Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тукай районы мәктәпләрендә БДИга әзерлек бара
Район мәктәпләрендә тулы куәткә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек бара. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел IX сыйныфны - 255, XI чыгарылыш сыйныфын 95 укучы тәмамлаячак. Укучылар рус теле белән математикадан тыш, бердәм дәүләт имтиханнарын (сайлап алу) физикадан (28 укучы), химиядән (6), информатикадан (3), биологиядән (18), тарихтан (7), географиядән (3),...
-
Мәктәп укучыларының билгеләре sms-белдерү белән җибәрелми башлый
«intertat.ru» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 30 марттан алып Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәктәп укучыларының билгеләре буенча sms-белдерүләр җибәрүне туктата. Бу - элемтә операторлары тарифларының кыйммәтләнүе белән бәйле. Альтернатив вариант буларак ата-аналрга push-белдерүләргә язылу сервисы тәкъдим ителә. Исегезгә төшерәбез, sms-белдерүләр Татарстан Республикасы бюджеты ярдәмендә эшләнелде, ә ата-аналар өчен алар...
-
Бүген “Мәгариф”проекты кысаларында Тукай районының иң яхшы укытучылары үз эшчәнлеге белән таныштыра
Бүген, 27 март көнне Тукай муниципаль районының хакимият бинасында "Мәгариф"милли проекты кысаларында ТР иң яхшы укытучыларын сайлау бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр өчен Җәмәгатьчелек тыңлаулары уза. Җәмәгатьчелек тыңлауларының максаты - бәйгедә катнашучыларның үз эшчәнлегендә ирешкән уңышлары белән җәмгыятьне, башка педагогларны таныштыру. Конкурсны үткәрү кагыйдәләре буенча, бәйге нигезендә иң яхшы укытучыларны акчалата...
-
Тукай районы мәктәпләренең укытучылары булачак укучылар белән очраша
1 апрельдән Тукай районындагы мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укытучылары балалар бакчаларында мәктәпкә әзерлек буенча эш башлаячак. Кыска дәресләр рәвешендәге мондый очрашулар булачак беренче сыйныф укучылары педагогка, уку процессына ияләшсен өчен үткәреләчәк. Район буенча балалар бакчасы саны - 25. Анда 259 малай һәм кыз чыгарылышка әзерләнә.
-
Тукай районындагы физика укытучысы кояш тотылуны фотога төшергән (фото)
Тукай районының Боерган авылы мәктәбендә физика укытучы Равил Шәйхулов кояш тотылуны фотога төшергән. Моның өчен ул дәрестә электр дугаларын күзәтү өчен кулланыла торган махсус фильтр ны штативка беркетеп, мәктәп тәрәзәсе аша күккә карата. Массакүләм мәгьлүмат чараларында кояш тотылуның вакыты Казанда 13 сәгать 30 минуттан соңрак башланачагы алдан ук әйтелгән була....
-
Татарстанда “IT-чемпион” III республика конкурсы старт алды
Конкурс "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләрендә үткәрелә Татарстан укучылары арасында "IT-чемпион" III республика конкурсы старт алды. "Татар-информ"МА хәбәр итүенчә, соңгы 2 ел эчендә конкурста 363 мең бала, "Иң актив мәктәп" номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан. ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов...
-
Тукай районы укучылары “Глаголица” Республика балалар әдәби премиясенә конкурста катнаша ала
18 марттан 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Глаголица" II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс уздырыла. Конкурста 10-17 яшьлек балалар катнаша ала. "Татар-информ" МА хәбәр итүенчә, бу чараны ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән "Бәхетле тарихлар" балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра. Аның...
-
Тукайлыларны татар теленең, авыл мәктәпләренең киләчәге борчый
Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем өчен дә татар теленнән дә кадерле, аһәңле тел юк сыман. Туган тел! Колакка ятышлы, ерак гасырлардан килгән ата-бабаларыбызның теле ул. Районыбызга мәгариф министры Энгель Нәвап улы килеп киткәч, тагын бер тапкыр уйга калдым. Мәктәпләрдә укучылар саны аз дип, аларны кыскарта башласалар, укыту татар...
-
Белемнәрен сынап карадылар
2-7 март көннәрендә район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнарын, 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын биреп карадылар. Алар мәжбүри булган рус теле һәм математикадан, шулай ук үзләре сайлап алган фәннәрдән көчләрен сынады.
-
Тукай районының Кнәз авылы мәктәбендә “ Язгы Мәрхәмәт Атнасы” уза (фото)
Татарстанда " Язгы Мәрхәмәт Атнасы" дип аталган хәйрия акциясе үтә. Бу чара кысаларында Кнәз авылы мәктәбендә балалар көн саен оешкан рәвештә мәрхәмәтле гамәлләр кыла - әйтик, өйдән камыр ашлары пешереп алып килеп, хәйрия ярминкәсе уздырганнар, ә җыелган акчаны алар матди ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә тапшыра. Кичә программада сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны...
-
Тукай районы мәктәпләрендә БДИ биреп карадылар
2-7 март көннәрендә район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнары, 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары биреп карадылар. Алар мәжбүри булган рус теле һәм математикадан, шулай ук үзләре сайлап алган фәннәрдән көчләрен сынады. Шулай ук Бәтке, Теләнче Тамак, Круглое Поле, Кече Шилнә, Түбән Суыксу мәктәпләренең 8 һәм 10 сыйныф...
-
Тукай районы укучыларының тиздән каникуллары башлана!
Мәктәп укучыларының иң озын уку чиреге тәмамлана. 2015 елның 23 мартыннан язгы каникуллар башлана, алар 31 мартка кадәр 9 көн дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, быеп балаларның сәламәтлеге , тормышы куркынычсызлыгын тәэмин итүче оештырылган ял өчен шартлар тудыру, каникул вакытында укучылар өчен чараларның бердәм планын тормышка ашыру максатыннан, шулай ук ата-аналарның...
-
Тукай районының тарих укытучылары язучылар белән очрашты
26 февраль көнне Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булды. Анда мәгариф мәсьәләләре буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары , мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев та катнашты. Педагоглар игътибарына Фәнүзә Хуҗина 11 сыйныфта җәмгыять белеменнән БДИга әзерлек буенча ачык дәрес...
-
Тукай районы Иске Абдул мәктәбе укучылары тыл ветеранына ярдәм итә
Иске Абдул авылы мәктәбе укучылары тимурчылык хәрәкәтендә актив катнаша. Һәр сыйныфка авылның билгеле бер сугыш һәм тыл ветераны, ветеран укытучы, ялгыз яшәүче әбигә ярдәм итү бурычы куелган. 5 сыйныф укучылары һәрдаим тыл ветераны Фәрхенур апа Гарифуллина турында кайгырта. Шушы көннәрдә алар сыйныф җитәкчесе Валентина Мәүләвиева белән бергә барып, аның ишек...
-
Тукай районының «Ел тәрбиячесе»н билгеләделәр
Районда ун көн дәвамында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе - 2015» конкурсы барды. Анда балалар бакчаларыннан барлыгы 23 тәрбияче көч сынашты. Бәйге ике этапта узды. Беренче этапта педагоглар «Сайлаган эшем - балалар бакчасы тәрбиячесе» исеме астында эссе һәм хезмәт тәҗрибәсе турында адымын адымга язган эш тәкъдим иттеләр....