Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бадминтончы егет-кызлар көчләрен сыный
Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 14 яшүсмер шушы көннәрдә тренер-укытучылары Валерий Фәйзуллин җитәкчелегендә бадминтон ярышларына бардылар. Республика беренчелегенең сайлап алу зона этабы Түбән Кама шәһәрендә узды.
-
«Кама-Бекон» хезмәткәрләре спортта көчләрен сынады
«Кама-Бекон» җәмгыяте хезмәткәрләре узган атнада Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында физик яктан көчләрен сынады. Биредә әлеге предприятиенең оешу көне уңаеннан спартакиада үткәрелде.
-
Медицина хезмәткәрләренең зона спартакиадасы узды
Тукай районы үз җирлегендә сәламәтлек саклау сагында торучыларның зональ спартакиадасын уздырды. «Сәламәтлек-2018» дип аталган медицина хезмәткәрләре спартакиадасы һәр елны зоналарга бүлеп үткәрелә, аннан соң җиңүче районнар республикакүләм спартакиадада көч сынаша. Тукай районы үзәк дәваханәсе быел күрше-тирә районнарны Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында кабул итте. Бирегә Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Теләче һәм Тукай районнарыннан барлыгы 160 спортчы җыелды.
-
Кадетлар көрәште
17 майда Яр Чаллының «Гренада» паркында беренче мәртәбә «Кадетлар көрәше» дип аталган республикаара патриотик хәрби-спорт чарасы үтте. Анда Татарстанның һәм Удмуртиянең махсуслашкан мәктәпләре укучылары көч сынашты.
-
Футболны Казан-аренада гына түгел, Бикләндә да уйныйлар
Билгеле булганча, бу елны футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә узачак. Чемпионат 14 июньнән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Башкалабыз Казанда турнирның алты матчы узачак: Казан-Арена стадионында Франция – Австралия, Испания – Иран, Польша – Колумбия һәм Германия – Корея төркемнәре арасында матчлар була. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бер матчы һәм бер чирек финал матчы уза. Дөнья чемпионаты уеннарына әзерлек кысаларында, районда да спортның бу төренә махсус игътибар бирелә. Мисал өчен, шимбә көнне ике зонада – Биклән авылында һәм Новотроицкое поселогында 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында футбол турниры узды. Финалга чыгар өчен үзара 12 команда көч сынашты.
-
Җиңел атлетика буенча көч сынаштылар
Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үтте. Анда 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар, кызлар катнашты. Барысы бергә ярышларда 100дән артык спортчы, шул исәптән районның 16 мәктәбеннән укучылар җыелган иде. Нәтиҗәдә командалар арасында Бәтке мәктәбе спортчыларына тиңнәр...
-
Көрәш турниры үтә
26 апрель көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт залында «Феникс» оешмасы призларына көрәш ярышлары буенча IV традицион турнир оештырыла. Анда Тукай районыннан кала, күрше районнардан, шәһәрләрдән килгән 2004 һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнаша. Спортчыларны теркәү сәгать 8дә, ярышлар сәгать 10да башлана. Ярышларның төп хөкемдары - көрәш буенча ТР...
-
Тукай районы көрәшчесе Илназ Рамазанов Тамбов шәһәрендә узган Россия беренчелегенннән көмеш алып кайтты
20-21 апрель көннәрендә Тамбов шәһәрендә Россия беренчелегенә билбау көрәше ярышы узды. Тукай районы егете, бик зур өметләр баглаган көрәшчебез Илназ Рамазанов ярышларда Татарстан җыелма командасы составында Тукай районы данын яклады. Һәм көмеш медаль белән бүләкләнде. Илназ хәзерге вакытта өендә - Биклән авылында. Тренеры Марат Мөхәммәдиев белән көрәш тренировкаларын дәвам итәчәк....
-
Муниципаль хезмәткәрләр спортта көч сынашты
Иртәгә муниципаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан узган атнада Сосновый Бор поселогы спорт комплексында муниципаль хезмәткәрләрнең II район спартакиадасы узды. Район хакимияте бинасында, авыл җирлекләре башкарма комитетларында эшләүчеләр, көндәлек хезмәт киемен спорт костюмына алыштырып, җитезлектә, тизлектә һәм осталыкта көч сынашты. Ярышларны Тукай муниципаль районы аппарат җитәкчесе Әсхәдә...
-
Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы җиңүчеләре
Гер спорты I урын Эдуард Гәрәев (Күзкәй авыл җирлеге башлыгы) II урын Илнур Гәрәев (район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы) III урын Зиннур Сәгыйтов (Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы) Турникта күтәрелү I урын Дмитрий Долгов (гомуми бүлек башлыгы урынбасары) II урын Эдуард Гәрәев (Күзкәй авыл җирлеге башлыгы) III урын...
-
Бадминтон буенча көч сынаштылар
Алабуга шәһәрендә бадминтон буенча ТР муниципаль оешмаларының кубогына шәхси беренчелек ярышларының 2нче этабы үтте. Анда, районыбыз данын яклап, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 16 спортчы көч сынашты. Нәтиҗәдә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында Снежана Жданова II урынга лаек булды. 2004 һәм аннан да яшьрәк булганнар арасында Мария Захарова, Әлмирә Нуриева,...
-
Кул көрәше буенча ТР ярышларында район спортчылары II урын алды
Күптән түгел Арча шәһәрендә кул көрәше буенча авыл җирлекләре командалары арасында ТР чемпионаты үтте. Ул «Сәламәтлек» дип исемләнгән XV авыллар спартакиадасы программасы кысаларында оештырылды. Ярышларда барысы бергә бөтен республикадан килгән 13 команда катнашты.
-
Кнәз авылы яшьләре теннис уйнады
Шушы көннәрдә Кнәз авылының мәдәният йортында авыл җирлеге яшьләре арасында өстәл теннисы буенча спорт ярышлары үтте. Анда Рияз Хаҗиев, Илназ Гайнетдинов, Ренат Багаутдинов, Даниил Бесценный, Алексей Смаев, Станислав Веретенников, Алексей Понамарев, Николай Аксанов катнаштылар. Уен барышында спортчы егетләр үзләренең бар осталыкларын, кыюлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә беренче лаеклы урынга Илназ Гайнетдинов...
-
Биатлон буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узды
17 март көнне Яр Чаллы шәһәренең мәйдан территориясендә Советлар Союзы герое Кәлимулла Якуп улы Якупов истәлегенә биатлон буенча Тукай районы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда авыл җирлекләре мәктәпләреннән тугыз команда - барлыгы 36 спортчы катнашты.
-
Кнәз авылында шашка уеннары буенча чемпионат оештырылды
Кнәз авылының мәдәният йортында Тукай районы яшьләре арасында шашка уеннары буенча чемпионат оештырылды. Ярышлар бик киеренке барды. Нәтиҗәдә призлы урыннарны Иске Абдул авылыннан Раил Минһаҗев, Илсаф Мәүләвиев һәм «Татарстан» совхозы поселогыннан булган Рафаэль Биктаһиров алдылар. Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм бүләк сертификатларын район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур...