Каләме тутыкмас журналист, безнең яраткан остазыбыз
– Биредә Заһидә Нәбиуллина утыра иде, эшлиме әле ул? Хат алып килгән идем, – диеп, редакциягә әле бүген дә еш килеп керәләр.
– Юк инде, Заһидә апа хәзер Күзкәйдә, – дигәч, телефонын сорап алалар, хәлләрен белешәләр. «Менә ике генә җөмлә язып алып килә,
я булмаса, почтадан җибәрә идек, шуннан кәнфит ясап, шундый зур һәм матур мәкалә итеп чыгара иде, – дип сөйләп китәләр аннары.