Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның өч авыл җирлеге башлыгы ТР Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алды

Узган атнада башкалада ТР муниципаль берәмлекләре Советының IX съезды үтте. Анда республиканың 956 муниципаль берәмлеге башлыклары катнашты. Алар арасында безнең районнан да барлык авыл җирлекләреннән делегатлар бар иде. Форумны ачып, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җирле үзидарә шартларында халыкның активлыгын арттыру, муниципалитетларга бирелгән вәкаләтләрне финанс ягыннан тәэмин итү,...

Узган атнада башкалада ТР муниципаль берәмлекләре Советының IX съезды үтте. Анда республиканың 956 муниципаль берәмлеге башлыклары катнашты. Алар арасында безнең районнан да барлык авыл җирлекләреннән делегатлар бар иде.
Форумны ачып, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җирле үзидарә шартларында халыкның активлыгын арттыру, муниципалитетларга бирелгән вәкаләтләрне финанс ягыннан тәэмин итү, авыл инфраструктурасын үстерү, муниципаль хезмәткәрләрне әзерләү системасын камилләштерү һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләде. Проблемаларны хәл итүгә халыкны җәлеп итүдә үзара салым җыюның, шәһәр округларында территориаль җәмәгать үзидарәләре оештыруның уңай һәм нәтиҗәле алымнар булуын билгеләп үтте. Муниципалитет җитәкчеләреннән үзара салым җыю референдумнары үткәрүгә һәм җыелган акчаларны максатчан файдалануга бик җитди карауларын сорады.
Съезд кысаларында Президент Рөстәм Миңнеханов һәр елны муниципаль берәмлекләр арасында үтә торган күргәзмә-конкурста җиңүчеләрне бүләкләде. Безнең районның да Бәтке, Калмия һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләре башлыклары ул көнне Президент кулыннан «Шевроле Нива» машиналары ачкычлары алды.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы сайты хәбәр иткәнчә, күргәзмә-конкурста җиңүчеләрне сайлап алганда авыл җирлегендә бер кешегә салымнан яки башка юл белән кергән керемнәрнең суммасына, җан башына туры килә торган торак төзелеше күләменә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүче программаларның ни дәрәҗәдә гамәлгә ашырылуына, муниципаль берәмлекләрнең гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итүенә, җирле пунктларны төзекләндерүгә тотылган акчаларга, криминоген хәлгә, социаль-мәдәни һәм спорт чаралары ни дәрәҗәдә уздырылуына игътибар ителгән. Моннан тыш, быел беренче мәртәбә үзара салымнан бер кешегә җыелган акчаның күләме исәпкә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев