Якты юл
  • Рус Тат
  • Терлек азыгы әзерләр чак җитте

    Районда шушы көннәрдә авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләсе – алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Ленар Авзалов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

    Семинарның беренче өлеше «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгының техника паркында башланып китте. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов сүзләренчә, терлек азыгы әзерләү техникасы яхшылап әзерләп куелган – ургыч комбайннар, печән җыйгыч, төягеч, яшел масса ташу өчен техникалар әзерлек рәтендә. Алар барысы да механизаторлар белән тәэмин ителгән. 
    Алга таба семинарда катнашучылар сөт ташлаган сыерлар корпусына үтте. Абзарның кышкы чорга бүгеннән үк әзерлеге билгеләнде – янгын машинасы ярдәме белән абзар юылган, дезинфекцияләнгән, агартылган һәм җилләтелгән. Бүгенге көндә абзар терлек азыгы әзерләү өчен кулланыла. Ферманың буеннан-буена, бәйләм-бәйләм итеп, озын колгаларга яшел үлән эленгән. Биредә терлек өчен бәйләмле печән әзерлиләр.
    – Бер бозауга кышлату чорына тәүлегенә 1 килограмм яфраказык кирәк. Бүгенгә 6,5 тонна яфраказык әзер. Без һәр елны 17 тоннага кадәр яшел масса әзерлибез. 15 майдан башлап кычыткан, әрем, акчәчәк, пижма, ат кузгалагы, кан үләне (чистотел), юкә кебек дару үләннәре җыела башлый. 30 көн дәвамында бу үләннәр күләгәдә киптерелә, – дип сөйләде җитәкче.
    Шулай ук ветеринария белгечләре люцерна, вика, тукранбаш (клевер), козлятник, костер кебек азык культураларының җитешү чорларын атадылар һәм сыйфатлы азык салу технологиясе турында сөйләделәр.
    Алга таба хуҗалык җитәкчесе кунакларны силос-сенаж базына алып керде.
    – Терлек азыгы әзерли башлаганчы базлар калган азыклардан арындырылып, агартылып, дезинфекцияләп куелды. Бу базларга 15 мең тоннадан артык азык сыячак. Беренче кат чабылган люцерна печәнгә, икенчесе сенажга булачак, – диде Ришат Хатыйпов.
    Семинар-киңәшмәнең тагын бер өлеше хуҗалыкның люцерна басуында узды. Бу культурадан тыш, җитәкче көньяктан алып кайтылган кукурузның сигез төрле яңа сорты чәчелгән басулар белән таныштырды. Кайсысы безнең климат өчен яраклы була, шунысын алга таба терлек азыгы әзерләүдә куллану планнары белән уртаклашты ул.
    Шулай ук әлеге семинар кысаларында «Биклән» җитештерү кооперативының да терлек азыгы әзерләү чорына әзерлеге тикшерелде. Хуҗалык җитәкчесе Разил Димөхәммәтов сүзләренчә, кырга 18 техника берәмлеге чыгачак. Азык әзерләүгә шушы көннәрдә тотынырга планлаштыралар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: