Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Киенү рәвешен үзгәртергә теләсәгез...
Кешенең киенү рәвеше күп нәрсә хакында сөйли. Нинди киемгә өстенлек бирүенә карап, хатын-кызның холкы турында белеп була. Тик кайчакта тышкы кыяфәтне, киенү рәвешен үзгәртү теләге туа. Мондый чакта билгеле бер кагыйдәләр буенча эш итәргә кирәк.
-
Компот сере
Соңгы вакытта күп хуҗабикәләр кышка компот кайнатмый. Җиләк-җимешне туңдыралар да кышын кирәк вакытта компот әзерлиләр.
-
Бал кортларын үрчетү
Бал корты үрчетүнең бер алымын тәкъдим итәбез. Әлеге алым махсус эшләнгән кечкенә умарталардан (нуклеус) файдаланудан гыйбарәт. Кыштан соң, кирәк булса, бер гаиләдән корт анасын алабыз (сак кына канатларыннан, я биленнән тотып) һәм аскы тишектән корт анасы читлегенә утыртабыз. Ризык тишегеннән башта пычак я нечкә чыбык белән корт анасына ашарга бал...
-
Ризыкның төсе сәламәтлек өчен мөһим
Осака (Япония) медицина үзәге галимнәре, төрле чирләргә азык төсенең ничек йогынты ясавын белү өчен, кызыклы тикшеренүләр уздырган. Ак төстәге ризыклар (сөт, һәм сөт ризыклары, дөге, сарымсак, башлы кәбестә) тынычландыра, бөерләр аша агулы матдәләр бүленеп чыгуга этәргеч бирә икән. Яшел яшелчәләр (брокколи, салат, яшел борчак һәм борыч) баш мие эшчәнлегенә файдалы,...
-
Кәефне суган күтәрә ала
Франция галимнәре, суган инфекцияләрдән генә саклап калмый, яшәртә дә, дип белдерә. Ул баш мие эшчәнлеген дә яхшырта икән. Тикшеренүләр барышында галимнәр суганның баш мие күзәнәкләрен чистартуын ачыклаган. Аның составындагы күкертле кушылмалар канга кереп, баш миен яшәртә икән. Суган яратучылар төшенкелеккә бирелми, картайгач та хәтерләре яхшы була.
-
Итле пәрәмәч пешерәбез
Кирәк: 2 йомырка, 2 стакан су яки сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, он, 40-50 г чүпрә, 50 г атланмай яки үсемлек мае. Эчлек: сыер ите, суган, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае. Камыр басып, аны 50 шәр г лы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камыр...
-
Суны ничә тапкыр кайнатырга ярый?
Суның сыйфатын яхшыртуның төп ысулларының берсе - аны кайнату. Кайнатканда судагы бактерияләр үлә, андагы хлор микъдары кими, су йомшара. Әмма андагы авыр металлар беркая китми. Хлор кисәкчәләре башка элементлар белән реакциягә кереп, зыянлы матдәләр хасил итәргә мөмкин. Суны кат-кат кайнатканда анда организм өчен зыянлы матдәләр концентрациясе арта башлый, ә файдалы...
-
Перкельт пешерәбез
Перкельт - ит, суган, сарымсак, баллы борыч һәм паприкадан әзерләнә торган Венгрия милли ашамлыгы. Тәме буенча лечоны хәтерләтә, ите генә бар. Аны тавык белән генә түгел, теләсә нинди ит белән әзерләргә ярый. Башка итләрне пешерүе генә озаграк булачак. Перкельтны теләсә нинди гарнир белән чыгара аласыз, мөстәкыйль ашамлык итеп тә тәкъдим...
-
Күгәректән сакланыгыз
Күгәрек теләсә кайда барлыкка килергә мөмкин. Ул көтмәгәндә кайнатма, консервлар өстенә, ипидә дә үсә башлый. Кайчак азыкның күгәреген генә алып ташлыйлар һәм калганын ашарга ярый, дип уйлыйлар. Әмма бу зур хата. Күгәрек - гөмбәнең аерым төре. Ул споралардан үрчи. Күгәрек споралары ашказаны-эчәк трактына эләккән очракта дисбактериоз, азык аллергиясе китереп чыгарырга...
-
Ялган каһвә турында
Безнең күбебез тәмле, хуш исле каһвә эчә-эчә дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырырга ярата. Әмма без эчкән каһвәләр чын каһвә булмаска да мөмкин. Кибет киштәләрендәге әйберләрнең яртысы диярлек ялган. Шулай ук каһвәләр дә искәрмә түгел. Дөрес, каһвә бөртекләрен башкага алыштыру очраклары сирәк үзе. Тик ошбу «кәсеп»нең яхшы табыш китерүен берничек тә...
-
Дөрес балны ничек сайларга?
Балны тикшереп карау бик җиңел. Беренче ысул: кәгазьгә бер тамчы бал тамызырга, химик карандаш-каләм очын шул тамчыга тидергәннән соң балда карандаш-каләм төсе калырга тиеш түгел. Бал буялса, димәк, су өстәлгән. Икенчесе: яхшы бал кашыктан өзелмичә, сузылып тамарга тиеш, ә ширбәт белән кушылганы исә су тамчысы кебек тама. Тагын бер ысул:...
-
Бал кортлары нигә шауламый?
Бал кортларының кыш көнендә дә игътибар сораганын онытмагыз. Умарта өенә куелган умарталарны каравы җиңелрәк. Кергәч, тыңлап торасың: әкрен генә гүләгән тавыш ишетелсә, димәк, әйбәт кышлыйлар. Каты шаулаган умарталар булса, нәрсә өчен икәнен белергә кирәк. Тычкан кермәгәнме, очу тишеге томаланмаганмы яисә боз катмаганмы, әллә ашарына беткәнме яки кысадагы баллары шикәрләнгәнме? Һәр...
-
Яшел чәйне күп эчәргә ярамый
Хатын-кызлар еш кына ябыгу максатыннан яшел чәйгә күчә, аны чамасыз эчә башлыйлар. Яшел чәй файдалы, аппетитны җайга сала, калорияләрне яндырырга булыша. Әмма күп эчкәндә, бавырда үзгәрешләр китереп чыгаручы полифеноллар туплануга сәбәпче була ала. Яшел чәйне көненә ике чынаяктан арттырмагыз. Чамасын белгәндә генә аның файдасын күреп була. Лимон белән эчкәндә, яшел...
-
Хөрмә гипертониядән булыша
Хөрмә ашказаны-эчәк тракты проблемаларыннан коткара, гипертониядән ярдәм итә, аның бөергә таш утыру куркынычы булганда файдасы зур, бәвелне куа. Онкологик авырулар, үпкә чирләрен кисәтә, картаюдан саклый, нервларны тынычландыра, акыл эшчәнлеген яхшырта. Хөрмә яратучыларның озаграк яшәве билгеле. Хөрмәне артык авырлыктан тилмерүчеләр дә курыкмый ашый ала. Баллы булуына да карамастан, аның калориялелеге түбән....
-
Туңудан саклануың хәер
Туңу (өшү) -Түбән температура тәэсирендә тәннең тире капламы зарарлану. Гадәттә кышкы көннәрдә температура 10 градустан түбән булганда туңу очраклары була. Хәер, әгәр дә җил бик көчле, һава дымлы булганда көзен һәм язын да тире зарарлануы мөмкин. ТУҢУГА НИНДИ СӘБӘПЛӘР КИТЕРӘ Тән, мисал өчен бит тиресе элек тә өшгән булса, ул...