Заһидә Нәбиуллинаның язмыш дәфтәреннән
Эшемне бик яраттым. 53 ел буе кулымнан каләм төшмәде. Районда мин бармаган, аяк басмаган җир калмагандыр. Райондашларымның хезмәтен, шатлык-борчуларын, сәләт-талантларын киң катлау укучыларга җиткердем. Хезмәт баскычы буенча югарыга менәргә теләгән кешеләр һәрвакыт бар. Ләкин мин аңа омтылмадым. Гомерем буена эшкә кабул итүләрен сорап ике генә гариза яздым, берсе – аяк киемнәре фабрикасына, икенчесе – газета редакциясенә.
Минем өчен хатын-кыз бәхете – яратып яшәү ул. Нәкъ менә мәхәббәт хатын-кыз бәхетенең нигезен тәшкил итә. Ул илһамландыра, канатландыра. Мин гомерем буена мәхәббәтнең булуына ышандым. Бу сөйгәнеңнең, балаларыңның, туганнарыңның мәхәббәте. Халык бит тикмәгә генә: «Яраткан хатын-кыз чибәр була», – дими.
Мин сугышка кадәр үк Ютазы районы Кәрәкәшле дип аталган ерак, юлсыз авылда дөньяга килгәнмен. Сабый чагым ярлы, ачлы-туклы узды. Балачагымның иң якты истәлеге – сугыш беткән елны киндер букчама әлифба салып мәктәпкә бару.
Мин беркемне дә рәнҗетмәскә тырышам. Сабый чактагы кыен күрүләрем, ятимлек ачысы, гаделсезлек кешене рәнҗетүнең начар булуын бик иртә төшендерде. Тормыштагы хәлләр белән идарә итүнең өч төп кагыйдәсе, минемчә, шушылар: намуслы һәм гадел булу, кешеләрне ярата һәм тыңлый белү, шуңа өстәп, үзеңә карата таләпчәнлек.
Мәктәптән соң мин укытучы булырга хыялландым, шигырьләрем район газетасында басылды. Яшьли иҗат белән мавыгып, үзем дә редакциядә эшли башладым. Укытучы булып эшләмәсәм дә, сүземне-фикеремне газета аша кеше күңеленә сеңдерергә тырыштым.
Газета чыгару минем өчен кечкенә генә дөнья ачу, тарих язу. Бүген дә иҗат итәм, газетадагы каләмдәшләремә булышам. Әгәр син үз эшеңнең остасы икән, хезмәтеңнең башкалар тормышын яхшыртуыннан канәгәтьлек кичерәсең. Газетага талантлы яшьләр килде, шуңа сөенәм.
Мин усал түгел, кайчак кәефсез чак була. Андый чакта яраткан шөгылем – кулыма бәйләм алам, матур-салмак музыка тыңлыйм, якты күңелле кешеләр белән аралашам. Ә, гомумән, мин һәрвакыт күтәренке күңелле.
Мин 18 яшемдә үземнең беренче хезмәт хакына чәй сервизы алып әниемне сөендердем. Хәзер әллә ниләр алып бирер идем, әни генә юк. Соңыннан үкенечләр үзәкне өзмәсен өчен һәрнәрсәне үз вакытында эшләргә кирәк.
Вакыт ничектер тизрәк уза башлады. Мин аның агышын үземдә яхшы сизәм. Ә яшьне – юк. Миңа спорт көч бирә, ә борынгы акыл ияләренең белемнәре рухны ныгытырга булыша. Эшкә дүрт тукталыш араны гел җәяү йөрдем. Чаңгыда шудым, зарядка ясадым. Хәзер скандинавларча күп йөрим, ишегалдында гөлләр үстерәм, тавыклар асрыйм – гел хәрәкәттә.
Яран гөлен – авыл гөлен яратып үстерәм. Биш тәрәзә төбемдә дә чәчәк атып утыручы яран гөлләре – аларны әллә ни мәшәкатьләнеп тәрбияләргә дә кирәкми, ел буе чәчәк атып та утыралар. Начар энергияне үзенә алып, һаваны сафландыралар да.
Гомеремдә үкенерлек берни дә эшләмәдем: талашмадым, кимсетмәдем. Шуңа да җаным тыныч, йокым татлы. Рәхмәтне гел ишетеп торам. Барысы да кире үзеңә әйләнеп кайта – яхшысы да, начары да. Шуңа күрә күбрәк яхшылык эшләргә кирәк, хәтта күңелсезлек китергән кешеләргә дә игелек белән җавап кайтарырга тырышырга. Шушы яшемдә дә кешеләргә ярдәм итеп яшим, шуннан рухи канәгатьлек алам.
Биергә яратам. Иртәнге зарядкам да биюдән башлана. Күңел тынычлыгы, позитив кәеф, илһам яшәргә көч бирә.
Яшәү девизым – һәр көннән куаныч таба белергә! Үткән – тарих, бүген – яшәү, иртәгә – киләчәк. Һәркем бүгенге көн белән, кадерле кешеләрен кайгыртып һәм тормышның тәмен тоеп яшәсен иде.
Язманы Тәнзилә Шәйхнурова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев