Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тәнзилә ападан тәмле гөбәдия рецепты
Яңа поселогында яшәүче «Йолдызлы чәкчәк» шоу-проекты финалисты Тәнзилә апа Зарифуллина аш-суга бик тә уңган хуҗабикә. Ул пешергән таба ашларын авыз итеп караган һәркем Тәнзилә ханымны мактап туя алмый. Бигрәк тә гөбәдиясен мактый-мактый ашыйлар. Әлеге ризыктан башка бер генә мәҗлес тә, бәйрәм дә үтми татар халкында. Ә Яңа поселогына килгән бер генә кунакны да гөбәдия белән чәй эчертмичә җибәрмиләр. Бүген без укучыларыбызга да әлеге тәмле таба ашын пешерү буенча Тәнзилә апа рецептын тәкъдим итәбез.
-
Алдыйлар
Хокук саклау органнарының массакүләм мәгълүмат чаралары аша даими кисәтеп торуларына карамастан, халык мошенниклар кармагына эләгүен дәвам итә, ышанучан гражданнар һаман кала бирә. Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тукайлыларга сак булырга кирәклеген тагын бер мәртәбә искәртә.
-
Зыянны капласаң – җаваплылыктан азат ителәсең
2018 елның 27 декабрендә кабул ителгән 533нче карар нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять Кодексына үзгәрешләр кертелде.
-
Дактилоскопик теркәлү ни өчен кирәк?
Бүгенге көндә эчке эшләр органнарының мәгълүматлар банкында бар кеше турында да дактилоскопик мәгълүмат, башкача әйткәндә, бармак эзләре юк. Ә төрле бәхетсезлек очраклары, табигый һәм техноген һәлакәтләр, җинаятьчелек корбаннары булучыларның, шулай ук стресслар яки чирләр аркасында хәтер югалтучыларның кемлеген ачыклауда бармак эзләре бердәнбер чара булып тора.
-
Адашкан жан
Язмыш... Нәрсә соң ул язмыш?
-
Минем белән нигә ир-атлар танышмый?
Сезне күрмәсәләр нишләргә?
-
Помидордан ничек мул уңыш алырга?
Сорау сездән – җавап Фарсель Зыятдиновтан
-
Каен себеркесе әзерлибез
Мунча себеркесен гадәттә июль урталарына – Питрауга кадәр әзерләп бетерергә киңәш итәләр. Безнең якларда күпчелек халык каен себеркесен үз итә. Шуңа күрә түбәндә каен себеркесен җыю һәм бәйләү үзенчәлекләре турында сөйләрбез.
-
Күзләрегез арымасын
Күзләрнең аруын гади генә күнегүләр ярдәмендә бетерергә була. Бу күнегүләрне даими эшләү – күзләр тирәсендә җыерчыклар булдырмауның иң яхшы чарасы. Ул күнегүләрне эш арасында да үтәргә мөмкин, алар күп вакытны алмый.
-
Сыйфатлы орлык сайлыйбыз
Орлыкларны кайчан сатып алырга – бу сорауга тәгаен генә җавап бирүе кыен. Моны ел әйләнәсенә эшләп була. Мәсәлән, яшелчәләрнең орлыкларын гыйнвар-июнь айларында сатып алу яхшырак. Берьеллык чәчәкләрне исә – февраль-май айларында, икееллык чәчәкләрне көз көне алырга киңәш ителә. Суганнан үсә торган культураларны көз айларында сатып алу отышлы. Чөнки нәкъ шушы вакытта аларның бәяләре сизелерлек дәрәҗәдә арзаная.
-
Баш өянәгеннән өйдә ничек дәваланырга?
Сылама Башны ике кул белән, маңгайдан башлап, баш артына таба ышкырга кирәк. Бәйләвеч кую Әгәр өянәк вакытында башның ярты ягы кызарып чыкса, аңа салкын суга чылатылган тукыма кисәген куярга, ә аякларны кайнар суга тыгып утырырга кирәк. Әгәр башның авырткан ягы агарып китсә, аңа кайнар суга манып алынган тукыма кисәген кую...
-
Ботка гына димә
Ботка элек-электән тансык сый саналган. Кайсы бала тәлинкәдәге ботканың уртасына күз кебек май салып, тәмләп ашап үсмәде икән. Бигрәк тәмле шул майлы ботка. Тик табиблар гына майлы ботка саулык өчен чынлап та зыянлы, ди.
-
Помидорны бәйләргә кирәк
Помидор үстерү өчен культуралы, комлы, балчыксыл, яхшы җылытыла торган, җилдән сакланган урын кирәк. Помидорны узган ел помидор, борыч, баклажан, бәрәңге үстергән җиргә утыртырга ярамый. Аңа кыяр, кәбестә, ташкабак, суганнан соңгы урыннар яхшы. Помидор астына яңа тирес тә, күп күләмдәге азот ашламалары да ярамый.
-
Кыярны өскә үрмәләтү отышлырак
Кыяр теләсә нинди шартларга яраклаша. Әмма җирдә үзе теләгәнчә үскәндә, ул бар буш урынны яулап ала, җыйганда, үзең дә сизми, сабакларын сындыра, имгәтә башлыйсың. Мондый кыяр уңышын озак бирә алмый, тиз чиргә бирешә, саргая. Шпалерга үрмәләтеп үстергәндә, беренчедән, үстерү мәйданы кечерәя. Икенчедән, үсемлеккә яктылык яхшырак үтеп керә. Кыярны ачык грунтта,...
-
Нинди тирес яхшы?
Тирес - иң тулы кыйммәтле ашламаларның берсе. Аның составы хайванның төренә, ашатуга, астына җәйгән әйбергә һәм аның күләменә бәйле. Мөгезле эре терлекнең тизәге тиз арада череп таркала. Ат һәм сарык тиресе парник һәм теплица өчен био-ягулык буларак яхшы. Дуңгыз тиресе үсемлекнең тамырын яндырырга мөмкин.