29 декабрь 2017 яңалыклары
-
Полиция Кыш Бабае белән Кар Кызы сабыйларны сөендерделәр
«Кичә генә Кыш Бабайга хат язган идем, бүген үзе дә килеп җитте», - дип гаҗәпләнде Останково авылында яшәүче 5 яшьлек Ярослав Кудряшов. Өенә кергән кунакларны күргәч, могҗизага ышаныргамы-юкмы дигәндәй, ул тынып калды, сабыйның зәңгәр төстәге күзләре Кыш Бабай белән Кар Кызының һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торды. «Мин синең хатыңны укыдым һәм...
-
Район Советының XXII утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында. 2. 2018-2020 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында көндәшлекне үстерүгә булышлык итү буенча чаралар («Юл картасы») планы турында. 3. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милегендәге мөлкәтне залогка бирү тәртибе турында»гы Положениене раслау турында....
-
Укучыбызның һәр сүзе газета өчен әһәмиятле – Яңа елда да бергә калыйк!
Сезнең кулыгызда - елның соңгы саны. Ел дәвамында без районда, республикада булган вакыйгаларны яктыртып бардык. Һәрберсенә карата тукайлыларның, район җитәкчелегенең карашын, шәхси фикерен дә биреп, 98 номердан торган Тукай районы елъязмасын тупладык. Әле узган ел гына 40 еллык юбилеен билгеләп узган «Якты юл» газетасының 6000нче саны да чыкты. Без аны,...
-
2017 елда республика торак пунктларының 373 урамында юлларга таш түшәлде
Быел юлларга таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. 2017 елда Татарсан Республикасы торак пунктларының 373 урамында таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы өч елда республикада барлыгы 900 чамасы чакрымга сузылган 2...
-
2017 елның соңгы эш көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 29 декабрь көнне, Тукай районында күк йөзе иртәдән кичкә кадәр болытлы. Иртәнге якта вак кына карлы яңгыр, төшкә таба туктарга тиеш. Көннең икенче яртысында явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 2 градус җылы, төнлә 0 градус. Җил секундына 2 метрга кадәр. Иртәгә болытлы һава көтелә, -1, +1 градус. Ә 31...