Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция Кыш бабае балаларны котлады

Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре чорында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Полиция Кыш бабае» акциясендә катнаша. Алар бу көннәрдә аз керемле, социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә яшәүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Әлеге акция кысаларында хезмәткәрләр хәйрия акчалары җыеп, балаларга төрле бүләкләр, күчтәнәчләр ала.

Быел хокук саклаучылар хәйрия чарасын Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбеннән башладылар. Кыш бабай булып киенгән полиция капитаны Илнур Хәмәтов, Кар кызы - полиция капитаны Эльмира Нурхәмитова интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балаларны котладылар, аларга тәмле күчтәнәчләр, «Хоккей» өстәл уены бүләк иттеләр. Балалар һәр елны үзләренә килә торган полиция Кыш бабаен һәм Кар кызын бик шатланып каршы алдылар. Кунакларны җырлары, шигырьләре, биюләре белән сөендерделәр, дип хәбәр итә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Нияз Мозаффаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм чарасы