29 октябрь 2016 яңалыклары
-
Тукай районында 8 октябрь көнне үк югалган балыкчыны таптылар
8 октябрьдә үк югалган Сергей Мараткановның үле гәүдәсе табылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия буенча МЧС идарәсе хәбәр итә. 47 яшьлек ир-атны волонтерлар Кама елгасының Ижевка елгасына кушылган җирендә табып алалар. Үле гәүдә су өстенә калкып чыккан була. Фото МЧС сайтыннан
-
Коррупциягә каршы комиссия утырышы үтте
Район хакимияте бинасының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышны район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.
-
Өлкәннәребез шахмат-шашка буенча көчләрен сынап карадылар
21-23 октябрь көннәрендә Зәй районының «Факел» дип исемләнгән сәламәтлекне ныгыту лагеренда өлкәннәр арасында шахматлар, рус һәм халыкара шашкалар буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелде. Безнең район данын якларга 6 кеше барды. Рус шашкалары төре буенча республиканың төрле төбәкләреннән килгән 150 спортчы арасында Комсомолец поселогыннан Надежда Галицкая 10нчы урынга, Түбән Суыксудан Галина...
-
Нәниләр өчен «утрау»
«Библио-утрау» дип аталган интерактив зона булдыру өчен, «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсенә 240 мең сумнан артык грант биреләчәк. Әлеге зонада иң кечкенә яшьтәге балалар да шөгыльләнә алачак. Грант муниципаль районнарның мәдәният һәм сәнгать иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү йөзеннән Татарстан Хөкүмәтеннән бүленә. Конкурста 109 проект катнашты, шуларның 35е грант алуга иреште....
-
Өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтәләр
Кече Шилнә авылы мәктәбендә пенсионерларны компьютерга өйрәтү буенча курслар эшли башлады. Яңа уку елын Пенсия фонды идарәсенең Тукай районы бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев ачып җибәрде. Компьютер белеме нигезләренә төшенергә теләгән пенсионерлар 34-09-14 номеры буенча шалтырата ала. Әлеге иҗтимагый проект безнең районда 2008 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 300дән...