1 декабрь 2017 яңалыклары
-
"БОЛГАР РАДИОСЫ" ПРЕМИЯСЕ СЕРЛӘРЕ: ИЛСӨЯНЕҢ КҮЛМӘГЕ КҮПМЕ ТОРА, ӨЧ НОТАЛЫ ҖЫРЛАРНЫ КЕМ КОТКАРА?
Татар эстрадасында фестивальләр артып тора һәм һәркайсының үз юнәлеше, форматы бар. Ләкин анда да, монда да нигездә бер үк җырчылар катнаша. Әйтик, популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың "Татар җыры"нда катнашачагын хәбәр иткән идек инде. Илсөя шулай ук "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында да булачак икән. "Миңа брендлы күлмәкләр...
-
Тукай районында ВИЧ авыруларын профилактикалау буенча "кайнар линия" эшли
Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне уңаеннан Тукай районында 8 декабрьдә ВИЧ авыруларын профилактикалау буенча «кайнар линия» оештырыла. Телефон номеры 46-68-99.
-
Калмия авылында Мәүлид кичәсе уңаеннан мәҗлес үтте
Калмия авылының ак әбиләре Мәүлид кичәсе, Пәйгамбәребезнең туган көнендә китапханә бүлмәсенә догалар укырга, Коръән тыңларга җыйналыштылар. Мәҗлесне абыстаебыз Мәрьям апа үзенең изге теләкләре белән башлап җибәрде, дип хәбәр итте безгә Калмия авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсирә Сәхибҗанова.
-
БЕР ЯМАНГА БЕР ЯХШЫ: ТЕЛ МӘСЬӘЛӘСЕ НИНДИ ПРОБЛЕМАЛАРГА ЧИШЕЛЕШ АЧТЫ?
Татар теле мәктәпләрдә ничек укытылачак? Соңгы айларда халыкны шушы мәсьәлә борчый. Бу атнада Дәүләт Советы сессиясендә сорауга җавап табылды, дип әйтергә була. Татарстан прокуроры әйтүенчә, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы бөтен Россия территориясендә туган телләрне укыту планы вариантын эшләде. Анда республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү закон таләпләренә туры китерелгән. "Ихтыяри рәвештә,...
-
Район суды рәисе Радик Зиннәтов: «Тукай районы мәхкәмәсендә җир кишәрлекләре белән бәйле катлаулы, буталчык бәхәсләр күп карала»
3 декабрь - Россия Федерациясендә юристлар көне. Закон сагында торучылар җәмгыятьтә зур роль уйный. Тукай район суды оешуга быел 40 ел тулды. Һәр юбилей - түгәрәк сан. Ул үткәннәрне барлау, алга максатлар билгеләү өчен бик уңай форсат. Юристларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Тукай район суды рәисе Радик Фәрит улы Зиннәтов чакыруы...
-
Сугыш ветераны толына – фатир, авылга кибет кирәк
ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминовка кабул итүгә килгән тукайлылар сугыш ветераны толының һаман да әле фатир ала алмавыннан, авылда бер кибет тә эшләмәвеннән, яңа төзелгән урамнарда юл, су, газ булмавыннан, авылда сарык йонын бик очсыз бәядән җыюларыннан зарландылар.
-
«Әниләргә мәдхия» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
Газета сайтында (tukai-rt.ru) Әниләр көне уңаеннан «Әниләргә мәдхия» исемле конкурс оештырылды. Барлыгы җиде укучыбыздан фотолар, котлаулар кабул иттек. Бәйге шартлары буенча баллар тавыш бирүдән һәм комментарийлар язудан җыелды. Шунысын искәртик, тавыш бирү процессы тулысынча автоматик рәвештә, безнең катнаштан башка бара. Оештыручылар бары тик тавыш бирүгә старт бирә һәм туктата гына....
-
Карсыз кышның беренче көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 1 декабрь көнне, Тукай районында әле карның әсәре дә юк. Иртәдән кичкә кадәр күк йөзе болытларга төренгән булыр. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 4 градус суык, төнлә -3 градус. Җил секундына 1-2 метр тизлектә. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә көн кояшлы, -6 градус, явым-төшемсез. Якшәмбе исә -1 градус, кар...