Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Илназ Рамазанов – Дөнья беренчелеге җиңүчесе
Казан шәhәрендә Дөнья беренчелеге җиңүчеләрен бүләкләделәр.
-
Бар гаилә белән – стартка!
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Бар гаилә белән – стартка!» дип аталган спорт ярышлары үтте. Анда 18 гаилә көч сынашты. Гаиләләрнең һәрберсе командасына исем бирде, девизын, эмблемасын, үз җырын тәкъдим итте.
-
Хоккей – кыюлар уены
Яңа ел каникуллары авыл халкы өчен спорт чараларына бай булды. Районның барлык авыл җирлекләрендә шугалаклар эшләде, чаңгы ярышлары узды.
-
Безнең яшьләр булдыра!
6-9 декабрь көннәрендә республиканың Биектау районында бил көрәше буенча дөнья беренчелеге узды. Биредә 2001-2003 елда туган егетләр һәм кызлар көч сынашты. Райондашыбыз Илназ Рамазанов үз авырлык категориясендә беренче урынны яулады.
-
Чаңгы юллары безне көтә
8 декабрь көнне Новый поселогында чаңгы сезонын ачуга багышланган спорт бәйрәме узды. Бу көнне 200 дән артык кеше 3 км араны чаңгыда узышты.
-
Чаңгы сезоны ачыла
8 декабрь көнне Новый поселогында чаңгы сезонын ачуга багышланган спорт бәйрәме узачак. Бу көнне чаңгы юлына мәктәп укучылары, район халкы, ветераннар, гомүмән, чаңгы узышларын яратучылар чыгар дип көтелә.
-
Районда инвалидлар спартакиадасы узды
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт һәм сәламәтләндерү комплексында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз спартакиадада катнашты. Биредә 20 авыл җирлегеннән 90нан артык кеше көч сынашты. Ярышлар алты спорт төре буенча оештырылды: мылтыктан ату, дартс, теннис, армспорт, шашка, һәм бочча.
-
Бадминтон буенча турнир
Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә бадминтон буенча Россия турниры узды.
-
Районда беренче тапкыр көрәш буенча укыту-тренировка җыеннары оештырылды
Шушы көннәрдә «Балкыш» лагере базасында көрәш буенча укыту-тренировка җыеннары узды. Әйтергә кирәк, әлеге спорт төре буенча мондый җыеннар районда беренче тапкыр уздырыла. Чарада районның төрле авыл җирлекләреннән көрәш спортына сәләтле булган 13-15 яшьлек 21 егет катнашты. Алар жиде көн дәвамында тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә милли көрәшнең асылына төшенделәр, физик яктан үсеш алып, гыйнвар аенда үтәчәк республика беренчелегенә әзерләнделәр.
-
«Акчарлак» бассейны буш тормый: 70 яшьлекләр дә, бер яшьлекләр дә су коена
Билгеле булганча, ике ай ярым элек районда «Акчарлак» дип исемләнгән өр-яңа бассейн ачылды. Әлеге вакыт дәверендә «Круглое Поле поселогы йөзү үзәгенә әйләнер» дип баглаган өметләр тормышка ашканмы? Бу турыда без бассейн директоры Ришат Мөбарәкҗанов белән сөйләштек.
-
Оста йөзүчеләр билгеләнде
Круглое Поле поселогында урнашкан «Акчарлак» бассейны базасында мәктәп укучылары арасында район беренчелеге узды. Биредә 16 мәктәптән барлыгы 70 укучы катнашты.
-
Бадминтон буенча көчләрен сынадылар
Шушы көннәрдә Бадминтон үзәгендә «Бадминтон буенча Татарстанның өметләре» дип исемләнгән бәйгенең өченче туры узды. Әлеге турнирда 25 районнан барлыгы 260 спортчы катнашты. Турнирның зона этаплары Алексеевск, Саба, Түбән Кама, Кама Тамагы, Әлмәт районнарында һәм Казан шәһәрендә узды.
-
Бадминтон буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үтә
13 октябрьдә, шимбә көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында яшьләр һәм үсмерләр арасында бадминтон буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узачак.
-
Район медицина хезмәткәрләре республика спартакиадасында җиңү яулады
Күптән түгел Казанда «Сәламәтлек-2018» спартакиадасы узды. Биредә республиканың Лаеш, Кукмара, Чүпрәле, Актаныш, Аксубай һәм безнең районның медицина хезмәткәрләре көч сынашты. Районның үзәк дәваханәсе табиблары спартакиадада өченче урын алды. Аларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дипломнары һәм 60 мең сумлык сертификат тапшырылды.
-
Район спортчылары Түбән Камада ГТО нормативларын тапшырдылар
22-23 сентябрьдә Түбән Кама шәһәренең «Чайка» балалар-сәламәтләндерү лагеренда ГТО нормативларын тапшыру буенча фестиваль үтте.