басылып килде. Алга куйган максатыбыз: бәйгедә катнашучыларның күбрәк булуы. Һәм без аларның кызыксынучан, максатчан, активрак булуларын сорар идек.

Бәйгебез җиңүчеләрен берничә номинация буенча бүләкләдек. Беренче лаеклы урынны Яңа Бүләк авылыннан Дилбәр белән Нәзир Гыймазетдиновлар яулап алды. Аларга Яр Чаллы шәһәренең татар драма театрына ике кешелек чакыру билеты тапшырдык. Икенче урынны Борды авылыннан Люба белән Руслан Лаврентьевларга бирдек һәм алар «Каймак» татар-милли ресторанының 1000 сертификатына лаек дип табылды. «Иң үзенчәлекле тәкъдим ясау» номинациясендә Биклән авылыннан Рәзинә белән Гамир Сәетгәрәевләрне бүләкләдек. «Иң үзенчәлекле мәхәббәт тарихы» номинациясендә Рушания Гыйләҗева җиңүче дип табылды. Ә «Иң үзенчәлекле фото» номинациясен без Калмаштан Гүзәл Корневага, Бикләннән Илзирә белән Радик Ибраһимовларга, Сәмәкәйдән Роза белән Марсиль Хәйруллиннарга, шулай ук Бордыбаш белән Сарман районы Чураш авылын тәкъдим иткән Инзилә һәм Васил исемле күркәм парга, Мерәс һәм Сәмәкәй авылларыннан Ильвина Мөхәммәтдинова белән Алмаз Сәгыйтовка тапшырдык. Аларга Биклән авылы эшмәкәре Римма Крицкаядан йөрәк формасындагы телне йотарлык пироглар бүләк иттек. Җиңүчеләребезнең һәрберсе дә бәйгене оештыручыларга, иганәчеләребезгә рәхмәт сүзләре әйтте, алга таба да «Якты юл»ны укып барырга, бәйгеләрдә катнашырга вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев