Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ирләр күлмәген ничек сайларга?
Күлмәк костюмнан ачыграк, ә галстук күлмәктән караңгырак төстә булырга тиеш. Табигый тукымадан тегелгәнен алырга тырышыгыз. Ул тирләтми, тәнгә рәхәт, әмма тиз бөгәрләнә. Шуңа аңа синтетика кушалар. Тик синтетика 15 проценттан артыграк икән, мондыеннан баш тартырга кирәк. Үлчәмен дөрес сайлагыз. Өске төймәсен эләктергәч яка һәм муен арасына имән бармак сыярлык урын...
-
Апрельдә бакча эшләре
Апрель - бакчачы өчен җаваплы ай. Иң мөһиме - бакчадагы кар сулары җыелып торган урыннарны мөмкин кадәр тизрәк ерып җибәрергә кирәк. Су җыелып тору кура җиләге, бакча җиләге һәм клематис өчен аеруча куркыныч.
-
Бәрәңгене калын итеп әрчегез
Бәрәңге - безнең төп ризык. Ул С, В төркеме, Е, D, РР, U витаминнарына, минераль матдәләргә (иң күбе калийга) бай. Калий ионнары кабык тирәсендә күбрәк. Гыйнварга кадәр бәрәңгене кабыгы белән яки юка гына итеп әрчеп пешерергә мөмкин. Кышның икенче яртысыннан аның кабыгына агулы соланин туплана башлый. Шуңа да жәлләмичә калын...
-
Тозның зыяны
Һәрбер хуҗабикәнең дә ризыкны бер генә тапкыр булса да тозлырак итеп пешергәне бардыр. Беренче карашка, монда куркыныч нәрсә юк кебек. Билгеле, күңелсез инде, тик түзәргә була. Әмма әгәр тозлырак итеп пешерелгән бер ризыкны гына түгел, ә гомумән, тозны артык күп ашауны исәпкә алсаң, сәламәтлеккә чыннан да куркыныч янарга мөмкин. Тозлы...
-
Алма белән кыздырылган куян ите
1 куян ите, 2 суган, 4 алма, 400 мл алма сидры, 2 аш кашыгы үсемлек мае, он, тоз, борыч. Куян итен юып, артык зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез, һәр кисәкне онда әвәләгез, ә артык онны селеккәләп төшерегез. Куян итен алтынсу төскә кергәнче, һәрьяклап 5әр минут майлы табада кыздырыгыз. Аннары микродулкынлы мичтә...
-
Аяк асты тайгак чак
► Халыкта киң таралган ысул - аяк киеме табанына тукымалы ябышкактасма ябыштыру. Аны аркылы-торкылы итеп никадәр күбрәк ябыштырсагыз, шулкадәр яхшырак. Әлеге саклану чарасы ике көннән бер атнага кадәр тора ала. Ябышкактасманы күбрәк алып куегыз. ► Тагын да ышанычлырак ысул - ул җилем һәм ком. Аяк киеменең табанына «Момент» яки резина...
-
Керамик пычак саклык ярата
Соңгы вакытта сатуга керамик пычаклар чыкты: үткен, уңайлы. Әмма берничә айдан ул үтмәсләнә, бозыла. Моның сәбәбе нидә соң?
-
Организмга нинди витамин җитми?
Һәр витамин организмда мөһим функция үти. Организмга нинди витамин җитмәвен кайбер билгеләр буенча ачыклап була.
-
Бәйрәм табынына тәмле капкейклар
Камыр өчен кирәк: 150 г он, 1 чәй кашыгы көпшәкләгеч, 1 чәй кашыгы корица, 2 йомырка, 140 г шикәр, 100 г үсемлек мае, 150 г кишер, чикләвек. Крем өчен кирәк: 300 г каймаклы сыр, 100 г каймак яисә май, 100 г шикәр пудрасы. Иң беренче эш итеп бер савытка он,...
-
Алма һәм йөземнең файдасы
Кешенең сәламәтлеге аның дөрес туклануына бәйле, дип юкка гына әйтмиләр. Алма һәм йөзем ашау аеруча файдалы.
-
Бүген төшеңдә ниләр күрдең?
Балан. Төшеңдә балан җыю - өнеңдә бәхетсезлек белән очрашуыңа. Бәрәңге ашау - башта бик мөһим булып тоелса да, ахырда ризасызлык тудырган вакыйгага. Бәрәңге чистарту - башка берәү турындагы начар уегыз яхшы якка үзгәрер. Базилик - романтик маҗаралар көтелә, тик сез аңа көлеп карарсыз. Төшендә базилик күргән яшь кыз өнендә егет...
-
Салкын көннәрдә ничек тукланырга?
Елның салкын көннәрендә тормышыбыз әкренәйгән кебек тоелуына игътибар иткәнегез бармы? Урамда без әз булабыз, күбрәк өйдә утырабыз һәм нигездә аш бүлмәсендә кайнашабыз. Чөнки нәкъ менә салкын көннәрдә туклыклы матдәләр тизрәк тотыла, ә безнең тәнгә салкыннардан саклану өчен «ягулык» кирәк. Салкында да күңел күтәренке булсын, көч-дәрт ташып торсын, шул ук вакытта...
-
Каймаклы коймак
Кирәк: 400 г каймак, 1 стакан кефир, 1-2 йомырка, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 кап камыр көпшәкләгеч, 0,5 чәй кашыгы тоз, тәменчә ванилин, он. Кыздыру өчен үсемлек мае. Савытка йомырка сытарга, шикәр комы, тоз, каймак, ванилин кушып тугларга. Җылы кефир салып, яхшылап болгатырга. Камыр көпшәкләгеч өстәлгән он кушарга. Камыр...
-
Диңгез кәбестәсенең файдасы
Русия биологлары диңгез кәбестәсе составында эчке әгъзаларда радионуклидлар һәм токсиннар туплануга киртә тудыручы матдәләр барлыгын ачыклаган. Япония галимнәре, ламинария (диңгез кәбестәсе) шешләр үсешен тоткарлый, ди. Аның яман шештән саклау үзлеге турында белгечләрнең моңа кадәр дә белдергәне бар иде. Кытай галимнәре диңгез кәбестәсенең калкансыман бизне авырулардан саклавын да исбатлады.
-
Зефир
1 стакан суны кайнатып чыгарырга. 1 кг шикәр комы кушып, 20 минут кайнатырга. Икенче савытта 0,5 стакан суга 30 г желатин кушып җебетергә. Әзер ширбәтне уттан алып, миксер белән болгата-болгата эрегән желатинны кушарга. 20 минутлап күперткәч, 1 чәй кашыгы өеп лимон кислотасы һәм 0,5 чәй кашыгы чәй содасы салып, озак...