Авылым, кешеләрең синең рубрикасы буенча яңалыклар
-
Илназ Рамазанов: «Мин үз районымның патриоты»
Күп тапкырлар Сабан туе батыры булган, дәрәҗәле турнирларда кубок һәм медальләр откан Биклән егете Илназ Рамазановка нибары 18 яшь. Бүген ул Тукай районының атаклы спортчылары исемлеген җитәкли. Ир-атларга гына хас үҗәтлек, тырышлык сыйфатлары булган чемпион белән без дә очраштык.
-
Бар хикмәт олы йөрәкле булуда
Ачык йөзле, тәмле сүзле, үзенә тартып торучы кешеләр бик сирәк алар. Ә дөньяның төрле ягын күреп, тормышның ачысын-төчесен татып, утлар-сулар кичеп, тормышның, һәр көннең, һәр мизгелнең, туганнар-якыннарның һәм иң затлысы – икмәкнең чын-чынлап кадерен белеп яшәгән өлкән кешеләр – ветераннарыбыз исә елдан-ел сирәгәя бара. Шундый олуг хөрмәткә лаек ветераннарның берсе – Биклән авылыннан Мөнирә Бәхтегәрәй кызы Бәхтегәрәева. Ул 2019 елны үзенең зур юбилеен каршы алу тантанасы белән тәмамлады. Яңа елга бер көн кала ул 95 яшен тутырды. Шундый авырлыклар кичеп, дошман белән күзгә-күз очрашып та, бу яшькә җитү ул зур могҗизага тиң, әлбәттә.
-
Күз курка, кул эшли
«Гигант» совхозы элек-электән республикада беренчеләр рәтендә баручы алдынгы хуҗалыкларның берсе булды. Совхозның атаклы җитәкчесе Нәҗип Зыятдиновтан соң, 2000 елларда, аны авыл хуҗалыгы тармагында зур осталык чарлаган белгеч Риф Имамовка ышанып тапшырдылар. «Колхоз-совхозлар системасы таркалган, инвесторлар үтеп кергән шактый кыен чорлар иде ул», – дип искә ала бүген Риф Хәнифович. Ләкин дилбегәне үз кулыңа алгансың икән, сынатырга ярамый, холкы андый түгел. Совхозны таркатырга бирми, шуның белән Яңа поселогын да саклап калуга да үз өлешен кертә ул. «Гигант» бүген дә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә. РФнең һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риф Имамовның республика җитәкчелеге алдында да абруе зур, аны беләләр, аннан киңәш сорыйлар.
-
Өмет яшәтә
Бу дөнья – имтихан йорты, ул сынаулардан тора. Байлык һәм фәкыйрьлек, саулык-сәламәтлек һәм хасталык, югалту-табышлар, шатлык-сөенеч һәм кайгылар... Гомер юлын үткәндә адәм баласына боларның күбесен татырга туры килә. Сынауларда рухлары ныгыганнар бәхетлеләр җөмләсеннән. Алар – уңышка ирешүчеләр. Бу язма гомеренең һәр мизгелендә авыру белән көрәшүче, Биклән урта мәктәбендә белем алучы 13 яшьлек Айзат хакында.
-
Нурлы гаилә
62 ел бергә яшәү дәверендә гашыйк җаннар агач тамырларыдай берегеп, уралып, ныгып, пар имәнгә әвереләдер. Шулай булмаганда ул гомер эчендәге тормыш сынауларына, җил-давылларына ничекләр түзмәк кирәк. Шушы сорауларга җавап эзләргә дип, авылыбызда тату, матур, үрнәк гомер кичерүче Әминә апа белән Алмас абый Гәрәевларга юл тоттым.
-
Китап язарлык гомер
Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән кешеләр язмышы турында укырга яратабыз. Ә андыйлар безнең янәшәбездә дә бик күп бит. Кайсыдыр бәхетле, кайсыдыр үкенечле гомер кичерә. Аллаһы тарафыннан бирелгән язмышына риза булып яшәүчеләр дә күп. Дөньяда никадәр кеше булса, шулкадәр язмыш. Бу язмабызда исә сүзебез Ходай биргән гомеренә шөкер итеп яшәүче Мөстәбширә Гайнан кызы Гыйлманова турында булыр. Мөстәбширә апа турында язуыбыз очраклы түгел. Ул безнең редакция үткәргән «Әнием белән фото» бәйгесендә укучыларыбыз тарафыннан иң күп тавыш туплаган иде. Вәгъдә ителгән бүләк – җиңүчене газета битләрендә күрсәтү.
-
Авылның «ашыгыч ярдәм»е
Һәр авылның игътибарга, хөрмәткә лаек кешеләре була. Шулар арасына мин авылыбызның шәфкать туташы Мифтиева Гөлүзә апаны кертер идем. Аның кебекләр турында туганда ук шәфкать туташы булып туган, диләр. Чыннан да, ул безне дару белән генә түгел, нурлы йөзе, йомшак теле белән дә дәвалый.
-
«Якты юл» – тугры дустым
Районның бердәнбер матбугат чарасы – «Якты юл» газетасына язылу дәвам итә. Газета укучыларыбыз район тормышына, аның киләчәгенә битараф түгел. Без, үз чиратыбызда, газетаның даими укучылары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар белән аралашып, басылып чыккан мәкаләләр турында фикер алышабыз, газета эчтәлеге буенча аларның тәкъдимнәрен тыңлыйбыз. Кайбер укучыларыбыз авылларда газетага язылуны оештырырга ярдәм итә, «Якты юл» турында хәтта шигырьләр иҗат итүчеләр дә бар. Район газетасының аларның тормышларында уйнаган ролен күрү, әлбәттә, безнең өчен зур куаныч. Шушы көннәрдә без Иштирәк авылында даими укучыбыз Асия ханым Метшинада кунакта булып кайттык. Без килгән көнне аңа Түбән Кама шәһәреннән бертуганнарыНурия белән Наҗия апа да кайтканнар иде. Кайнар чәйләр эчеп, өстәл артында алар белән бергәләп газета турында сөйләштек.
-
Чехов, Булгаков... hәм Габриелян?
Шушы көннәрдә якташыбыз, шагыйрь Фәннүр Сафинны искә алу чарасы узды. Талантлы каләм иясен хөрмәтләү кичәсе күңелләрне кузгатты. Язучылар Тукай районы халкының Фәннүр Сафинны хөрмәтләвеннән, аның исемендәге премия булдыруыннан, яшь каләмчеләр бәйгесе нәтиҗәсеннән канәгать калды. «Серле каләм» районкүләм иҗат бәйгесенең «Шигърият» номинациясе җиңүчеләре арасында Комсомолец мәктәбе укучысы Карен Габриелян да бар.
-
Хезмәтләре – килер буынга мирас
Боерган авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү кичәсе булды. «Хезмәт белән сәнгать янәшә» дип исемләнгән очрашу чарасына терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керткән сыер савучылар, терлекчеләр чакырылган иде.
-
Картлыгы – шатлык
Сугыш чоры балалары кичергән авырлыклар Суровкада яшәүче Фатыйма Насыйрованы да читләтеп үтми. Алай гына да түгел, кызчык әниледән әнисез калып, ятимнәр йортына эләгә. Бер уч икмәк... Намус, кешелеклелек, кеше язмышы бер уч икмәк белән үлчәнгән кырыс, кара еллар...
-
Бәхеткә юллар урау
Авылдашыбыз Миннероза Шәйхеләхмәт кызы Нәҗметдинова үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды. Шәп нараттан уллары төзеп биргән иркен, якты, җылы өенә барлык балалары, оныклары, туган-тумачалар, күршеләр, авылдашлар, дус-ишләр җыелды. Ә түрдә балкып, әле дә чибәрлеген җуймаган якты йөзле, тәмле телле Миннероза апа кунакларны изге теләкләре, тирән рәхмәт сүзләре белән каршы алды. Ялгызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, барысын да туйлар ясап башлы-күзле иткән ананың әйтер сүзләре бик күп.
-
Сабырлыклар – сары алтын
Иске Дөреш авылында илле ел бергә тату гомер итүче Әлфия Фәйзери кызы белән Алмас Җиһангир улы Галиевләр шушы көннәрдә алтын туйларын үткәрделәр. Аларны гаилә бәйрәме белән котларга район ЗАГС бүлегеннән һәм авыл җирлегеннән дә килгәннәр иде.
-
Күңелендә – җәйләр яме
Бу матур да, мәшәкатьле дә тормышны ярата ул. Яшьли тол калган Гөлфия ханым тормыш арбасын ялгыз тартса да, беркайчан да сер бирми. Ул өч баласына да яхшы тәрбия биргән. Ике кызы һәм улы югары уку йортларын тәмамлап тормышта үз юлларын тапканнар. Алар, әниләре үрнәгендә, үзләренең ул-кызларын илгә-көнгә игелекле балалар итеп тәрбияләгәннәр. Гөлфия ханым балаларының, оныкларының игелеген күреп, авылдашларының хөрмәтен тоеп, иҗат утында янып яши. Гомер көзләренә керсә дә, күңелендә – җәйләр яме. Шигъри җанлы Гөлфия Әһлиева күңел халәтен каләм очларыннан кәгазьгә күчерә.
-
Күңел матурлыгы
Мин гомер-гомергә кул осталарының иҗат эшләренә кызыктым. Андый эшләр күргәзмәләрдә дә зур урын ала. Мондый матурлыкка беркем дә битараф кала алмый, чөнки эшләнмәләргә күңел җылысы салынган. Кулымнан килгәнчә мин ул әйберләрне сатып алырга тырышам. Менә әле күптән түгел генә коллекциямне тагын баеттым: бакыр чыбыкларны үреп, сәйлән бөртекләре белән ясалган агачлар сатып алдым. Берсе – ямь-яшел яфраклысы «акча китерә торган» агач икән, ә алтынсу сары яфраклысы – «алтын көз» агачы. Көн саен аларга багып, үземә ниндидер көч алгандай булам, бу матурлыкны тудырган кешеләрнең күңел җылысын тоям.