Район суды рәисе Радик Зиннәтов: «Тукай районы мәхкәмәсендә җир кишәрлекләре белән бәйле катлаулы, буталчык бәхәсләр күп карала»
3 декабрь - Россия Федерациясендә юристлар көне. Закон сагында торучылар җәмгыятьтә зур роль уйный. Тукай район суды оешуга быел 40 ел тулды. Һәр юбилей - түгәрәк сан. Ул үткәннәрне барлау, алга максатлар билгеләү өчен бик уңай форсат. Юристларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Тукай район суды рәисе Радик Фәрит улы Зиннәтов чакыруы...
Беренче дүрт елда бөтен районга бер генә судья булган
Тарихка тукталыйк. Тукай район суды тарихы Кама автомобиль заводы, Чаллы шәһәре төзелү, аның янәшәсендә авыл хуҗалыгы зонасы - Тукай районы барлыкка килү белән тыгыз бәйле. 1976 елның 20 апрелендә РСФСРның Югары Советы Президиумы Боерыгы нигезендә Чаллы районы Тукай районы дип үзгәртелә.
Шул көннән соң 9 ай үтүгә - 1977 елның 24 гыйнварында Тукай халык судының беренче хөкемдары итеп Зөфәр Габделхаков сайлап куела. Зөфәр Габделхак улы дүрт ел буена Тукай районында суд хакимиятенең бердәнбер вәкиле - халык судының бердәнбер хөкемдары була. Ул республика хөкем системасында 34 елдан артык хезмәт куя, 1977 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Тукай районына кадәр Зөфәр Габделхаков Балтач халык судында, Чаллы суды составына кергән Зәй суд участогында эшли. 1981 елның 19 августында суд рәисе итеп билгеләнә. Ул вакытта суд Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендәге 17/06 адресы буенча күпкатлы йортның беренче катында урнаша.
Зөфәр Габделхаковны Юрий Пузырев алмаштыра, ул судта 1985тән алып 2000 елга кадәр рәислек итә. Тукай районына килгәнче 1980 елда КДУ тәмамлаган Юрий Петровичны Минзәлә халык судына җибәрәләр. Биредә 4 ел эшләп, тәҗрибә туплый. Тукай суды рәисе вазифаларына керешкәндә ул инде тәҗрибә туплаган, район суды эшенең үзенчәлекләрен, һөнәри осталык серләрен яхшы белүче белгеч була. 1993 елда ил күләмендә суд системасында үзгәрешләр башлана. Алар Тукай судында да чагылыш таба, әкренләп штатлар арттырыла. 1993 елда ул - өч составлы, 1996 елдан дүрт составлы судка әйләнә.1992 елда аңа элекке партия район комитететы бинасында бүлмәләр бүлеп бирелә. 1999 елдан район суды Эчке эшләр бүлеге бинасының икенче катында урнаша. 2000 елда Юрий Пузырев ТР Югары судына хөкемдар итеп билгеләнә. Шушы елның 1 июненнән суд рәисе булып Ринат Гайфетдинов эшли башлады. Ринат Галләметдин улы 1989 елдан 1995 елга кадәр Чаллы шәһәре Автозавод районы судында, аннары ТР Югары судында хөкемдарлык итә. Ринат Гайфетдинов рәислек иткән чорда район суды коллективы районның җәмәгать тормышында да, спорт чараларында да актив катнаша башлады. Ринат Галләметдин улы 2007 елдан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбенә шефлык итә. Законлылыкны һәм җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ринат Гайфетдинов «Казанның 1000 еллыгы», «РФ суд системасы каршындагы хезмәтләре өчен икенче дәрәҗә» медальләре белән бүләкләнде. 2012 елда Ринат Галләметдин улына ТРның атказанган юристы дигән мактаулы исем бирелде. Ул 2013 елның апреленнән Чаллы судына рәис итеп билгеләнде.
Яңа рәис Радик Зиннәтов традицияләрне дәвам итте
Район судының 40 елдан артык тарихының яртысыннан артыгы минем күз алдында узган, биредәге вакыйгаларның күбесен үзем күреп беләм, шуңа күрә чагыштырып карау мөмкинлеге дә бар. 2013 елдан Тукай район судына рәис итеп Радик Зиннәтов килде. Ул коллективтагы күркәм гадәтләрне саклап, эшне матур гына алып китте. Радик Фәритович та үз һөнәре буенча үсеш баскычларын үткән, тәҗрибә туплаган белгеч. Ул хезмәт юлын 1997 елда Алабуга шәһәрендә прокуратурада башлап җибәрә. Өлкән тикшерүче, прокурор ярдәмчесе, урынбасары булып эшли. 2003 елда Алабуга судында арадашчы хөкемдар, 2005 елдан 2013 елга кадәр Алабуга судында федераль хөкемдар. Радик Фәрит улының безнең районга килеп эшли башлаганына да инде 4 ел булды. Район өчен яңа җитәкче булса да, судның тарихын бөртекләп барларга тырышуы, үзеннән алда эшләүчеләрнең хезмәтенә хөрмәт белән каравы белән аерылып тора ул. Зыялы, ипле холыклы, беркайчан кискен сүз әйтмәс, итагатьле. Кирәк икән, рәхәтләндереп татарча сөйләшә. Авыл кешеләре өчен анысы да бит бик мөһим. Русчаң җитмәгәнлек белән әйтәсең килгәнне әйтә алмый тору да бик читен. Судта инде бигрәк тә югалып каласың.
- Кул астында эшләүчеләр, хезмәттәшләрем белән аралашканда, үзебезнең киңәшмәләр вакытында да дәрәҗәләрне бер читкә куям. Бу - бер-беребезне аңлап эшләү өчен кирәк, - ди Радик Фәрит улы. - Иңнәрдәге җаваплылык зур. Иң мөһиме - хаталанырга ярамый, биредә кеше язмышлары хәл ителә. Коллективның төп өлешен тәҗрибәле хезмәткәрләр тәшкил итә, алар янына яңалары да килә. Хөкемдарларның да, суд аппаратында эшләүчеләрнең дә эшләре бик күп. Шуны исәптә тотып, быел тагын бер хөкемдар штатын бирделәр. Әле тагын бер билгеләнүне көтәбез - суд утырышы секретаре. Ә хөкемдарлар Президент Указына кул куелганчы бик җитди, җентекле тикшерү үтә. Үзләрен генә түгел, туганнарын, якыннарын да «иләк» аша үткәрәләр.
Коллективтагы һәркем үз эшен намус белән башкарырга тырыша. Биредә чынлап та үзара аңлашып, киңәшләшеп эшләү, дустанә мохит сизелеп тора. Радик Фәрит улы белән иң беренче судның бүлмәләрен, хөкем залларын карап чыктык. Тормыш зур тизлекләр белән алга бара. Бу судлар эшендә дә сизелә. Иң беренче күзгә ташланганы - хөкем залларында урнаштырылган видеоэлемтә өчен җиһазлар. Бүген илнең теләсә кайсы почмагында була торып та видеорежимда суд утырышында катнашырга була. Утырышларны турыдан-туры трансляциядә карау мөмкинлеге бар. Судлар үз эшләрендә мәгълүматларны җәмәгатьчелеккә җиткерүдә көннән-көн ачыграк була бара. Интернет сайтта утырышлар турындагы мәгълүматлар, хөкем карарлары урнаштырыла. Монысы безгә - матбугат чаралары вәкилләренә, судка мөрәҗәгать итүчеләргә дә бик уңай. 2017 елның башыннан гражданнар эшләрне хәтта үзләре судка килмичә, электрон хөкүмәт аша гына да алып бара. Документлар саклау дәрәҗәсе югары булган цифрлы имза белән тамгалана. Электрон мөрәҗәгатьләр саны ай саен арта.
Гомумән, соңгы биш-алты елда судларга мөрәҗәгатьләр саны арта килде. «Судка гаризалар кимеми, әмма карала торган эшләр катлаулырак була бара, бигрәк тә милеккә бәйле гражданлык эшләре», - ди суд рәисе Радик Зиннәтов. 2017 елның 9 аена район судында 1000нән артык гражданлык эшләре каралган, шуның 20 проценттан артыгы җир белән бәйле. Гомумән, Тукай район суды биредә җир кишәрлекләре белән бәйле катлаулы, буталчык эшләр күп каралуы белән аерылып тора. Статистикага килгәндә, 100дән артык эш кредит мөнәсәбәтләре, 40 очрак юл һәлакәтләрендә иминият түләүләрен каплау белән бәйле. Район суды тарафыннан 107 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, шуларның 5се хатын-кызлар. 29 кеше ирегеннән мәхрүм ителгән. 9 кеше мәҗбүри эшләргә тартылган, 60 кеше шартлы җаваплылыкка, 6 кеше штрафка тартылган. Агымдагы елның 9 аена район суды тарафыннан 94 млн сумлык дәгъва канәгатьләндерелгән, 1 млн 807 сум күләмендә дәүләт пошлинасы җыелган, өстәмә рәвештә суд карарлары нигезендә 470 мең сум түләтелгән. Район суды административ хокук бозулар буенча 17 кешене административ арестка хөкем иткән. 96 кеше штрафка тартылган, 233 кеше автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Безнең заманның үзенчәлеге шунда - суд системасы камилләшә бара, югары инстанцияләр тарафыннан процессуаль гамәлләрне үтәү, законлы һәм гадел карарлар кабул итү, шуңа бәйле рәвештә эшләрне җентекле тикшерүгә карата таләпләр арта. Хокук мөнәсәбәтләрен көйләүче кануннар камилләшә, яңалары кабул ителә. Халыкның хокук белемнәре, хокукый культурасы арта. Судларга мөрәҗәгатьләрнең артуы да шуның белән бәйле. Район судында бүгенге көн куйган шушы таләпләргә туры килүче, югары әзерлекле юристлар, сизгер күңелле хөкемдарлар эшли. Коллективта электән килгән күркәм традицияләрне саклыйлар, алар буыннан-буынга күчә. Район судында һөнәри осталык мәктәбен узып, суд системасында югарырак урыннарга билгеләнгән хөкемдарлар бар. 13 ел район суд рәисе булып эшләгән, ТРның атказанган юристы Ринат Гайфетдинов хәзерге вакытта - Чаллы шәһәре суды рәисе. 15 елга якын район судында федераль хөкемдар буларак иң катлаулы, авыр эшләрне карап килгән Жанна Низамова быел шәһәр суды рәисе урынбасары булып эшли башлады. 30 елдан артык район судында хезмәт куйган, ТРның атказанган юристы Әнвәр Мансуров, 20 елдан артык хөкемдар булып эшләгән Саҗидә Камалова белән дә коллектив лаеклы рәвештә горурлана.
Ялга киткән һәм югарырак урыннарга күчкән хөкемдарлар урынына һөнәри камиллеккә омтылучы, лаеклы яшьләр килде. Бүген район суды штатында 5 федераль судья хезмәт куя. Суд рәисе Радик Зиннәтов кеше язмышын хәл итә торган иң авыр җинаять эшләрен карый. Ралиф Гайфуллин Алабуга мәхкәмәсендә эшләп, 2016 елда безнең районга яңадан кайтты. Аңа кадәр район прокуратурасында эшләгән иде. Ул күбрәк гражданлык эшләрен карый. Агымдагы елның февралендә РФ Президенты боерыгы белән федераль судья итеп Олеся Зверева билгеләнде. Ул шәһәр янында урнашкан Тукай районының үзенчәлеге булган җир, милек белән бәйле катлаулы эшләрне җентекләп өйрәнеп, карауга кереште. Әле шушы көннәрдә генә, лаеклы ялга китү сәбәпле, үз вазифаларын калдырган Әнвәр Мансуров урынына Буа районыннан Марсель Гәрәев килде. Тагын бер федераль хөкемдарның билгеләнүен көтәләр. Бу урында әлегә 20 ел мәхкәмәдә эшләп ялга чыккан Наталья Такаева эшләп тора. (Кануннар бу эшкә ялдагы хөкемдарны җәлеп итеп тору мөмкинлеген бирә).
2001 елда арадашчы хөкемдарларның ике участогы оештырылган иде. Ул вакытта бу вазифага Жанна Низамова һәм Елена Гебель кереште. Хәзерге вакытта биредә Елена Гебель һәм Светлана Дарьина эшли. Алар аркылы да елына йөзләгән эшләр уза.
Хөкемдарлар эшенең сыйфатына бәя бирә торган мөһим күрсәткеч - тикшерелгән эшләрнең, югары инстанция судларда, шикаять бирү тәртибендә каралганнан соң, раслану күрсәткече. Барлык төр эшләр буенча район суды күрсәткечләре уртача республиканыкыннан югарырак. Район суды буенча гражданлык эшләренең 98 проценты апелляция, кассация тәртибендә яңадан каралганнан соң раслана. Бу бик югары, уңай күрсәткеч.
Присяжный утырышчылар эше оештырыла
Мәхкәмә эшендә яңалыклар шактый. 2018 елның 1 июленнән РФ территориясендә, Президент Владимир Путин имзалаган махсус канун нигезендә, район судларында присяжный утырышчылар эше оештырыла. Алар 6 кеше булырга тиеш. Утырышчылар исемлеген җирле үзидарә органнары төзи. Присяжныйлар суды кеше исәнлеге һәм тормышына янаган аеруча авыр җинаять эшләрен караячак. Алар үз тавышлары белән хөкем ителүченең гаеплеме-түгелме икәнен, аңа нинди җәза бирелергә тиешлеген хәл итәчәкләр. Присяжный утырышчылар эшен оештыру мәхкәмә урнашкан бинага да аерым таләпләр куя. Бу юнәлештә ТР Югары суды, ТР суд департаменты, район җитәкчелеге тарафыннан эшләр алып барыла.
2017 елдан җинаять җаваплыгы турындагы кануннарга яңа төр җәза кертелде - суд штрафы. Ул 5 елга ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр җәза бирү каралган, зур булмаган һәм уртача зыян килгән очракларда кулланыла. Әгәр дә җавапка тартылучы зат гаебен танып, китергән зыянны капласа, законны беренче тапкыр бозса, аңа биографиясен тапламыйча, суд штрафы түләү, ягъни җиңелрәк җәза бирелергә мөмкин. Бу очракта гаепләнүче җинаять җаваплылыгына тартылмаган дип санала. Шул рәвешле дәүләт тарафыннан гражданнарга карата мәрхәмәтлелек күрсәтелә. Соңгы елларның үзенчәлеге - законнар гуманлаша, ягъни җинаять җаваплылыгы каралган эшләргә җәза йомшара. Агымдагы елда федераль һәм арадашчы судьялар тарафыннан 16 кешегә карата суд штрафы җәза буларак бирелгән. Бу башлыча урлашу белән бәйле эшләр.
- Гомумән, судта барлык эшләр дә җәза бирелү белән төгәлләнми, - дип аңлатма бирә район суды рәисе Радик Зиннәтов. - Судка килеп җиткән эшләрнең өчтән бере җентекләп, тикшерелгәннән соң, туктатыла. Агымдагы елның узган 9 аенда якларның килешүе аркасында 25 кешегә карата эшләр туктатылды. Узган ел бу сан 18 иде.
Бүгенге җәмгыять юристлар - хокук сагында торучылар алдына зур таләпләр куя. Район мәхкәмәсе коллективы аларны үтәргә сәләтле. «Хезмәттәшләрем - суд системасында эшләүчеләрне, ветераннарыбызны, юристларны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Аларга эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге телим», - ди Радик Зиннәтов. Безнең иҗат коллективы да бу котлауларга кушыла.
Инзилә Әхмәтгәрәева,
ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев