Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Волейбол буенча район чемпионаты үтте
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт залында волейбол буенча район чемпионаты үтте. Анда Түбән Суыксу, Мәләкәс, Теләнче Тамак авыл җирлекләреннән, «Татарстан» совхозы поселогыннан булган, шулай ук район үзәк дәваханәсе һәм башкарма комитетта эшләүче хезмәткәрләр командалары көч сынашты. Барысы бергә катнашучылар 10 уен уйнадылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Теләнче Тамак авылы хатын-кызлары...
-
Ату спорты буенча район чемпионаты үтте
Яңа поселогының спорт залында ату спорты буенча район чемпионаты һәм шәхси-командалы беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда авыл җирлекләре һәм мәктәпләрнең җыелма командалары көч сынашты. Барысы бергә ярышларда 90нан артык тукайлы катнашты. Мәктәп укучылары арасында призлы урыннарда Нина Касакина (Борды), Диана Чернова (Борды), Гөлназ Мәүләвиева (Иске Абдул), ә малайлар арасында Илгиз Сәетгәрәев...
-
Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
Анда 16 яшькә кадәр булган 160тан артык спортчы катнашты. Безнең район данын яклап чыккан Радик Сәрвәров (Бәтке) һәм Илья Воронов (Шилнәбаш) үз үлчәү категорияләрендә III урынга лаек дип табылдылар. Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.
-
Яр Чаллыда узган хоккей ярышларында беренчелекне Мәләкәс командасы алды
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәрендә ир-атлар командалары арасында да хоккей уеннары булып узды. Ярышларда барысы бергә Биклән, Иске Абдул, Түбән Суыксу, Новотроицкое, Калмаш, Мәләкәс авылларыннан һәм Яңа поселогыннан килгән 7 команда катнашты. Хоккей киеренке рәвештә барды. Нәтиҗәдә беренчелекне Мәләкәс авылы командасы алды. Икенче һәм өченче урыннар Түбән Суыксу...
-
Алабуга шәһәрендә Тукай районы көрәшчеләре бер дә сынатмады
Алабуга шәһәрендә көрәш ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы 498 яшүсмер, шул исәптән 70 команда көч сынашты. Тукай районы командасы составында Шилнәбаш, Бәтке, Биклән авыллары, «Татарстан» совхозы поселогы көрәшчеләре катнашты. 75 кг авырлыктагы спортчылар белән ярышып, Комсомолец поселогыннан Данил Миңнеханов (тренеры Т. Хәмәдиев) II урын...
-
Полиатлон буенча район беренчелеге узды
Яңа поселогында интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булып калган якташларыбыз истәлегенә багышланган полиатлон буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда 13 район мәктәбе арасыннан барысы бергә 70тән артык кеше катнашты. Егетләр 2 км дистанцияне чаңгыда узды, тартылды, пневматик винтовкадан атты, ә кызлар 2 км дистанцияне чаңгыда үтте, пневматик винтовкадан атты, гәүдәне күтәрүдә көч...
-
Сосновый Борда хоккей буенча дусларча уеннар үтте
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында районның яшүсмерләр клубы хоккей буенча дусларча уеннар үткәрде. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышлап, «Тукайагрохимсервис» оешмасы директоры Р.М. Шәфигуллин призларына оештырылды. Ярышларда Яңа поселогы, Иске Абдул һәм Кнәз авыллары мәктәпләрендә укучылар катнашты. Нәтиҗәдә беренче лаеклы урынны Яңа поселогы хоккейчылары алды. Кнәз белән Иске Абдул авыллары...
-
Районда чаңгылы туризм буенча кышкы ярышлар үтте
Яңа поселогында район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр бүлеге чаңгылы туризм буенча районның беренче кышкы ярышларын оештырды. Катнашучылар төрле яшь категорияләренә бүленеп көч сынашты. Абсолют җиңүче булып «Туризм» исеме астында мәктәптән тыш эшләр бүлеге хезмәткәрләре (тренерлары В. Белов) калды.
-
«Алтын алка» турнирында Түбән Суыксу командасы җиңде
Бәтке авылында район беренчелегенә «Алтын алка» дип исемләнгән хоккей ярышлары узды. Анда 2004 һәм аннан да яшьрәк булган малайлар көч сынашты. Ярышларга Яңа, Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселокларыннан, Мәләкәс, Түбән Суыксу, Бәтке, Иске Абдул авылларыннан хоккей сөючеләр җыелды. Нәтиҗәдә киеренке ярышлардан соң призлы урыннарда Түбән Суыксу, Бәтке һәм Кнәз мәктәпләре...
-
Районда ГТО фестивале үтте
Районда Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестивале муниципаль этабы үтте. Фестивальдә төрле яшь категориясендә булган 140тан артык кеше катнашты, алар арасында мәгариф учреждениеләре, пенсионерлар, Тукай район үзәк дәваханәсе һ.б. район оешмалары хезмәткәрләре бар иде. Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт залында үткән беренче көн ярышларда катнашучылар түбәндәге...
-
Бадминтон ярышлары буенча Гриша Цыганков II урын алды
Үткән ялларда Актанышта бадминтон ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу туры үтте. Анда Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Тукай районнары, Яр Чаллы шәһәреннән 11дән алып 19 яшькә кадәр булган 100 яшүсмер катнашты. Безнең район данын Данил Әлмөхәммәтов, Дарья Беляева, Снежана Жданова, Ксения Жданова, Камилла Гатүпова, Олеся Скотникова, Гриша Цыганков, Ислам...
-
Чаңгы ярышлары уза
10 февраль көнне Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында «Татарстан чаңгы юлы - 2018» спорт ярышлары үткәрелә. Чаңгы ярышларында район мәктәпләре, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешма командалары, шулай ук спорт ветераннары катнаша ала. Командаларны теркәү сәгать 9да, ярышлар 10да башлана. Призлы урыннар алган спортчылар медальләр һәм грамоталар белән...
-
Лениногорскида үткән чаңгы ярышларында катнаштылар
27-28 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәренең «Юность» спорт комплексы базасында чаңгы ярышлары буенча II спартакиаданың республикакүләм этабы үтте. Анда мәгариф өлкәсенең мәктәптән тыш эшләү бүлекләрендә һәм ТР физкультура-спорт юнәлеше бердәмлекләрендә шөгыльләнүче укучылар көч сынашты. Безнең район данын мәктәптән тыш эшләү бүлеге яклап чыкты, шул исәптән 8 катнашучы һәм 1 өстәмә белем...
-
Районда чаңгы ярышлары оешкан төстә узды
20 гыйнвар көнне Яңа поселогында чаңгы шуу ярышлары буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Ул, елдагыча, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышлап уздырылды. Ярышларда район мәктәпләреннән - 21, авыл җирлекләреннән - 6 команда, барысы бергә 189 спортчы көч сынашты.
-
Чаңгы шуу буенча район беренчелеге һәм чемпионаты уза
20 гыйнварда Яңа поселогында чаңгы шуу ярышлары буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелә. Ул, елдагыча, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышлап уздырыла. Чарада төрле яшь категориясендә булган 70тән артык кеше катнашыр дип көтелә.