Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Вилданов» хуҗалыгында терлекләргә азык җитәрлек булыр

Сабантуйларына кадәр, чәчүлекләрне карап йөргәндә, Калмия авылындагы «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы кырларындагы үләннәрнең торышын уңай бәяләгәннәр иде. Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышып кайттык.

Килешкә үк мине хуҗалык идарәчесе Фәйзәр Гайсин каршы алды. Узган елны да шушы вакыттарак аның белән бергә хуҗалык биләмәләрендә малга кышлык печән, сенаж әзерләү эшенең барышын карап йөргән идек.
- Быел да печәнебез начар түгел. Сенаж массасы да әйбәт чыга, - дип сөйләп китте идарәче. - Егетләребез көне-төне басуда печән чаба, җилләгәннәрен җыеп та баралар. Моңа кадәр көн дә яңгыр явып, эшне тотып торды. Булган үләнне чабып, аны черетеп, әрәм итәргә ярамый бит. Менә көннәр аязланып, эссесе ныгыгач та печәнгә төштек. Кояш астында яшел үлән тиз кибә, яфрагы да коелмый.
Сөйләшкән арада 350 гектар җирдә үскән кындырак катыш люцерна кырына килеп җиткәнебез сизелми дә калды. Биредә бер трактор печән җыя, тагын өч трактор кипкән үләнне кысып, рулоннарга урый. Печән әзерләүдә Әгъзәмнур Гайфетдинов, Филарит Зәйнетдинов, Фәрит Шәмсемөхәммәтов, Сергей Кожевников эшли. Алардан кала «Белорус» тракторында Әхмәтнур Хамматов печәнне алып кайта, Марат Мөхәммәтдинов «КУН-10» төягече ярдәмендә шул печәнне бушата, кирәк җиргә җитез генә өеп тә куя. Печәнне җыйганчы, аны чабасы да бар бит әле. Бу эшне Илдар Таһиров белән хуҗалык җитәкчесе Газинур Вилданов шәхсән үзе башкара. Алар «Макдон» белән ике сменада: Илдар - көндез, Газинур Миңнерахман улы төнлә үлән чабалар. Печән белән сенажга туралган үләнне хуҗалыкның сенаж базына һәм ангарларга «КамАЗ» машиналарында Леонид Черпаков, Фирзәр Шәфыйков, Рушан Галимҗанов ташый. Сенаж салуда Фәнзәр Шәфыйков эшли.
- Егетләребезнең барысы диярлек авыл хуҗалыгы тармагында 20 елдан артык эшли. Аларга тел-теш тидерерлек түгел. Пресста эшләүчеләр һәрвакыт көндәлек планны арттырып үтиләр. Хезмәтләренә күрә, түләве дә яхшы. Печән кысуда көнлек норманы үтәсә, 705 сум акча түлибез. Ә норманы уздырып эшләсә, түләве дә арта, - ди Фәйзәр Гайсин.
Аның сүзләрен печән кысуда эшләүче Әгъзәмнур Гайфетдинов та хуплый. Әгъзәмнур абый артык сөйләшеп торырга яратмый, эшне вакытында башкарып чыгуны өстенрәк күрә. Узган елдагыча, быел да ул сорауларыма тиз-тиз генә җавап биреп, тракторына утырырга ашыкты.
- Эш шартларыннан зарланмыйм. Авыл хуҗалыгы авыр тармак. Ләкин монда да кемдер эшләргә тиеш. Аллага шөкер, эшләвенә карап, хезмәт хакы начар түгел. Планны үтәп барабыз, - диде ул.
Идарәче Фәйзәр абый белән хуҗалыкның печән сакланучы ангарларына, сенаж базларына таба китәбез.
- Әлеге ябык ангарга 462 рулон печән сыя. Күргәнегезчә, ул инде түшәменә кадәр тулган, - дип, ангарны күрсәтә Фәйзәр Гайсин. - Малтабар авылында безнең тагын бер шундый 550 рулон сыешлы ябык ангарыбыз бар, - ди ул.
Аннары бергә сенаж базларын карыйбыз. Безнең килүебезгә биредә хуҗалыкның сыер савучылары, терлекчеләре ике сенаж базын ябып куйганнар иде инде. Малтабар авылындагы чокырны да сенаж белән тутырып куйганнар. Хәзер менә өченче базга сенаж сала башлаганнар. К-700 һәм Т-130 чылбырлы тракторда үләнне чокырга Мансур Шәйхиәгъзамов белән Әнвәр Мөхәммәдияров салып, ныклап тыгызлыйлар.
Алар, берара эшләреннән туктап торып, сенажга дигән массаны кулларына алып, сыйфаты турында да үзара сөйләшәләр. Әнвәр абыйга үземне кызыксындырган сорауларны бирәм. Ул исә бераз гына кыенсынып: «Әй, минем турыда язмагыз. Эшлибез, тик тормыйбыз», - дип кенә елмаеп кул селти. Аның тракторына утырып эшкә тотынуы була, Фәйзәр абый Әнвәр Мөхәммәдияров турында үзе сөйләп ала.
- Ул, алтмыш биш яшькә җитсә дә, безнең хуҗалыкта һәр җәй саен эшли. Кышын Чаллыда тора, ә менә кар эреп, кыр эшләре башлану белән Калмиягә кайта. Нинди генә эш кушсак та, һәркайсын әйбәтләп башкарып чыга, - ди хуҗалык идарәчесе.
Эш шартларына килгәндә, хуҗалык эшчеләрен ике тапкыр ашату каралган. «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгының менә дигән якты ашханәсе бар. Юл уңаеннан шунда кереп чыктык. Бүлмәнең эчендәге өстәл-урындыклары да иске түгел - яңа һәм уңайлы. Стеналарга ашханә хезмәткәрләре ясалма чәчәкләр, тәрәзәгә ак пәрдәләр элеп куйганнар. Мондый ашханәгә ашка килү үзе рәхәт. Биредә шактый еллар пешекче булып эшләүче Наһирә Вилданова - хуҗалык җитәкчесенең туганы. Ул һәркөн авыл хезмәтчәннәрен тәмле, кайнар ашлары белән сыйлый. Кырда эшләүчеләргә исә төшке-кичке ашны машина белән алып килеп торалар.
«Вилданов» хуҗалыгында менә шулай һәркем үз эшен белеп, тырышып эшли. Хезмәтләре шөкер, әрәмгә китмәс. Хуҗалыкта булган 1000 баш малга кыш буена җитәрлек азык хуҗалык саклагычында үз урынын алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы