Каләме тутыкмас журналист, безнең яраткан остазыбыз
– Биредә Заһидә Нәбиуллина утыра иде, эшлиме әле ул? Хат алып килгән идем, – диеп, редакциягә әле бүген дә еш килеп керәләр. – Юк инде, Заһидә апа хәзер Күзкәйдә, – дигәч, телефонын сорап алалар, хәлләрен белешәләр. «Менә ике генә җөмлә язып алып килә, я булмаса, почтадан җибәрә идек, шуннан кәнфит ясап, шундый зур һәм матур мәкалә итеп чыгара иде, – дип сөйләп китәләр аннары.
«Эшлиме әле ул?» – дигән сорауга кайвакыт ничек дип җавап бирергә дә белмибез. Чөнки аны редакциядә эшләми дип берничек тә әйтеп булмый. Уйлап карасаң, инде лаеклы ялга чыкканына 25 ел икән, әле ул һаман да яза, иҗат итә, матур, эчтәлекле язмалары белән укучыларын сөендерә. Безнең – редакциянең бүгенге коллективының иң зур ярдәмчесе ул. «Заһидә апа-а, – дип шалтыратабыз без аңа, – менә бер хат бар иде монда, эшкәртергә һич өлгерә алмыйбыз...» Әйтеп бетермәсәк тә аңлый: «Җибәрегез», – ди ул. Һәм ерып чыккысыз буталып беткән хатлардан да, фикерен тиз генә эләктереп алып, менә дигән мәкалә эшләп җибәрә. «И-и, җаем булса, кырыегызга килеп утырып эшләр идем әле...» – дип тә куя. 80 яшен тутыра димәссең, электрон почта белән дә шәп итеп эшли, Интернетны да су урынына эчә ул хәзер.
Әйе, «Якты юл»ның легендар журналисты, матбугат ветераны Заһидә апа Нәбиуллина да, шулай итеп, сигезенче дистәсен ваклый. Вакыт бара, гомер уза, ләкин Заһидә апаның бик матур бер ягы бар, сокланырлык та, көнләшерлек тә ягы – картая белми ул. Элек тә шулай иде, мин белә-белгәннән бирле, үз-үзен карап, тәрбияләп йөрде, яшьләрне дә шуңа өйрәтте. Шуңадыр, хәзер дә 80 яшьне бер дә бирмисең аңа. Юкка гына: «Эшлиме әле ул?» – дип сорамыйлардыр инде.
Заһидә апаны мин 17 ел беләм. Бер карасаң, бик аз кебек, икенче яктан, бик күп тә шикелле. Ул вакытта шушы газетага корректор булып килгән идем. Һәрвакыт ярдәм кулын суза, төртелеп калсаң, әйтеп җибәрә, мактап та куя (ләкин артыгын түгел), кирәк урында үсендереп тә ала, мөхәррир ачуланып чыгарганда, юата да, кәефне дә күтәрә белә. Миңа гына түгел, килгән һәр яшь белгечкә мөнәсәбәте шундый иде Заһидә Мотыйгулловнаның. Шуңа күрәдер хәзер дә «Якты юл»да эшләп китүчеләрнең һәрберсе аны ихтирам итә, ярата.
«“Якты юл” гәҗите миңа бик якын һәм кадерле, аның язмышына беркайчан да битараф кала алмыйм», – дигән сүзләрне Заһидә апаның авызыннан күпме тапкырлар ишеткәнмендер – төгәл генә әйтүе дә кыен. Ул, чыннан да, бар җаны-тәне белән район газетасына бирелгән кеше. Шулай булмый ни, бар гомерен шушы басманы чыгаруга багышлаган, алай гына да түгел, аның беренче көннәреннән үк шушы казанда кайнаган, оештырган дисәң дә ялгыш булмастыр. Заһидә Нәбиуллина – Тукай районының җанлы тарихы. Газетада эшләгәч, үткәннәр белән бәйле сораулар килеп чыгып кына тора. Аллага шөкер, андый чакларда мөрәҗәгать итәр кешебез бар дип сөенәбез. Тукай районы гына түгел, Чаллы кешеләре, КАМАЗ төзелеше дә аның язмаларында зур урын били. Мәкаләләре бер генә түгел, әллә ничә китап итеп тупларлык. Хезмәте югары бәяләргә лаек – хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, КАМАЗ төзелеше ударнигы да ул, Казанның меңьеллыгы медаленә дә ия. Ләкин аның өчен иң мөһиме – халык рәхмәте.
Заһидә апа тормышта да бик актив кеше. Күзкәй авылындагы ихатасында бик матур итеп бакчасын да үстерә, кош-кортын асрарга да вакыт таба, йорт-җирен дә ялт итеп тота. Шуның өстенә, авылдагы җәмәгать эшләре дә аннан башка узмый. Китапханә, мәдәният йортларында уза торган чараларның да даими катнашучысы ул. Болары бер – мәрхүм ире Әхәт абый туып-үскән төп нигезне кадерләп саклап, балаларын, оныкларын шунда бергә туплап торучы да ул. Оныклары инде зур, ун яшьлек оныкчыгы Артур җәйләрен зур әбисе янына ашкынып кайта, шунда эшкә өйрәнә, үскәндә бик тә файдалы булган әби тәрбиясе ала. Заһидә апа үзе дә «ялт итеп» Чаллыдагы фатирына кайтып китә, ул чакта безнең редакциягә дә кереп, барыбызны яратып, «И-и, балакайларым...» – дип, хәлебезне белмичә калмый. Менә шундый ул безнең Заһидә апабыз.
Бергә эшләгән хезмәттәшләре Заһидә Нәбиуллина турында:
Фәймә Гыйниятуллина,
элеккеге район башлыгы урынбасары:
«Заһидә Мотыйгулловна – чын журналист. Бик рәхәт иде аның белән эшләве. Иртә дип тормый, кич дими, эш сәгате чыкты дими, ручка белән блокнотын ала да чыгып йөгерә иде безнең белән. Беркайчан да шәхси вакыты белән исәпләшеп тормады. Ул газетада хатлар бүлеген җитәкләде. Бу хезмәтне башкару өчен, иң беренче, халыкны яратырга, аны тыңлый белергә кирәк. Заһидә ханым нәкъ менә шул асыл сыйфатларга ия иде. Аны бүгенге күркәм бәйрәме белән котлыйм, иң яхшы теләкләремне юллыйм!»
Гомәр Хәйруллин,
күп еллар районның авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән ветеран:
«Заһидә Мотыйгулловна бик принципиаль, әйткән сүзен һәрвакыт үти торган, дөреслекне эзли һәм яклый торган кеше. Бик белемле, мәкаләләрне язуга бик җитди карый торган журналист, проблеманы тулысынча аңламыйча, төбенә төшмичә бервакытта да язмый иде. Әле бүген дә ул һөнәренә тугры, язмаларын хәзер дә укып барам. Тутыкмас каләменең әле тагын озак еллар укучыларны сөендерүен телим».
Без редакция коллективы исеменнән каләмдәшебез, остазыбыз, киңәшчебез Заһидә Мотыйгулловнаны 80 яшьлек олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Иң мөһиме – сәламәт булуын телибез. Һәрвакыт шулай ачык йөзле, көр күңелле, кешеләрне яратучан бул, Заһидә апа! Балаларың, оныкларың, оныкчыгың сине һәрчак куандырып торсын, җан тынычлыгы белән, озын-озак гомер итәргә насыйп булсын сиңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев