Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Китап язарлык гомер

Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән кешеләр язмышы турында укырга яратабыз.  Ә андыйлар безнең янәшәбездә дә бик күп бит. Кайсыдыр бәхетле, кайсыдыр үкенечле гомер кичерә. Аллаһы тарафыннан бирелгән язмышына риза булып яшәүчеләр дә күп. Дөньяда никадәр кеше булса, шулкадәр язмыш. Бу язмабызда исә сүзебез Ходай биргән гомеренә шөкер итеп яшәүче Мөстәбширә Гайнан кызы Гыйлманова турында булыр. Мөстәбширә апа турында язуыбыз очраклы түгел. Ул безнең редакция үткәргән «Әнием белән фото» бәйгесендә укучыларыбыз тарафыннан иң күп тавыш туплаган иде. Вәгъдә ителгән бүләк – җиңүчене газета  битләрендә күрсәтү.

Мөстәбширә әбине бөтен район халкы беләдер, мөгаен. Чөнки ул яшенә күрә өендә генә бикләнеп ята торган әби түгел. Киресенчә, башкалардан активлыгы, кызыксынучанлыгы, тормышны яратып, яшисе килеп яшәве белән аерылып тора. Аннан энергия ташый, җылылык бөркелә. Без Мөстәбширә әби белән күрешеп, аның үткән гомер юллары, хәзерге тормышы турында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. 
Сәмәкәй авылында 1934 елда гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә ул. 1938 елда алар гаиләләре белән Бакчасарайга күчеп киләләр. Барлык туганнарыннан бүгенге көндә аның 90 яшьлек апасы гына исән.
Аларның балачагы сугыштан соңгы чорга – ачлы-туклы вакытка туры килә. Сугыш бик күп авырлыклар алып килә, ә аның михнәтләре ул беткәч тә әле бик күп елларга сузыла. Әти-әнисе тырыш һәм хәлле кешеләр булганга, алар ач һәм ялангач утырмый. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп, хезмәт белән үсәләр. «Балачагым эшләп үтте, уйнарга да вакыт булмады. Биш яшемдә инде мин үзем самавыр куя идем. Әти-әнием колхозда гына эшләп калмадылар, үзләре итек тә бастылар. Мин дә аларга булышыйм дип, шушы эшкә өйрәндем. Үзем йон язып, суктырып итек баса идем», – дип искә ала ул балачагын. 
Биш яшендә әтисез кала Мөстәбширә. Әле сабый гына булса да, илле яшендә кинәт кенә йөрәк белән үлеп киткән әтисен, аны соңгы юлга озаткан көннәрне яхшы хәтерли ул. «Бүгенгедәй күз алдымда, әти йортта мал суя иде. Эшләгән җиреннән хәле бетеп егылды. Өйгә алып кереп табиб чакырдылар, ләкин гомере беткән булгандыр, 40 минут эчендә үлеп тә китте. Әтине җирләргә дип өйдән алып чыгып киткәндә мин тәрәзә төбендә утырып хәергә бирелгән тиен акчаларны берсе өстенә берсен өеп уйнап калдым. Әни тол калып, безне берүзе үстерде. Аллага шөкер, безгә канат булып озак яшәде әни. 85 яшендә ул бакыйлыкка күчте», – дип сөйли. 
Ул вакытта эш, хезмәт беренче урында булганга, Мөстәбширә дә мәктәптә биш класс кына укый. Анысын да тугыз чакрымга – Хуҗамәткә йөреп укырга туры килә. Салкын, буранлы кышларда шунда фатирда тора. Яшәгән өчен түләү – 2 ат арбасы утын. «Мәктәп елларының иң истә калган вакытлары – күз ачкысыз буранда юлда өйгә кайткан чаклар. Әй, Аллаһы үзе ярдәм иткәндер инде ул елларда», – дип искә төшерә ул бүген мәктәп елларын. 
Унбер яшендә инде аның кулыннан килмәгән эш булмый. Абыйлары армиягә киткәч ул колхозда эшли: киндер орлыклары йолкый, урак ура, гектарлаган җирдә бәрәңге, чөгендер эшкәртә. Бу эшләр шаян һәм кабатланмас балачакны алыштыра. «Фермада карамаган мал калмады. Әле бит ул вакытта ут та юк иде. Ярый бер иске генә фонарь бар иде. Шуның белән караңгыда чыгып китә идем фермага. Атын да, сарыгын да, сыерын, танасын да, дуңгызын да – барысын да карадым. Күтәреп тә ташыдык, урманын да кистек, бөтен ир-ат эшен башкардык. Бер дә эштән куркып тормадык. Заманы шул булгандыр инде, күрәсең», – ди ул шушы елларга күз салып.
Шулай эш белән бергә тормыш үз агымына барганда ул тиң ярын – Шәйхразыйны очрата. Ул бакчачы, умартачы була. Бакчасарайда колхоз умарталыгын карый. Яшь кыз Мөстәбширәне аның әти-әнисе мәктәптә укыган елларда ук уллары өчен сайлап куйган була инде. Шулай итеп, эшчән, яхшы, тырыш гаиләдән булган кыз Гыйлмановлар гаиләсенә 1963 елда килен булып төшә. Ул да булачак ирен тәртипле, дини, яхшы гаиләдән булганы өчен ошата. «Килен буларак кайната, кайнана белән яши башлагач, иң гаҗәпләндергәне, сокландырганы шул булды: җомга намазына безнең өйгә картлар җыела торган иде. Әти-әни дини кешеләр булгач, авылдашлар аларны бик хөрмәт итә иде, гаиләдә дә алар баш булды. Без ирем белән эшләгән акчаның тиененә кадәр әнигә алып кайтып бирә идек. Минзәләгә йорт кирәк-яраклары алырга баргач та, кайтып, һәрнәрсәнең бәясен әйтеп, калган акчаларны санап әнигә бирә идем. Алар элеккеге кешеләр, юклык заманында үскәннәр, сугышны кичергәннәр, ачлы-туклы яшәүнең ни икәнен беләләр. Шуңа да иртәгәге көнгә шикләнеп карау, запас тоту дигән нәрсә бар иде аларда. Кайнатам, кайнанам икесе дә тырыш кешеләр булгач, мин дә тик тормадым. Тик торырга ярамый да иде инде. Фермада эшләгәннән тыш, өйгә кайткач итек баса идем. Ул итекне үзебезнекеләргә дә бастым, сата да идем», – дип тормышның ул чактагы ачы вакытларын тойса да, тәмләп кенә сөйләп ала Мөстәбширә әби. 
Кайнана, кайната йортында алар унбиш ел гомер итәләр. Үз тормышлары белән яшәү теләге булгач, Азнакайга китеп карыйлар, ләкин үз авылларын сагыну хисе көчле була, бер елдан кире әйләнеп кайталар. Ире дә, үзе дә яшьтән колхозда эшләп үскәнгә, аларга йорт бирәләр. Шушы нигездә алар дүрт бала – өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. «Балалар үскәндә дә төрлесен күрергә туры килде. Әни буларак балаларга күбрәк мин якынрак идем. Буран котырган көннәрдә шәлләр алып барып, мәктәптән каршы ала идем хәтта. Балалар үземнең тәрбиядә үсте. Төрле чаклар булды, кайчакта әни дә, әти дә була идем үзләренә», – ди ул. 
1978 елда алар гаиләләре белән Сосновый Бор поселогына күчеп киләләр. Чөнки биредә дунгызчылык фермасы ачыла һәм эш урыннары булдырыла. Мөстәбширә апа шунда эшкә урнаша. Эшен дә эшли, үзен дә тәртиптә йөртә, балалары да ач-ялангач булмый аның, малын да асрый, бакчасын да утырта. 
Тырышып тормыш тартып, шулай гомер үткәне сизелми дә кала. Инсульт кичереп, озак еллар урын өстендә ятканнан соң, 82 яшендә Мөстәбширә апаның ире үлеп китә. Ул аны 14 ел буе карый, тәрбияли. «Син дөньяда бер генә, синең кебек сабыр, акыллы кеше юк ул җир йөзендә», – дип әйтә торган була ире. 
Хәзер ике ел инде ул балалары, оныклары белән юанып яши. Бүгенге көндә биш оныгы, җиде оныкчыгы бар. Бәлешләр салып, төрле камыр ашлары пешереп, ул балаларының, оныкларының күңелен күреп тора. Мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый. Ә намазны ул әнисеннән күреп, тугыз яшеннән укый башлаган. Шуннан бирле бу изге юлыннан тайпылмый. Ә мөнәҗәтләр әйтү буенча исә аңа тиңнәр бармак белән генә санарлык. Узган ел Сәмәкәйдә, быел Иске Абдулда мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашып, рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән. Киләчәктә дөньялар тыныч булсын да, балалары кайгы-хәсрәт күрмәсен, бар кеше бәхетле яшәсен дип тели. Һәрьяклап күңеле изге булганга, авылдашлары да аны ак әбиебез, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев