Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Әниләргә мәдхия» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Газета сайтында (tukai-rt.ru) Әниләр көне уңаеннан «Әниләргә мәдхия» исемле конкурс оештырылды. Барлыгы җиде укучыбыздан фотолар, котлаулар кабул иттек. Бәйге шартлары буенча баллар тавыш бирүдән һәм комментарийлар язудан җыелды. Шунысын искәртик, тавыш бирү процессы тулысынча автоматик рәвештә, безнең катнаштан башка бара. Оештыручылар бары тик тавыш бирүгә старт бирә һәм туктата гына....

Комментарийларга килгәндә, бер көнгә бер IP адрестан бары бер генә комментарий кабул ителде. Конкурс барышында кайбер катнашучылар өчен бер IP адрестан бер тәүлеккә 10шар, 20шәр комментарий килде. Тик без аларның бары берсен генә сайтка чыгардык. Ә хәзер нәтиҗәләргә күз салыгыз:

- Мусабай-Заводтан Марина Хәмидуллина 1481 тавыш, 31 комментарий - 1791 балл туплады;

- Яңа Мусабайдан Фелүрә Зарипова 1018 тавыш, 18 комментарий - 1198 балл;

- Калмия балалар бакчасы нәниләре 374 тавыш, 31 комментарий - 684 балл;

- Мусабай-Заводтан Гөлсәрия Шакирҗанова 319 тавыш, 35 комментарий - 669 балл;

- Иске Байлардан Гөлнәзирә Харисова 146 тавыш, 18 комментарий - 326 балл;

- Яңа Мусабайдан Сания Кәшфиева 40 тавыш, 6 комментарий - 100 балл;

- Иске Җирекледән Зәмзәмия Вәлиуллина 54 тавыш, 2 комментарий - 74 балл җыйдылар.

29 ноябрь көнне без бәйге җиңүчеләрен редакциядә бүләкләдек. I урынга лаек булган Марина Хәмидуллинага зур таба тапшырдык. II урынга чыккан Фелүрә Зарипованың бүләген - 7 салат савытыннан торган җыелманы аның кызы Гөлфирә ханым килеп алды. Шундый ук бүләккә конкурста III урын алган Калмия балалар бакчасы да лаек булды. Аларның бүләген бакча мөдире Эльвира Мөхәммәтдиновага тапшырдык. Эльвира ханым әйткәнчә, ул конкурс турында газетадан укып белгән:

- Пәнҗешәмбе кич газета укып утырганда шушы белдерүгә тап булдым. Котлаулар кабул итү якшәмбе төгәлләнә иде. Ә балалар җомга көнне генә бакчада була. Шулай итеп иртәгәсе көнне иртән иртүк балаларны тупладык та, Әниләр көненә дип әзерләгән чәчәкләр белән бизәп, кулларына котлау тоттырып, аларны фотога төшердек. Тавыш бирүдә исә бөтен бакчабыз белән бергә катнаштык, - дип Эльвира Маратовна газета редакциясенә, конкурс оештырганнары өчен, рәхмәт белдерде.

Җиңүчеләребезне ихластан тәбрик итәбез! Барлык катнашучыларга активлыклары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Шулай ук бәйгенең иганәчеләре - Биклән авылы «Рәйхан» икмәк продукцияләрен җитештерү кибете һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегенә дә газета исеменнән рәхмәт әйтәбез. Алга таба да конкурслар уздыру нияте бар һәм, әлбәттә, укучыларыбызның теләк-тәкъдимнәре дә исәпкә алыныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев