Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш ветераны толына – фатир, авылга кибет кирәк

ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминовка кабул итүгә килгән тукайлылар сугыш ветераны толының һаман да әле фатир ала алмавыннан, авылда бер кибет тә эшләмәвеннән, яңа төзелгән урамнарда юл, су, газ булмавыннан, авылда сарык йонын бик очсыз бәядән җыюларыннан зарландылар.

Кабул итүгә язылучылар исемлегендә беренче торган, Кече Шилнә авылыннан килгән Нионила Фазлыева депутат белән күзгә-күз генә сөйләшәсе килүен белдерде, корреспондентның катнашмавын, фотога да төшермәвен сорады. Каршы килергә хакыбыз юк - кабинеттан чыгып торырга туры килде. Аның фамилиясе язылган графада өч төрле сорау тамгаланган иде - татар телен укыту турында, Яр Чаллы драма театры хакында һәм Кече Шилнә авыл җирлеге депутатларының эшчәнлеге турында.

Яңа Суровкадан килгән Тәнзилә Шәйхетдинова 91 яшьлек әнисе - сугыш ветераны толы Мәгъфүрә Солтанованың бүгенгә кадәр фатир ала алмавына борчылуын белдерде.

- Инде, йөри торгач, бик күп ишекләрне кага торгач, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегенә керттеләр, ничәнче булып торганыбызны да белмибез. Тикшерсәгез һәм безгә җавап бирсәгез иде, - дип сорады ул Илшат Әминовтан.

Депутат белән очрашудан файдаланып, авылдашларын, төгәлрәге, Яңа Суровканың Дуслык, Тынычлык урамында яшәүчеләрнең гозерләрен дә җиткерде. Һәр яңа участоктагы кебек үк, монда газ, су белән тәэмин итү һәм юллар төзү проблемасын күтәрде. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закировның аңлатмасыннан күренгәнчә, бу урамнарга газ кертү буенча проектлар бар, су торбалары сузылган, ләкин су кудыру башнялары кую мәсьәләсен хәл итәсе бар.

Бордыбаш авылыннан килгән Исмәгыйль Хәйруллин депутатка берничә соравын җиткерде.

- Хезмәт стажы билгеле бер елга тулгач, нигә автомат рәвештә «Хезмәт ветераны» исеме бирелми, бу бит кайбер республикаларда кертелгән. Депутат буларак, бу сорауны күтәрсәгез иде, - диде ул. - Икенче соравым - бүген авылда бер кибет тә юк. Соңгысын ай ярым элек япканнар иде, шуннан бирле көндәлек товар сатып алырга да интегәбез. Тагын бер борчыгын мәсьәлә - без сарык асрыйбыз, йонын нибары килограммын 10 сумнан Кукмарадан килеп җыеп китәләр. Бигрәк очсыз, - дип зарларын сөйләде ул. Шунда ук авылдагы фельдшер-акушерлык пунктында җылы җитмәвен дә билгеләп үтте. Вак мәсьәләләр кебек тоелса да, авыл халкы өчен боларның барысы да мөһим. Депутат барлык мөрәҗәгатьләр буенча кулдан килгәнчә булышырга ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев