Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Россиянең югары уку йортларында бюджет урыннары 16% ка артачак
Быел РФ фән һәм мәгариф Министрлыгы югары уку йортларындагы бюджет урыннарын 16 процентка арттырачак - 2014 елдагы 484,9 мең кеше урынына 576 мең кеше түләүсез укы й алачак. Чөнки, "Известия" хәбәр итүенчә, быел абитуриентлар саны артуы көтелә. - Нәкъ менә 2015 елның язында югары уку йортларын белгеч дәрәҗәсендәге иң күп...
-
ТР мәгариф министры Тукай районы педагогларына җитди таләпләр куя.
Балалар саны сиксәннән ким мәктәпләрнең язмышы аерым каралачак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясеннән соң матбугат чараларында таралган хәбәр - балалар саны сиксәннән ким булган мәктәпләрдә кыскартулар булу ихтималы күңелләргә шом салды. Мәктәбе бетсә - авылы бетә, бу һәммәбезгә мәгълүм. Шуңа күрә әлеге хәлне ачыклау өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары...
-
Тукай районы укытучылары ТР мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасында җиңү яулады
Бүген 21 февраль конне Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының финалы узды. Бу чараны ТР мәгариф һәм фән Министрылыгы оештыра. Республикабызның 49 районыннан килгән мең ярымнан артык Спартакиада катнашучысы төрле юнәлешләрдә көч сынашты: чаңгыда шуу, тимераякта шуу (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, канат тарту һ. б. Тукай районы данын 5...
-
Тукай районындагы "Өстәмә белем бирү педагогы" конкурсында Шилнәбаштан Ольга Хлопунова җиңде
Новотроицкое урта мәктәбе базасында «Өстәмә белем бирү педагогы» һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды. Район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Сания Сәйдәшева әйтүенчә, әлеге бәйге районыбызда беренче тапкыр гына үткәрелә һәм алга таба күркәм традициягә әйләнеп китәчәгенә бернинди дә шик юк.
-
Тукай районында яшәүчеләрне Туган телләр көне белән котлыйбыз!
Телләр, кайсы гына милләтнеке булмасын, безнең мәдәни, рухи һәм әдәби мирасыбызны саклау, үстерү, милләтләр арасында татулык, бер-береңә хөрмәт саклау чарасы ул. Туган тел - бөтен нечкәлекләре, эчке тойгылары белән кешенең хисләрен, дөньяга карашын белдерү, милләтеңнең узганын өйрәнү, буыннар чылбырын саклау чарасы да. Туган телең сине дөньяга килгән көнеңнән алып гомерең...
-
Тукай районының "Шәфкать" үзәгендә сәламәтлек сәгате үткәрелде.
18 февраль көнне Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге эш кысаларында сәламәтлек сәгате үткәрелде. Аны оештыручы - социаль педагог Оксана Абрамова. "Сәламәт буласың килсә, спорт белән дуслаш!" дип аталган бу чарада төрле гаиләләрдән 19 бала катнашты. Оештыручылар төп бурыч итеп яшүсмерләрнең физик сәламәтлеген саклау, ныгытуны сайлаган....
-
РФ фән һәм мәгариф министрлыгы институтларда уку өчен бәяне арттыру буенча “кайнар элемтә “ ача
Россиянең фән һәм мәгариф Министрлыгы электрон почта форматында югары уку йортларында уку өчен бәяләрне нигезсез күтәрү турында махсус "кайнар элемтә" ача. Министрлыкның сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге хезмәт фән һәм мәгариф өлкәсендә финанс-бюджет күзәтчелеге Үзәге базасында оештырыла. Шикле ситуацияләр турында электрон почтага (line@stat-mon.ru) хәбәр юлларга ккирәк. Хәбәр эчендә бу хәлне раслаучы...
-
Тукай районы Сосновый Бор поселогында “Аҗаган” уены үтте
Бүген Сосновый Бор поселогында 8-10 сыйныф укучылары арасында "Аҗаган 2015" хәрби-спорт уены үтте.Анда алты команда катнашты. Быел әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Уен программасында тарихи, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча, хәрби-патриотик җырлар бәйгеләре, физик күнегүләр, Калашников автоматын сүтү-җыю, пневматик винтовкадан ату, һ.б. бар. Бу этапта Кнәз авылының мәктәп командасы...
-
Тукай районы Мусзавод авылыннан Әдилә Вильданова татар телен иң яхшы белүче укучы!
8-10 февраль көннәрендә Казанда татар теле буенча республикакүләм олимпиада үтте. Анда Татарстанның барлык шәһәр-авылларыннан 200 якын 7-11 сыйныф укучылары катнашты. Тукай районы данын Мусзавод мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Әдилә Вильданова яклады, һәм сынатмады. Мөкин булган 100 баллның 96,5 җыеп, ул җиңүче исеменә лаек булды. Өч сәгать дәвамында балалар 25 тест...
-
Тукай районының мәктәп укучылары экскурсияләргә йөри
"Җитештерү өлкәсендә туризм " проекты кысаларында Тукай районы мәктәпләре төрле оешмаларга экскурсияләр оештыра. Бу чараның максаты -төрле һөнәр ияләренең эше турында укучыларның күзаллавын формалаштыру һәм аларга һөнәр сайлайрга ярдәм итү. Бүген Күзкәй авылы мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары"Ярыш " җитештерү берләшмәсенең машина-трактор паркына һәм эре-мөгезле терлекләр асрала торган фермага экскурсиягә...
-
Күзкәй авылына язучылар десанты «төште»
Күптән инде мондый җылы рухлы, күңелләрне кузгата, рәхәтләнеп сөйләшә торган очрашу булганы юк иде. Халык белән очрашуга Чаллы Язучылар берлеге рәисе, ике дистәдән артык китап чыгарган танылган язучы, галим, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия иясе Факил Сафин (Факил Әмәк, аның «Гөлҗиһан»повесте безнең газетада чыгып килә) җитәкчелегендә бер төркем язучылар килде....
-
Тукай районы Боерган авылынан Райнур Шамилов технология буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашты
Казанда технология буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. Анда 7 нчедән алып 11 сыйныфка кадәр 200 дән артык укучы катнашты. Тукай районының данын Боерган мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Райнур Шамилов яклады. Бу чараның бурычы - сәләтле укучыларның теоретик һәм практик белемнәрен, иҗади проектларын бәяләү. Теоретик биремнәрне үтәүгә бер...
-
Мәктәпләр өчен әзерләнгән беренче электрон дәреслекләр Россия мәгариф академиясе һәм Россия китап берләшмәсе экспертизасын уза
Экспертизага "Просвещение" нәшриятының 415 электрон дәреслеге тапшырылган "Просвещение" нәшрияты алдына тиз арада 400 төрле электрон дәреслек формалары әзерләү, аларны тикшерү һәм табылган кимчелекләрне бетерү бурычы куелган иде. Электрон дәреслек аңлаешлы һәм файдаланылышта гади булсын өчен барысы да эшләнгән. Мисалга, нәшрият чыгарган электрон дәреслекеләрнең җиңеләйтелгән (база) версиясе өч төп платформада (Android,...
-
Балалар бакчасына түләү буенча "кайнар линия" эшли
Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә "кайнар линия" телефоннары булдырды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия"се телефоны: (843) 294-95-08, эш көннәрендә 9:00...
-
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИ сорауларына бәйле "кайнар линия" ача
Сорауларны БДИ порталы форумында һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге битләрендә бирергә мөмкин 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлеккә бәйле рәвештә, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт махсус "кайнар линия" ача, дип хәбәр ителә ведомствоның сайтында. БДИда катнашучылар, аларны ата-аналары, шулай ук укытучылар "кайнар линия" телефоннары буенча федераль хезмәт...