Юл хәрәкәте иминлеге рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ашыгу аркасында өч кеше җәрәхәтләр алган
Яр Чаллы – Круглое Поле автоюлының өченче километрында «Приора» машинасын йөртүче 41 яшьлек хатын-кыз тизлеген арттыра һәм, идарәне югалтып, каршыга килүче «ТОЙОТА»га бәрелә.
-
Штрафны вакытында түләвең хәерле
Хәзерге көндә Тукай районы территориясендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән 335 кеше исәпләнә. Бүген штраф суммалары кечкенә түгел, шул ук вакытта аларны бар кеше дә «бәхет хаты» алган көнне үк түли дә алмый. КоАПта билгеләнгәнчә, штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Шуңа өстәп, карардан риза булмаучылар өчен 10 көн кабат карау срогы бирелә.
-
14 майдан 3 июньгә кадәр «Игътибар – балалар!» чарасы игълан ителә
Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын кисәтү максатында укучыларның җәйге каникуллары алдыннан – 14 майдан 3 июньгә кадәр «Игътибар – балалар!» чарасы игълан ителә.
-
Исерек килеш руль артына утырганнар
Атна барышында район территориясендә 320 машина йөртүченең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве билгеле булган.
-
Чираттагы рейд – Сарман трассасында
7 майда, дүшәмбе көнне, район ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» дип аталган чираттагы рейдка чыгачаклар. Чара Яр Чаллы - Сарман трассасының җиденче километрында үтәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын тагуына аерата игътибар итәчәк. Шулай ук җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләре күз уңында булачак.
-
Чираттагы «Тоннель» – Сарман трассасында
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» дип аталган махсус рейдларны дәвам итә. Аның чираттагысы 9 апрельдә, дүшәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрында - Картон-кәгазь комбинаты борылышы янында үтәчәк. Инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең барлык төрләрен тикшерәчәк, эчкән килеш рульгә утырган йөртүчеләрне ачыклауга аерата игътибар...
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч» җиңүчеләре велосипедлы булды
28 мартта Мәләкәс авылы мәктәбендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйге быел юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 45 ел тулуга багышлап үткәрелде. Чара районда һәр елны мәгариф идарәсе һәм ЮХИДИ бүлеге белән берлектә уздырыла.
-
Җәяү йөрсәгез, яктылык кайтаргыч фликерлар турында онытмагыз
Көннәр җылытуга бара, шуның белән бергә транспорт чараларының хәрәкәт итү тизлеге дә артачак, кар эрегәч, юлдагы җәяүлеләрне күрү дә кыенлашачак. Машина йөртүчеләрнең җәяүлене вакытында күрә алмавы күп һәлакәтләрнең сәбәпчесе булып тора да. Мондый аварияләр гадәттә тәүлекнең караңгы вакытында теркәлә. Тизлек 50 километр/сәгать булганда да җәяүле нибары 20-30 метрдан гына шәйләнә....
-
Җәяүлеләр кичүе якты булырга тиеш
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясендә төп игътибар юлларның торышына, физик затларны ЮХИДИ хәбәрләрен электрон юл белән алуга тартуга һәм балаларның сәламәтлеген һәм гомерен саклауга юнәлтелде. Киләсе утырыш исә апрель аена планлаштырыла. Анда җәяүлеләр кичүләре кую, аларның яктыртылган булуы турында сөйләшәчәкләр, аерата мәгариф объектлары янында бу кагыйдәләрнең төгәл...
-
Пассажир баланың гомеренә куркыныч янамыймы?
Язгы каникулларда балаларның юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 26 март көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан махсус профилактик чара уздырылды. Рейд вакытында балаларны пассажир буларак йөртү кагыйдәләрен үтәүгә аерата игътибар бирелде. Искә төшерәбез, 12 яшькә кадәрге балалар автомобиль салонында махсус утыргычларда алып барылырга тиеш. Рейд вакытында инспекторлар бу кагыйдәне үтәмәүнең ике...
-
Һәлакәттә 42 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде
Кичә Яр Чаллы - Зәй трассасының беренче километрында «Лада Гранта» автомобиле белән «Вольво» йөк машинасы бәрелеште. Җиңел машинаның йөртүчесе, 42 яшьлек хатын-кыз, юлның бозлавык булуына да карамастан, тизлеген тиешледән арттыра һәм каршы юнәлештәге полосага чыга. Нәтиҗәдә ул идарә итүне югалта һәм йөк машинасына бәрелә. Түбән Кама шәһәрендә яшәгән әлеге хатын-кыз...
-
Сарман юлындагы һәлакәттә алты кеше зыян күрде
16 март көнне кичке сәгать 8дә «Тойота Камри» автомобиле белән идарә итүче 29 яшьлек ир-ат, каршы юнәлештәге полосага чыгып, шулай ук рульдә 29 яшьлек ир-ат булган «Киа Спектра» машинасы белән бәрелешә. Беренче автомобильнең тизлеге дә югары була. Нәтиҗәдә ике йөртүче, «Киа Спектра» машинасындагы 34 һәм 35 яшьлек хатын-кызлар, 36 яшьлек...
-
Тизлек арттыру бер гаепсез кешенең үлеменә китерде
18 март көнне көндез Яр Чаллы - Борды юлында булган һәлакәттә бер кешенең гомере өзелде. Фаҗига әлеге участокның 2нче километрында була. «Мазда» автомобилендә шәһәргә таба хәрәкәт итүче 23 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм, каршы як полосага чыгып, «ВАЗ-21124» машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, икенче автомобильнең йөртүчесе - 57 яшьлек ир-ат каты...
-
«Тоннель» исерекләрне ачыклый
Дүшәмбе, 12 мартта, район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм юл-пост хезмәтенең аерым батальоны 2нче ротасы белән берлектә чираттагы «Тоннель» рейдына чыгачаклар. Чара иртәнге сәгать 6.30дан 9га кадәр вакыт аралыгында Яр Чаллы - Водозабор юлының икенче километрында үтәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыручыларны ачыклауга аеруча зур игътибар бирәчәк....
-
Наркология диспансерына алып барырга туры килгән
Дүшәмбе көнне район ЮХИДИ инспекторлары суд приставлары белән берлектә Яр Чаллы - Водозабор юлының Әҗмәкәй борылышында 391-р номерлы приказ нигезендә махсус рейдта булдылар. Аның барышында руль артына исерек килеш утырган ике йөртүче - берсе тукайлы, икенчесе Яр Чаллыда яшәүче тоткарланды. Шулай ук хокук сакчылары хуҗасы штрафларын вакытында түләмәгән өчен арестта...