2 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Полиция Кыш бабае балаларны котлады
Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре чорында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Полиция Кыш бабае» акциясендә катнаша. Алар бу көннәрдә аз керемле, социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә яшәүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Әлеге акция кысаларында хезмәткәрләр хәйрия акчалары җыеп, балаларга төрле бүләкләр, күчтәнәчләр ала.
-
Муниципаль контрактларны үтәгәндә хокук бозулар бар
Район коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда илкүләм проектларны һәм федераль максатчан программаларны тормышка ашырганда коррупция гамәлләрен кисәтү, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы, муниципаль контрактлар үтәлешенә контрольлек итү, күрсәтелгән эшләрнең чынлыкка туры килүе хакында чыгышлар тыңланды.
-
Районның өч авыл җирлеге башлыгы ТР Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алды
Узган атнада башкалада ТР муниципаль берәмлекләре Советының IX съезды үтте. Анда республиканың 956 муниципаль берәмлеге башлыклары катнашты. Алар арасында безнең районнан да барлык авыл җирлекләреннән делегатлар бар иде. Форумны ачып, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җирле үзидарә шартларында халыкның активлыгын арттыру, муниципалитетларга бирелгән вәкаләтләрне финанс ягыннан тәэмин итү,...
-
Гөлназ Сираевадан – Яңа ел концертлары
Якташыбыз Гөлназ Сираева райондашлар һәм кайткан кунакларны гыйнвар аенда узачак концертларына чакыра. Тамашачы белән очрашуларның чираттагысы 3 гыйнварда Боерганда, 4 гыйнварда Яңа поселогында, 6 гыйнварда Бикләндә була. Яраткан җырчыбыз «Туганлыкларның көче», «Кайтабыз да, китәбез» кебек популяр җырлар белән бергә яңаларын да башкарачак. Сәхнәдә иҗатташ дуслары - яшь җырчы Артур Салихов,...