1 июль 2015 яңалыклары
-
Балык та тоттылар, тәмле ашлардан да авыз иттеләр
- Балыкчылар көне уңаеннан Теләнче Тамак ветераннар советы Теләнче елгасы буенда балык тоту бәйгесен оештырды. Көн бик эссе булуга карамастан, өлкән яшьтәге абыйлар бәйгедә катнашырга ашкынып тора иде. Монда һәрберсе кармаклары белән мактанып алды, ләкин ничек итеп балык тотасын барысы да сер итеп саклады. Ветераннар советы рәисе Розалин Хәбибуллин бәйгенең...
-
«Вилданов» фермер хуҗалыгында механизаторлар җитәкче белән иңне-иңгә куеп эшли
«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында еш булырга туры килә. Менә бу юлы да, әлеге хуҗалыкка килгәндә, биредә соңгы гектарларда печән җыю белән мәшгуль иделәр.
-
«БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Тукай районы җирле бүлеге муниципаль сайлауларга депутатлыкка кандидатлар исемлеген күрсәтте
- Сайлауларга җитди карарга кирәк. Бу - республиканың һәм районыбызның киләчәген хәл итүче мөһим чара. «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе республика җитәкчелегенә дә, муниципаль сайлауларга да үзен эштә күрсәткән, лаеклы кандидатларны тәкъдим итә, - диде «БЕРДӘМ РОССИЯ » сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлеге Секретаре Васил Хаҗиев Партиянең Тукай районы җирле бүлегенең...
-
Югары Суыксуда елгадан бер көндә ике кешенең гәүдәсен таптылар
Республика сулыкларында һәр көнне 3-4 кеше үлә, дип белдерә Татарстан гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры урынбасары Олег Степушенко. Июнь аенда гына да республика сулыкларында 45 кешенең гомере өзелгән, аларның 2се балалар. Узган елның бу чорында исә 22 кешенең, шул исәптән 1 баланың үлеме теркәлгән булган. Суга батуның төп...
-
Күзкәй белән Яңа Байларда су челтәрләре алмаштырыла
Әлеге максатка «Чиста су» программасы буенча 17 миллион акча бүлеп бирелә. Бу турыда Күзкәй авылында җирле җитәкчеләр һәм авыл кешеләре катнашында узган очрашуда район башлыгы Васил Хаҗиев җиткерде. Мондый колачлы, зур эшнең кайбер уңайсызлыклары, чыгымнары да бар. Эш вакытында берничә көн сусыз утырырга туры килергә мөмкин, торбаларны сузганда казылган чокырлар,...