Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Машина йөртүчеләрдән башка чәчү дә бармый, игенне урып һәм җыеп та булмый

Бүгенге тормышны автомобильләрсез күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше. Автомобильчеләр һәр елны октябрьнең соңгы якшәмбесендә үз бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәләр. Авыл хуҗалыгы тармагында да машина йөртүчеләрнең өлеше гаять зур. Чәчү, урып-җыю кебек эре кампанияләрдә аларның хезмәте бәяләп бетергесез.

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең «КАМАЗ» йөртүчеләрен без шундый эшләрнең берсендә - урып-җыю вакытында фотога төшереп алган идек. «Икмәкне амбарларга ташып торучы шушы егетләребез булмаса, уракны башкарып чыгу мөмкин түгел», - дигән иде ул вакытта хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин әлеге хезмәткәрләр турында.

Фотога ул вакытта өч йөртүче - Расих Бариев, Илгиз Сәйфуллин һәм Алмаз Газетдинов туры килгәннәр иде. «Бездә бүген «КАМАЗ», «ГАЗ», «Газель», «ЗИЛ» машиналарында 15тән артык йөртүче эшли. Предприятиенең эшчәнлегендә һәрберсенең өлеше зур. 30-40-50 ел хуҗалыкта эшләүчеләребез бар, хезмәт юлларын шушында башлап, бүген дә безнең белән калучыларыбыз күп, яшьләребез дә сынатмый», - диделәр безгә хуҗалыкның кадрлар бүлегеннән.

Рәсемдәгеләрнең берсе - Расих Бариев - инде лаеклы ялда икән. Гомер буе прицеплы «КАМАЗ»да йөргән. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктагы эш стажы 25 елга якын. Уракта, чәчүдә ел саен катнаша. Быел ул урып-җыюда иң күп икмәк ташучыларның берсе булган, амбарга 21 мең 714 центнер ашлык кайтарган. Бүген Расих Рәис улы фермалар өчен төзелеш материаллары ташый. Равил Аюкин, шулай ук пенсия яшенә якынлашып килүенә дә карамастан, һәрвакыт юлда. Бирегә 15 еллап элек Яр Чаллыдан кайтып урнашкан. Бүген шулай ук төзелештә. Фәндүс Харисов армиядән кайткач ук хуҗалыкка эшкә килеп, «КАМАЗ» руле артына утырган. Басу эшләрендә дә, амбарда да үз эшен белеп башкара, ерак шәһәрләргә орлык ташый. Илгиз Сәйфуллин да (фотода) хезмәт юлын биредә башлаган йөртүче. Быел урак чорында үз «КАМАЗ»ында басудан 20 мең 740 центнер икмәк алып кайткан. Шундый ук куәтле йөк машинасын иярләүчеләрдән Рифкать Сәгыйдуллинның хуҗалыктагы хезмәт стажы 40 елга якын. Башта тракторда эшләгән, соңгы елларда «КАМАЗ» машинасында. Уракта да, чәчүдә дә эшли, малларны ашатырга сенаж-силос та ташый. Фәнил Дәүләтшин, Рифкать Галиев та - алыштыргысыз машина йөртүчеләр. Гаиләләре белән авылда төпләнеп, авыл тормышы белән яшәүчеләр. Фәрхәт Габидуллин турында хуҗалыкта универсал йөртүче, диделәр. Кирәксә, «КАМАЗ»ны иярли, манипуляторда да эшли, урып-җыюда комбайнга утырган. Флүр Габидуллин «ГАЗ-53» машинасында инде 30 ел буе Иске Абдулдан Алабугага сөт ташый икән. Көненә 2шәр, 3әр рейс ясый. Ринат Мөнәвиров та хуҗалыкта иң ышанычлы машина йөртүчеләрнең берсе. Чәчү, урып-җыюлар аның катнашыннан башка узмый, «ЗИЛ» машинасы һәрчак сафта. Алмаз Газетдиновның (фотода) биредәге эш стажы 14 ел. Соңгы өч елы «КАМАЗ» машинасында. Быелгы урып-җыюда башыннан ахырына кадәр эшләгән, 21 мең 328 центнер икмәк ташыган. Бүген ул амбарда ашлык калибровкалауда. Әле бер генә ел стажы булган Айдар Нәбиуллин турында да җитәкчелек яхшы фикердә. Бүген егет төзелешкә карьердан балчык кайтару белән мәшгуль. «Газель» машинасында запчастьлар ташучы Фәнис Мөхәммәдиев, «ГАЗ-53» автомобилендә эшләүче Владимир Золотов, «Газель»дә хуҗалыкның кибетләренә товар ташучы Илшат Хөснетдинов, предприятие кырларыннан җыелган ашлыктан үз пекарняларында пешкән икмәкне күрше-тирә авыл кибетләренә таратучы Ильмир Габидуллин турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә предприятие җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев