7 июнь 2018 яңалыклары
-
Путин бензин бәясе үсүнең сәбәбен әйтте
Россия Президенты “Туры элемтә” барышында ягулыкка бәяләрнең кисәк үсүе турындагы сорауга җавап бирде.
-
Шәфкатьлелек бизи кешене
Россия Президенты Указы нигезендә 2018 ел Россиядә волонтёрлар елы итеп игълан ителгән иде. Волонтерлар эшендә төп юнәлеш – кешегә ярдәм итү, игелек кылу.
-
Татарстанда төнлә температура минуска кадәр төшәргә мөмкин
Бүген исә яңгыр көтелә.
-
Сигез һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә аена 70 мең сум түләргә тәкъдим итәләр
Сәясәтче Юрий Крупнов сигез балалы гаиләләрне коммуналь түләүләрдән азат итү һәм машиналар белән тәэмин итү фикерен әйтте.
-
Терлек азыгы әзерләр чак җитте
Районда шушы көннәрдә авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләсе – алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Ленар Авзалов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
-
Сабан туенда «Якты юл» үз мәйданчыгын ача
Район Сабан туенда үз укучыларыбызны көтәбез. Яланның түр як өлешендә, балалар һәм «Күңел» радиосы мәйданчыклары янында «Якты юл» газетасы да урын алачак.
-
Сабан туена Фирдүс Тямаев килә
Татар халкының милли җәүһәре булган Сабан туена да 10 көнләп кенә вакыт калып бара. Район бәйрәме, һәр елдагыча, Кызыл Байрак авылы яланында узачак. Биредә инде яз айларыннан ук өмәләр оештырылды, мәйдан зурайтылды, яңа төп сәхнә, шулай ук биюләр, спорт уеннары өчен уртада аерым сәхнә, мөхтәрәм кунаклар өчен трибуна төзелә. Яланга илтүче юллар төзекләндерелде. Сабан туе көнне кайда нинди зоналар урнашачагы тәгаенләнде.
-
Татарстанның һәр икенче татар авылында Сабан туе үткәрелми
"Инвесторы булган, фермеры булган, беркадәр көче булган кайбер районнар 14 авылга бер Сабан туе оештыралар", - ди Фәнзилә Җәүһәрова.
-
Табигать- безнең туган йортыбыз
Табигать – безнең туган йортыбыз. Кояш, су, үсемлекләр,хайваннар – болар барысы да байлык. Кеше иген,яшелчә,җиләк – җимеш үстерә, кош – корт, терлек үрчетә. Елга – күлләрдән балык тота, урманнардан җиләк – җимеш, гөмбә җыя, агачын файдалана. Табигатебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болыннарга, саф чиста сулы чишмәләргә бай. Табигать безне яшәтүче дә, терелтүче дә , дөньяны танып белергә өйрәтүче дә. Без һәр ел фасылына сокланып, матурлыгын – байлыгын кадерләп яшәргә тиешбез. Туган йортыбызга карата мәрхәмәтле булыйк,дусларым!
-
Бабайлар әйткән : “Миләш күп чәчәккә төренеп утырса, уңыш уңар ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ