Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Муниципаль контрактларны үтәгәндә хокук бозулар бар

Район коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда илкүләм проектларны һәм федераль максатчан программаларны тормышка ашырганда коррупция гамәлләрен кисәтү, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы, муниципаль контрактлар үтәлешенә контрольлек итү, күрсәтелгән эшләрнең чынлыкка туры килүе хакында чыгышлар тыңланды.

Комиссия утырышында билгеләп үтелгәнчә, 2014 елда заказчылар белән 117 млн 634 мең сумга 149 муниципаль контракт төзелгән. Район контроль-исәп палатасының товар сатып алуга контрактлар төзегәндә законнарның үтәлешен тикшерүе вакытында Түбән Суыксу авыл җирлегендә хокук бозу ачыкланган. Аны төзәтергә кушып хат юлланган. Акт прокуратурага җибәрелгән.
Утырышны йомгаклап, агымдагы елда уздырылган комиссия утырышларында кабул ителгән карарларның үтәлеше турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин бәян итте, киләсе ел планына кертү өчен комиссия әгъзаларыннан тәкъдимнәрен җиткерүен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупциягә каршы көрәш