Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илмир Ямалов: «Яшь гаиләләрне авылда калдыру өчен кызыксындыру программалары кирәк»

Мусабай-Завод авыл җирлеге депутаты бүгенге көндә шәһәрдә торса да, авылда өй салып, биш балалы гаилә булып үз йортында яшәү хыялы белән яна Илмир Ямаловны бүген якташлары Мусабай-Завод авыл җирлеге депутаты, «Риваять» этно-төркеме солисты, «Болгар радиосы»ның алып баручысы, халык музыка уен коралларында уйнаучы, җаны-тәне белән үз авылына, авылы халкына, гомумән, табигатькә,...

- Илмир, синең әле бу юбилей уңаеннан оештырылган беренче генә иҗат концертың. Нигә 30 яшьлегеңне Казанда, яисә радиода түгел, ә Мусабай-Заводта ясарга булдың?

- Дөресен әйтим, туган көн хөрмәтенә, гәрчә ул үзенә күрә бер юбилей булса да, концерт оештыру уемда да юк иде. Мин алып баручы, тамада, әле «Риваять» төркеменең администраторы да буларак, үземнекен түгел, ә башка кешеләрнең бәйрәмнәрен, чараларын оештырып өйрәнгән. Ә монда авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева тәкъдим итте: «Авыл халкы аңламас, хәтере калыр, әйдә бер яхшы гына чара ясыйк», - диде ул. Каршы торып карасам да, соңыннан аңладым, бу бит минем шәхси бәйрәмемне авылым халкы белән уртаклашу, аларга рәхмәтемне, мәхәббәтемне белдерү. Шулай итеп, сәхнәдәш, иҗатташ дусларымны, әлбәттә инде, Мусабай-Завод авылы артистларын җыеп, концерт оештырдык.

- Ә, гомумән, авыл, район белән бәйләнешең бармы?

- Мин авылсыз, авыл - минсез тора алмый. Һәм шуның белән мин чиксез бәхетле дә. Тукай районы белән бәйләнешне беркайчан да өзмәдем. Мусабай-Завод авыл җирлегендә узучы һәр чарада катнашырга тырышам. Өлкәннәр көне булсынмы ул, Сабан туемы, чишмә ачылышы бәйрәмнәреме... Шәхси вакытымны да, акчамны да кызганмыйм. Кайда аппаратура кирәк, кайда тавыш операторы буларак эшләргә, кайда чыгыш ясарга, кайда нинди баннер кирәк - берсеннән дә баш тартмыйм. Бервакыт шулай яхшы гына суммага авылга Сабан туена баннер ясаттым. Әзме-күпме чыгымнарын каплар дип, сату өчен «Мусабай-Завод» дип язылган берничә футболка да алып кайттым. Кая инде аларны сату! Конкурсларда җиңгән кешеләргә өләшеп бетердем! Һәм Аллага шөкер дип, сөенеп, канәгатьлек алдым.

- Кеше хезмәте белән матур, ди халык мәкале. Синең дә җитмеш төрле һөнәрең бар - «Риваять» ансамблендә солист, инструменталист, шуның өстенә администратор да, инде узган елдан радиода да эшли башладың, радионың да әле бар кеше йокыдан уянып, эшкә җыена торган вакыттагы «Иртәнге чәй» тапшыруында, тагын тамада да булып эшлисең. Беренчедән, ничек барысына өлгерәсең? Икенчедән, шушы эшләргә өлгереп тә, ничек авылыңа булышуга вакытың кала?

- Мин хезмәт тәрбиясендә үскән малай. Әтием Илдус белән бергә тракторда йөрергә туры килде. Куян күчтәнәчләре кайтуын зарыгып көтеп алган вакытлар хәзер татлы төш кебек искә төшә. Ләкин шулай туры килде, балачактан ук әтисез калдым. Әниемнең булышчылары, терәге, юанычы, шатлыгы һәм бәхете - ул без булдык. Апам һәм мин. Өстәлендә сөте-мае булсын өчен сыеры кирәк, сыерына ризык булсын өчен печәне кирәк, печәне булсын өчен колхозда чөгендер эшләргә кирәк... Яшьтиләр су буена төшеп китәләр иде, мин бәрәңге бакчасында кала идем, андый вакытлар да булды. «Зерноток»та эшләргә бик ярата идем, чөнки өйгә азмы-күпме бөртеге дә кайта. Кыскасы, эшнең дә, эштән соңгы ялның да тәмен татып үстем.

Хәзер дә бервакытта да эшсез торганым юк. Казан юлларының «бөке»сендә дә мин, телефонымны алып, туганнарга шалтыратам - якыннарына да, еракларына да, барысының хәл-әхвәлен белеп чыгам. Авыл баласы ул яктан бик бәхетле, дип саныйм. Ни дисәң дә, хезмәт тәрбиясендә үсәбез. Шуңа да үзебезнең балаларны авылга еш алып кайтырга, әти-әниләр кул астына кертергә тырышам.

Ә ничек вакыт кала диюгә килгәндә, теләк кенә кирәк. Бер эшне эшләгәндә икенчесеннән ял итәсең, икенчесен эшләгәндә өченчесеннән. Синең барлыгыңнан тәм табып яшәүче гаиләм, әнием булганда көч тә табыла, энергиясе дә, мөмкинлекләре дә килеп чыга.

- Әниең, хатының синең тормышта нинди роль уйный?

- Иң төп роль уйный. Әнием белән сөйләшмәгән бер генә көнем дә юк. Аның тырышлыгы белән мин бүгенге дәрәҗәмә ирештем. Һәр сөйләшүебездә мин аңа рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Һәр туган көн саен әниемә «Синең куллар» дигән җыр башкарам.

Хатыным белән исә танышуыбыз «Приключения Шурика» киносындагы кебек булды. Шурик янына Лида күбәләк кебек очып баскычтан төшеп килә бит. Минем булачак тормыш иптәшем Рузия дә шулай очып килде минем яныма. Аны Камал театрына кертергә кирәк иде, ә минем бит инде «блат» бар - җан дустым Алмаз Гәрәев театрда артист. Уртак танышыбыз Рузияне спектакльгә кертергә сорады. Шул вакытта кесә телефоным җиргә төшеп ватылды. Мин исә моннан файдаланып: «Ну хәзер инде синнән я бер телефон, я бер свидание», - дидем. Беренче очрашуыбыз Кремльдә узды. Ул Казанны миннән күбрәк белсә дә, әле Кремльдә булганы булмаган икән. Ярар, йөрдек, карадык, хәзер берәр кафега алып барып сыйларга кирәк бит инде. Кесәдә 200 сум акча ул вакытта. Студент булсам да, машинам бар үземнең, «таксовать» итә идем. Утырдык машинага, кабынмый бу, бензины беткән. Әйтәм Рузиягә: «Аягың җиңел булса кабыначак», дим. Кабынды бит! Юл безнең юнәлештә аска таба бара, шулай заправкага кадәр бензинсыз машина белән барып җиттек, 100 сумга бензин салдым да, кафега юл тоттык. Үзем барам, үзем уйлыйм, 100 сумга нәрсә алып булыр икән дип. Бәхетемә, кафеда дустым очрады, ул да үзенең йөргән кызы белән килгән. Шулай дустымнан акча сорап торып, дүртәүләшеп күңелле генә утырдык. Шуннан очраша башладык. Тәкъдим ясавым исә тагын бер аерым вакыйга. Рузиянең туган көнендә булды ул хәл. Үзем шигырь яздым, баянчы дустымны иярттем, видеога яздырып торырга оператор дустым да бар иде, киттек аның эш урынына. Әллә никадәр сакчыларны узып, пропускларны үтеп, хезмәттәшләре алдында чәчәкләр, йөзек белән кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым.

Бүгенге көндә исә әнием белән хатыным - минем иң төп экспертларым. Әлеге концертка исем сайлаганда да бик күп вариантлар булды. Шушы ике киңәшчем белән без «Көмеш телле гармун сөйли яшь егетнең серләрен» исеменә өстенлек бирдек.

- Син бик татар җанлы авыл баласы. Тик шәһәрдә яшисең. Күңелеңдә каршылык тумыймы?

- Кайбер мәсьәләләрдә нәкъ менә шәһәрдә торып кына авылга ярдәм итеп була. Шуңа күрә бу очракта бернинди каршылык юк. Депутат булуымның сәбәбе дә - авыл җирлекләренең проблемасын югарырак дәрәҗәдә күтәрү мөмкинлегеннән. Күптән түгел Казан шәһәрендә мәгълүм бер сәяси партиянең республикакүләм утырышы узды. Тукай районыннан вәкил булып анда мин катнаштым. Шунда да, чыгыш ясау мөмкинлеге тугач, авыл, яшь гаиләләрне авылга тарту мәсьәләсен күтәрдем, үземнең кайбер тәкъдимнәремне әйттем. Мәсәлән, социаль ипотека программасы буенча авыл җирлекләрендә өй салу, яшь гаиләләр өчен кызыксындыру чаралары, гамәли ярдәм һәм башкалар. Минем үземнең дә авылга күчәсем килә. Шәһәр фатиры күпбалалы гаилә өчен кысан дип саныйм. Рузия белән бүгенге көндә ике бала үстерәбез. Рузинә белән Раянга әле тагын 3 энекәш яки сеңел кирәк дип саныйм. Хыялым - йорт салып, шунда биш балалы гаилә булып яшәү. Кешенең бит үзеннән соң дәвамчылары калырга тиеш. Ике кешедән бер бала калса, ул киләчәк юк дигән сүз, ике бала да милләтне саклап калуда зур роль уйнамый. Ике кешедән аз дигәндә икешәр бала, ягъни гаиләгә дүрт бала кирәк. Тик биш бала булганда - тагын да яхшырак.

Әңгәмәдәш Гөлчәчәк Вәлиева.

Фото Илмир Ямаловның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев