10 июль 2014 яңалыклары
-
РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров килә
Бүген районга РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров килә. Ул ике көнлек эшлекле сәфәре барышында Миннехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгы белән танышачак, "Кама" агрофирмасының орлыкчылык заводын, чөгендер кырларын карый, "Кама-Бекон" җәмгыятенең сугым цехында булачак. Иртәгә министр "Чаллы-Бройлер" җәмгыятендә "Татарстан Республикасында терлекчелекнең торышы һәм үсеш перспективалары" дигән зур киңәшмә үткәрер дип көтелә.
-
«Вилданов» хуҗалыгында терлекләргә азык җитәрлек булыр
Сабантуйларына кадәр, чәчүлекләрне карап йөргәндә, Калмия авылындагы «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы кырларындагы үләннәрнең торышын уңай бәяләгәннәр иде. Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышып кайттык.