Авылым, кешеләрең синең рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Уйчан, хыялый, шаян Рәшит Бәшәр»
Теләнче Тамак авыл китапханәсендә балалар язучысы Рәшит Бәшәр белән очрашу узды. Рәшит Бәшәр – татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Сажидә Сөләйманова премиясе лауреаты.
-
Иштирәкнең рухи тоткасы
Иштирәк авылында яшәүче танылган журналист Илдус Гәрәй улы Илдарханов шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. «Үзенчәлекле шәхес», «алтын каләм иясе», «журналистиканың аксакалы», «спорт журналистикасына нигез салучы» диделәр аның турында кичәгә килгән дуслары, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр. Ул Иштирәк авылын, туган төбәген, районны танытуда да зур өлеш керткән, спортка багышланган күпләгән мәкаләләр, китаплар авторы буларак танылган, шуның белән халык арасында абруй казанган якташыбыз.
-
Гармуны кулларында...
Наил Заhретдинов җиде яшендә күршесе Нәҗип абыйдан тальян гармунда «Умырзая» көен уйнарга өйрәнгәч, көтү көтеп, үзенә хромка гармуны сатып ала. Авылда гармунчылар аз булу сәбәпле, Наилне кечкенәдән авыл клубында узган төрле чараларга йөртәләр.
-
Иң зур байлыгым – балаларым
Шушы көннәрдә авылыбызның тыл ветераны Фәрхетдинова Тәнзия Хәсән кызының олы юбилее булды – 90 яше тулды.
-
Сезнең гомер – зур байлык
1 октябрьдә – Яңа Бүләк авыл җирлегенә кергән Байбүләк, Иске Теләнче, Күктәк Мирсәет, Яңа Бүләк авылларында 55 елдан артык бергә гомер итүче 7 парны котлау һәм бүләкләү булды. Ярты гасырдан артык тату гаилә булып яшәүче парларга район башлыгы исеменнән ЗАГС хезмәткәрләре котлау хаты һәм затлы бүләк тапшырдылар.
-
Авылым дип җан атып яши
Көз ахыры. Туңдырган. Көндезен кар эри, кичкә ул бозлавыкка әйләнә, балчыклы җир шакылдап ката. Дөм караңгыда – иртәнге дүртләр тирәсендә, туң җиргә басып сыер савучылар фермага ашыга. Аларның чүчинкә кигән аяк тавышыннан (киез итеккә резин галош кидерелгән аяк киеме) уянам. Сискәнеп китәм: алар урам салкыныннан җылы урынга кермәячәкләр – сыерларның тыны белән генә «җылынган» торакларда эшләячәкләр. Кул белән егерме бишәр сыер савачаклар. Сыерлар алдына сенаж, силос, салам-печән, яшел азык салу, саламны кайнар су белән пешекләп һәм аңа он болгатып башак бирү, су эчерү, малларның асларын чистарту, аннары чиләк, сөт бидоннарын юуу... Бетмәс-төкәнмәс эшләр – барысы да кул хезмәте белән башкарыла.
-
Туган нигезне кадерләп саклыйлар
Кайда гына яшәсә дә, кешегә туган ягы кадерле. Минем өчен дә шулай. Авылымны, аның кешеләрен хөрмәт итәм. Район газетасы битләрендә алар турында язмалар чыгарырга яратам.
-
Килен белән каенана – икесе бер көймәдә
Илсөя Хәсәншина дүрт дистә елдан артык авыл халкына белем һәм тәрбия биргән укытучы. Соңгы елларда Илсөя ханым дин гыйлеме алып, авылдашларына Ислам нуры тарата. Ярты гасырга якын Куады балаларына дөньяви гыйлем биргән Илсөя ханым хәзерге вакытта авыл халкының абруйлы абыстае. Шуның өстенә әле кырык бер ел буе каенана белән яшәгән. Бүген Илсөя ханым белән килен-каенана мөнәсәбәтләре, ата-ана кадере, мәңгелек кыйммәтләр хакында сөйләшәбез.
-
Аллаһ насыйп иткән гомерне яшим әле
«Күзләрем күргәндә, үз акылымда булганда, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яшибез әле», – ди Биклән авылында гомер итүче Миңнәхмәт бабай Гайсин. Ул шушы көннәрдә 95 яшен тутырды. Күркәм йола буенча гадәттә район башлыгы Фаил Камаев һәр юбилярны өенә барып үзе тәбрикли. Миңнәхмәт бабайга да юбилей көнендә дәрәҗәле кунакны өендә кабул итү бәхете елмайды. Район башлыгы юбилярга ихлас теләкләрен ирештерде, исәнлек-саулык, балалар, оныклар игелеге, имин, тыныч еллар теләде һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.
-
Очрашу күңелләрдә озак сакланыр
Республикада яшәүче иң яхшы, үрнәк гаиләләрне тантаналы рәвештә Президент һәм аның тормыш иптәше кабул итте. Безнең районда үрнәк гаиләләр байтак. Президент белән очрашуга безнең районнан авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән Гобәйдә һәм Галимҗан Зариповлар гаиләсе барды.
-
Чын укытучы шундый була
Казан дәүләт педагогия институтының биология-география факультетын тәмамлаган Дилшатны Тукай районы Яңа Бүләк урта мәктәбенә юллама буенча укытырга җибәрәләр. Соклангыч табигать кочагына сыенып утырган Яңа Бүләкне, авыл халкын бик тиз үз итә егет. Барысы да яхшы, тик... Биш ел буе институтта бергә укыган Гөлсинәсе генә янында түгел. Ул – юллама буенча Зәй районында укыта.
-
Иректаңның уңган гаиләсе
Мин үзем тумышым белән Оргыды авылыннан. Анда минем яланаяклы малай чагым, үсмер елларым, яшьлегем гөрләп узды. Әти-әниләр, туганнар, күршеләр белән барын-югын бергә бүлешеп яшәгән күңелле мизгелләрне сагынып искә алам. Кечкенәдән авыл тормышының бөтен мәшәкатен күреп, тавык чүпләп бетермәслек эшләре эчендә кайнап үскәнгәдер, авыл җирлегендә яшәп, үз хезмәте белән көн күрүчеләргә хөрмәтем аерата зурдан. Бу язмам Иректаң авылында гомер итүче бик тату гаилә – Наҗия һәм Зариф Тимгановлар турында.
-
Җәй җитсә – кышка әзерләнәбез
«Без күптәннән инде авылда яшәргә хыяллана идек. Өч ел элек шәһәрдәге фатирны саттык та, Комсомолец поселогына күчеп килдек. Безгә монда ошый, авыл халкы ачык, аралашучан, күршеләребез дә әйбәт», – дип сөйли Лидия Трубкина.
-
Баллы нигез
Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәндә «Нәхел» (Бал корты) сүрәсе бар. Бу үзе генә дә бик күп нәрсә турында сөйли. Бу язмабыз тырыш умартачылар һәм шифалы ризык – бал хакында.
-
Тормыш матур, матур итеп яши белсәң!
Бүгенге авылда иң матур ихата нинди булыра тиеш? Заманча да, шул ук вакытта, халкыбызга хас милли төсмерләрне күздә тотып бизәлгән дә булсын. Өй янында төзек каралты-кура, пөхтә ихата һәм чәчәкләргә күмелгән бакча... Кыскасы, бакчасарай! Боерганда, һичшиксез, шундый хуҗалык булырга тиеш дип фаразладык.