Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләктә уздырылган «Илһам моңнары» исемле концертта үзешчәннәр Илһам Шакировның җырларын башкардылар

«Синең җырың җанны нурга мана! Җан нурлана, җаным рухлана, Таңга таба милләт урамыннан Җырлап кайта халкым Илһамы!» Шундый матур шигырь юллары белән башланып китте Яңа Бүләк мәдәният йортында үткәрелгән «Илһам моңнары» дип исемләнгән татар халкының «йөзек кашы» булган мәшһүр җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган көненә багышланган...

«Синең җырың җанны нурга мана!
Җан нурлана, җаным рухлана,
Таңга таба милләт урамыннан
Җырлап кайта халкым Илһамы!»

Шундый матур шигырь юллары белән башланып китте Яңа Бүләк мәдәният йортында үткәрелгән «Илһам моңнары» дип исемләнгән татар халкының «йөзек кашы» булган мәшһүр җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган көненә багышланган районкүләм концерт программасы.

«Нәрсә соң ул моң? Кайдан барлыкка килә?» Бу турыда төрле сәнгать әһелләре дә, башка фәлсәфәчеләр дә төрлечә аңлатырга тырышалар. «Әмма җырчының яисә музыкантның җанында һәм рухында тумыштан моң булмаса - булмый инде ул!», - дип әйткән ди бер акыл иясе. Шулай инде, тырышып укып, өйрәнеп һәм үз өстеңдә эшләсәң, җырларга яисә музыкаль әсәр тудырырга мөмкин хәлдер ул, әмма халык күңелендә калырлык, безнең очракта. җаннарны айкарлык моңлы булырмы соң ул? Менә монысы икенче мәсьәлә! Шундый фәлсәфәле уйлар туды минем күңелемдә «Илһам моңнары» концертының сценариен язарга утыргач.

Илһам аганың биографиясен инде һәр татар җыр сәнгатен белгән кеше төптән укып өйрәнеп тә белгәндер, укыгандыр, әмма Илһам Шакировның һәр җырында «Бөек моң» ятканын бар кеше дә сизәме соң, тоямы соң, бигрәк тә хәзерге заман яшьләре аның башкаруындагы җырларны тыңлыймы, бүген бу җырлар игътибарга лаекмы? Менә шушы сорауларга җавап табасым килде дә инде минем бу концертны оештырганда. Соравыма җавап та таптым кебек, яраталар, чын күңелдән тыңлыйлар да, башкара да беләләр икән тамашачылар Илһам аганың репертуарындагы җырларны. «Онытылмасын иде, яңартылып башкарылсыннар иде татар моңына уралган җанга якын җырлар!» дигән зур теләкләр генә калды гүя һәрбер күңелдә! Концертта тамашачылар да, катнашучылар да кечесеннән алып олысына кадәр канәгать калганнар, диеп уйлыйбыз, чөнки бу чара бер сулышта, бер рухта узды.

Концертыбызда күренекле шәхесләр - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре - якташыбыз, үзешчән композитор Рубис Зарипов, тумышы белән безнең җирлекнең Күктәк-Мирсәит авылыннан, баянчы һәм җырчы авылдашларыбыз Рәшит Мәүләвиев һәм Фирдәвес Идрисов, шулай ук районыбызның иң оста җырчылары Наилә Шәйхетдинова, Сөмбел Зарипова, Рамилә Шәрифуллина, Бикләннең мәдәният хезмәткәрләре Алсу белән Дамир, Таулыктан Назыйм Гыймазетдиновлар Илһам Шакиров репертуарындагы иң матур җырларны башкардылар, ә инде авылыбызның Нәзир Гыймазетдинов җитәкчелегендәге яшь курайчылар ансамбле татар халык көйләрен сыздырып уйнадылар. «Илһам чишмәсе янында!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициядә катнашкан китапхәнәче Зөлфия Мингалиева һәм мәктәп укучылары чыгышы да бик матур булды.

Яңа Бүләк авылының шаулы урманы, челтер чишмәләре, чәчәкле аланнары моңны да, сагышны да, шатлыгын да кызганмыйча кочагы белән Илһам ага Шакировның күңеленә салган, ә ул, үз чиратында, милләтебезнең җыр сәнгатен күтәргән, баеткан, милли башкару традициясен тиңсез дәрәҗәдә киңәйткән бөек җырчы, татарның яраткан улы! Барлык татар халкы белән берлектә без - аның авылдашлары да чиксез горурланабыз һәм Илһам агага ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез! Мең яшә, Илһам ага, син моңа бик тә, бик тә лаеклы!

«Синең моңны күмеп китәрдәе,
Юк бит һаман татар илендә!
Шул моң белән бергә данлы исемең,
Мәңге яшәр халкың телендә!»
(Флера Тарханова шигыре)

Дилбәр Гыймазетдинова.
Яңа Бүләк авылы.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев