23 июнь 2018 яңалыклары
-
Казан Сабан туенда чил ил журналистларына милли биюләр, уеннар һәм ит ризыклары ошады
Футбол буенча Дөнья чемпионатын яктыртырга килгән журналистлар Казанның Каенлыкта узган Сабан туенда күңел ачты.
-
“Татармультфильм” Сабан туе турында музыкаль видеоролик чыгарган
“Сабан to you” кыска мультфильмнарында Сабан туе ярышлары турында сөйләнә.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын һәм башкала кунакларын Сабан туе уңаеннан тәбрикләде
Сабан туе яшен-картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, диелә котлауда.
-
Чаллыда Илдар Маннанов призына үткәрелгән ат чабышында "Ярыш" хуҗалыгы аты беренчелекне алды
Чаллыда Илдар Маннанов призына үткәрелгән ат чабышында "Ярыш" хуҗалыгы аты беренчелекне алды
-
Заһидә Нәбиуллинаның язмыш дәфтәреннән
Эшемне бик яраттым. 53 ел буе кулымнан каләм төшмәде. Районда мин бармаган, аяк басмаган җир калмагандыр. Райондашларымның хезмәтен, шатлык-борчуларын, сәләт-талантларын киң катлау укучыларга җиткердем. Хезмәт баскычы буенча югарыга менәргә теләгән кешеләр һәрвакыт бар. Ләкин мин аңа омтылмадым. Гомерем буена эшкә кабул итүләрен сорап ике генә гариза яздым, берсе – аяк киемнәре фабрикасына, икенчесе – газета редакциясенә.
-
Татарстанда 30 градуска кадәр җылыта
Якшәмбе көндез республикада максималь температура +33 градус булачак.
-
Каләме тутыкмас журналист, безнең яраткан остазыбыз
– Биредә Заһидә Нәбиуллина утыра иде, эшлиме әле ул? Хат алып килгән идем, – диеп, редакциягә әле бүген дә еш килеп керәләр. – Юк инде, Заһидә апа хәзер Күзкәйдә, – дигәч, телефонын сорап алалар, хәлләрен белешәләр. «Менә ике генә җөмлә язып алып килә, я булмаса, почтадан җибәрә идек, шуннан кәнфит ясап, шундый зур һәм матур мәкалә итеп чыгара иде, – дип сөйләп китәләр аннары.
-
Алар тиеш өчен түгел, күңелләре кушуы буенча эшлиләр
Ел саен җәй башында бөтен ил күләмендә социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле эшләгәннәре, ирешкән уңышлары һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә районның сигез социаль хезмәткәре район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевның бүләкләренә ия булды – район социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйковага, социаль хезмәткәрләр Рәмилә Зыятдиновага, Гөлфия Исламовага, Гүзәлия Хөснетдиновага мактау грамоталары, Гөлчәчәк Әхмәтгәрәевага, Фәнзилә Зәйнуллинага, Фәния Кәрәмовага һәм Земфира Мифтаховага рәхмәт хатлары тапшырылды.